16+

Кәрим Тинчурин театры әнисе белән хушлашты: Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры әнисен соңгы юлга озатты. Исламия Мәхмүтова 3 декабрь көнне арабыздан китте.

Кәрим Тинчурин театры әнисе белән хушлашты: Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры әнисен соңгы юлга озатты. Исламия Мәхмүтова 3 декабрь көнне арабыздан китте.

Исламия ханым әле 1 декабрьдә генә 76 яшьлеген билгеләп үткән иде. Ә күптән түгел, Россиядә “Театр елы” уңаеннан, Мәхмүтовларга “Театр династиясе” медале тапшырылган иде. Медаль генә түгел, орденга лаеклы гаилә бу. Хәлил ага белән Исламия ханым бакыйлыкка китсә дә, үзләреннән соң тагын бер буын артистлар тәрбияләп калдырган шәхесләр. Кызлары Лилия һәм Ләйсән, кияүләре Ренат Шәмсетдинов үзләреннән соң татар халкына хезмәт итәчәк. Исламия апаның сеңлесе Рузия Мотыйгуллинаны да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының талантлы артисты буларак белә тамашачы. Бу — артистлар династиясе генә түгел, ә яшь артистларны тәрбияләүче, алар белән тәҗрибә уртаклашучы укытучылар да.

... Исламия Мәхмүтова профессиональ артист түгел. Ул беркайда да артистлыкка укымаган. Шунысы гаҗәпләндерә дә. Ничек инде белемең булмый торып, халык күңеленә шул кадәр үтеп керергә мөмкин? Өстәвенә пьесалар иҗат итү, режиссер булу, театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын башкару... Моның өчен табигать сиңа сәләтне өеп кенә түгел, ишеп бирергә тиештер.

Кояш кебек иде...

Мәрхүмәне озатырга килгәннәр дә Исламия ханымның шул сыйфатларын, аның ни дәрәҗәдә кешелекле, якты күңелле булуын ассызыклады.

Театр ветераннарының берсе, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев та Исламия Мәхмүтованы бары җылы хисләр белән искә ала.

- Без Исламия белән 1968 елдан, бергә кулга-кул тотышып, дуслар булып, гаилә дуслары булып яшәдек. Гел шалтыратышып, хәл белешеп тордык. Әгәр шалтыратмый торсам, үпкәләп: “Оныттың что ли, бабай?”, - дип үзе шалтырата иде. Өстәлләребез дә уртак чаклар булды. Аның эчендә бернинди каралык юк иде, ул сабыйларча чиста булды. Сәнгать булгач, бәхәсләшүләр дә була. Бәхәсләшеп китәбез дә, берничә минуттан бер ни булмагандай борылып керә идек. Исламиянең 60 яшьлеге уңаеннан  үткәрелгән  кичәдә “аты барның — дәрте бар” спектакленнән өзек күрсәтәбез. Ул минем карчыкны уйный. Шуннан ничектер ул дөрес реплика бирмәде дә, буталып киттек. Кичә үтте дә, бу миңа: “Син миңа дөрес реплика бирмәдең”, ди. Исламия, мин әйтәм, видеода яздырылган барысы да, кара. Шуннан бу караган да, әй Нәҗми, мине Нәҗми дип йөртә иде, гафу, ди. Эчендә ачу саклап, бәхәсләшеп йөри торган кеше булмады. Миңа бүген бик авыр. Ышанмадым да. Ул безнең театрыбызның йолдызы, ул сүнмәячәк, - ди Нуретдин Нәҗмиев.

Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин да Исламия Мәхмүтованы киң күңелле кеше булуын әйтте.

- Исламия апа чын мәгънәсендә халык артисты иде. Аны халык яратты, халык күтәрде. Халык аны үз баласы кебек кабул итте, ул да кешеләрне яратты. Исламия апа кояш кебек безнең күңелләрне җылыта иде. Һәрбер роле шундый халыкчан иде. Андый артистлар бик сирәк туа. Ул бөтен кеше өчен дә якын дус булды. Олы җанлы, киң күңелле, һәр кешенең кайгысын-шатлыгын бүлеште. Һәр кешегә җылы сүз таба белде. Аның балалары да шундый —   халыкчан, гади, аралашучан, тәкәббер түгел. Шул сыйфатлар безгә бүген бик тансык бит. Шундый авыр заманнарда чын мәгънәсендә кеше булып кала белде ул, - ди Рамил әфәнде мәрхүмәнең кешелеклелек сыйфатларына соклануын белдереп.
Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән Мәхмүтовлар заманында Казанның Киров районында күршеләр булып яшәгән.

- Ул сәхнә артисты  гына түгел, ә гомумән, халык арасында, башка коллегалар, артистлар арасында бернәрсәгә дә битараф булмыйча яшәде. Аның белән сәнгать турында рәхәтләнеп сөйләшергә була иде. Театрның тулы бер дәвере Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар белән бергә китеп барды. Театрга яңа көчләр килә, яңа шәхесләр туа. Алар да Исламия апа һәм Хәлил абый дәрәҗәсенә кадәр үссен иде,- дигән теләктә Искәндәр Биктаһиров.

Җырчы шулай ук Исламия ханымның халык арасына һәрчак чиста-пөхтә киенеп чыгуын, балкып йөрүен, кайбер иҗат әһелләре кебек: “Мин нәрсә киенеп йөрсәм дә ярый”, дип йөрмәвен дә билгеләп узды.

“Бөтен яклап булдыклы ханым иде”

 Мәрхүмәне озатырга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Исламия ханымның якыннары, хезмәттәшләре һәм йөзәрләгән тамашачысы килгән иде.

- Милләтне шәхесләр билгели, дип юкка гына әйтмиләр. Исламия Мәхмүтова үз исеме белән Тинчурин театрын гына түгел, татар сәнгатен дә үстерде. 19 яшендә театрга килә ул. Махсус белем алмаган, театр мәктәбен узмаган. Авыл кызы. Тумыштан бирелгән сәләте, тырышлыгы, максатчанлыгы белән дәрәҗәләргә ирешә, - дип бәяләде Ирада Әюпова.
Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе”, “Күрәсем килгән иде...” пьесалары буенча спектакльләрне яратып карамаган кеше юктыр. Әле күптән түгел генә Теләче районы Алан авылы үзешчәннәре дә “Мәхәббәт чишмәсе”н сәхнәләштерде. Министр мәрхүмәнең шул хезмәтләрен дә билгеләп узды.

- Бу җирдә бер нәрсә дә эзсез югалмый. Бигрәк тә сез калдырган эш-гамәлләр, җылылык, яктылык, - дип сүзен тәмамлады Ирада ханым.

Васил Шәйхразиев Исламия Мәхмүтованың һәркем белән уртак тел таба алу сәләтен әйтеп узды.
- Һәрбер образда ул үзе бер тормыш үтә иде. Чөнки төрле рольләр, төрле вакытлар булды, ләкин ул һәрчак сәхнәгә, тамашачыга тугрылыклы булып калды. Шуңадыр беренче спектакльләрдән үк ул тамашачыда зур мәхәббәт уятты, дәрәҗәле булды. Ул елата да, җырлата да, уйландыра да белде, - диде Васил Гаяз улы.

Милли шура рәисе Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр Казанга төрле чараларга, форумнарга килгәннән соң, кая барасыгыз, нинди мәдәни чараларны тамаша кыласыгыз килә дигәч, Кәрим Тинчурин театрын атауларын да яшерми.
 
- Тинчурин театры безнең мәдәни йортыбызга әверелде. Татарстанда татарча уйный торган театрларыбыз күп, яшьләр дә үсеп килә. Яшь артситларыбыз өлкән буынга карап, һәрвакытта да рухландылар, алар белән бергә эшләргә өйрәнделәр. Исламия ханым бөтен яклап та булдыклы ханым иде, - дип бәяләде Васил әфәнде һәм артистның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты.

Гыйззатуллина, Ильскаялар йолдызлыгыннан иде

ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Исламия Мәхмүтованы татар халкының сөйкемле сөяге дип атады. Киләчәктә аларның уртак иҗади планнары да булган. Исламия Мәхмүтова Екатерина патшабикәнең Казанга килүен сәхнәләштерергә хыялланган. Әмма бу планнары, кызганычка каршы, чынга аша алмый калган.

- Ул нәкъ Сәһибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Ильскаялар йолдызлыгыннан иде. Аларның хәтта гомер юллары да охшаган. Алар уку йортларында укымаган, япь-яшь килеш театрга килеп кергән. Санкт-Петербургта, Мәскәүләрдә укып кайтып була. Ләкин халык сине үзенеке дип кабул итмәсә, син беркайчан да атаклы артист була алмыйсың. Ә Исламия ханым ул халык бәгъреннән өзелеп төшкән шәхес, байлык, хәзинә иде, - дигән сүзләр әйтте Ркаил әфәнде.

Халык шагыйре үз буыны иҗатчыларының әсәрләрен сәхнәгә куеп, Исламия Мәхмүтованың драматургларны танытуын да билгелән узды. Мисалга, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъдиевның пьесаларын Исламия Мәхмүтова сәхнәгә чыгарган кеше.
Татарстанның халык артисты, Исламия Мәхмүтованың хезмәттәше Зөфәр Харисов мәрхүмәне театрның йөз аклыгы дип атады.

- Исламия апа безнең театрыбызның әнисе, дәү әнисе, йөз аклыгы, визит карточкасы булды. Чөнки тамашачы күп вакыт Исламия апаны карарга йөрде һәм ул эшләү дәверендә, үзе укымаган булса да, күп яшь артистларга ярдәм итте. Ходай биргән сәләтен эш белән, хезмәт белән аклап, шушы дәрәҗәләргә җиткән актриса. Ул безне эшләргә, кеше булырга, чын булырга, гадел булырга, туры сүзле булырга өйрәтә килде. Яшь артситларыбыз сәхнәдә беренче рольләрен Исламия апа куйган спектакльләрдә башкарды. Үзе җырлаган күк, Исламия апабыз кыр казлары артыннан, безнең белән хушлашып, мәңгелеккә китеп бара, - дип Исламия Мәхмүтова белән бөтен коллектив исеменнән хушлашты Зөфәр Харисов.

Азактан мәрхүмә рухына барлык халык дога кылды.
Исламия Мәхмүтова, тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов янына Самосырово зиратына җирләнде.

Лилия ЛОКМАНОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X