16+

Кәрим Тинчурин паркына физкультура ясарга кил

Бүген, 27 октябрь көнне, Кәрим Тинчурин паркында “Игелекле йөрәк көне” һәм “ Хәрәкәттә бәрәкәт” дип исемләнгән акция узачак.

Бүген, 27 октябрь көнне, Кәрим Тинчурин паркында “Игелекле йөрәк көне” һәм “ Хәрәкәттә бәрәкәт” дип исемләнгән акция узачак.

Сәгать 12.00гә кадәр паркта кан тапшыру пункты эшләячәк. 18 яшьтән узган, гәүдә авырлыгы 50 килодан ким булмаган теләгән һәркем акциядә катнашып донор була ала. Кан тапшырыр өчен үзең белән паспорт кирәк.

Кичке сәгать 18.00дән 21.00гә кадәр терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү чарасы оештырлачак. Инструкторлар белән берлектә барлык казанлылар физик күнегүләр башкарачак. Әлеге акция имгәнү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы кысаларында уздырыла. Паркта кыр кухнясы да эшләячәк. Кунакларны карабодй һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading