16+

Кредит алганчы нәрсә белергә кирәк?

Россиядә кредит алучыларның саны бик нык арткан. Апрель аенда банклар 1,3 трлн сум кредит биргән. 2014 елдан бирле бу рекордлы сан, дип яза “Российская газета”. Банклар гына түгел, микрофинанс оешмалары да кредитны актив бирә.

Кредит алганчы нәрсә белергә кирәк?

Россиядә кредит алучыларның саны бик нык арткан. Апрель аенда банклар 1,3 трлн сум кредит биргән. 2014 елдан бирле бу рекордлы сан, дип яза “Российская газета”. Банклар гына түгел, микрофинанс оешмалары да кредитны актив бирә.

Ил халкының кредитка батуын белгечләр коронавирус пандемиясе һәм аның нәтиҗәләре – беренче чиратта керемнәр кимү белән бәйләп карый. Икенче сәбәп – түбән ставкалар.   

Тик шулай да кредит алыр алдыннан кайсыбер факторларны истә тотарга кирәк. Фәнни-тикшеренү финанс институтының финанс грамоталылыгы үзәге эксперты Максим Квашадан киңәшләр:

Кулланучы кредитын алырга җыенганда иң беренче аның никадәр мөһим булуын уйларга кирәк. Чынлап та кирәкме ул? Кредитның икътисади максаты – киләчәктәге әйберне бүгенгә күчерү. “Бүгенге ихтыяҗлар хакына киләчәктә нәрсә эшләргә кирәк була?” дигән сорау куеп карагыз. 

Икенчесе – сезгә кредит бирәләрме? Кредит тарихыгызны тикшерегез. 

Өченчесе – нинди кредит алырга җыенасыз? Акча озак вакытка кирәкмәсә, кредит картасы да ярый. Ташламалы чорга сыеша алсагыз, ул гадәттә, 50 көн һәм күбрәк тә була, банк акчасыннан бушка да кулланырга була. Берничә ай һәм елга булса, классик кулланучы кредитын сайлагыз.

Дүртенчесе – кредит түләп, үзегез өчен иң кирәкле нәрсәләрдән дә баш тартырга туры килмәсме? Кредит түләве бюджетыгызга “кереп утыра аламы?” монысын да уйларга кирәк. 

Соңгысы – кредитны түләгәндә “нәрсә дә булса син теләгәнчә китмәсә?” дигән очрак өчен алдан ук план корып куегыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading