16+

Күрше кызы, нигә күзләрең моңсу?

Үз уйларыма чумып, иртәнге эш­ләрне карап йөргәндә, сис­кәндереп телефон шалтырады. Төп йортыбызда яшәп ятучы энем Мәүлитнең Хатыны Фирая икән. Рәйсә апа, Мәрьям апа кайткан, әнисе Галия апаның 20 еллыгына багышлап Коръән укыта, сине ашка чакырды, дип, мине ашка дәште.

Үз уйларыма чумып, иртәнге эш­ләрне карап йөргәндә, сис­кәндереп телефон шалтырады. Төп йортыбызда яшәп ятучы энем Мәүлитнең Хатыны Фирая икән. Рәйсә апа, Мәрьям апа кайткан, әнисе Галия апаның 20 еллыгына багышлап Коръән укыта, сине ашка чакырды, дип, мине ашка дәште.

Мәрҗәнбикә-Мәрьям... Яланаяклы балачак дустым, эч серләремне бүлешкән яшьлек дустым, күрше кызы. Һәр елны Ырынбур далаларыдай киң күңелле Хәбибулласы Мәрьямне Сабан туена кунакка алып кайтып, туганнары, дуслары белән күрештерә.

Кара-каршы күршеләр булып үстек без Мәрҗәнбикә-Мәрьям белән. Олылар, аның исемен бозмыйча, Мәрҗәнбикә дисәләр, безнең өчен ул – Мәрьям. Диңгез төпләренә чумып кына табыла бит ул мәрҗән дигәннәре. Мәгънәле, затлы исем кушкан сиңа әбиең.

Хәтерем ак томаннар артында гына түгел, карлы таулар артында калган балачакка кайтып китә. Мин идәндә уйныйм, сеңлем Роза бала караватында атына. Нәнә ишектән атылып керде дә, әрнү белән, әнкәй, Гәббәсне шахта баскан, диде. Әни, йа Алла, дип, артына утырды, кул күтәреп дога кылды.
Мәрьямнең әтисе Гәббәс абый Кизел шәһәрендә шахтада эшләгән. Ә әнисе Галия апа каенанасы, өч баласы белән авылда яшәгән. Бу дөньяда шактый яшәдем, шактый күрдем, шактый белдем. Ләкин Галия апа кебек сабыр, юаш, беркатлы кешене очратканым юк. Галия апа сыерын, бозавын кыш чыгарырлык печәнне җәй буе әзерли. Бер карасаң, уфалла арбасы белән тартып кайта, икенче карасаң, җәймә белән баш түбәсенә күтәреп. Кыш көне шул сыерын җигеп, Вятка аръягына утынга да йөри иде әле.

Без үскән заманда яше-карты баш күтәрми шәл бәйләде. Галия апа мамык җегерли, ике кызы шәл бәйли. Ә өйдә хуҗа – каенана Маһи әби. Юк кына гаеп табып, Галия апаны әрләп ташларга да күп сорамый. Ә Галия апа мәрхүмкәйнең, бер гаебе булмаса да, акланып әйтә торган бер сүзе бар. И, Маһидилбәр малай җаным, шулай булган икән шул .Башка вакытта ул да, башка киленнәр шикелле, Маһи әбигә әнкәй дип эндәшә.

Миңа да Мәрьямнең атасы гомер булмагандыр кебек тоела иде. Сүзгә шундый тапкыр, шук, ут борчасы кебек Мәрьямнең күзләрендәге сагышны аңлар өчен, миңа бөтен гомер кирәк булган икән.

Мәрьям безгә очып кына керә дә, иңнәренә йомшак кына сарылып, минем әттәнең битләреннән үбеп ала. Клубка кинога йөрибез. Клуб салкын, ягылмый. Энем Мәүлитне ияртеп, зур толыбын киеп, таягына таянып, әттә дә кинога йөри. Мәрьям йомылып кына килә дә, толып итәген кайтарып шунда кереп утыра. Җылыда кино карый. Клубтан кайтканда, тагын әттәне култыклап ала. Әттә көлә, Мәрҗәнбикә, егетләрең килеп сугып екса, Әминә апаң янына да кайтып җитә алмыйм бит, ди. Бик хәтәр авариядән соң ул ничә еллар таякка таянып йөрде, биш бала бәхетеннәндерме, әллә кешеләргә эшләгән мең дә бер изгелеге хакынамы, аны Аллаһ Тәгалә саклап калган, Аллага шөкер.

Ә минем үземнең, муеныннан кочып, битеннән үбү түгел, үзем белгән дәвердә әттәнең кулына кулым да тиеп киткәне булмады. Табигатьтән килгән тыйнаклыкмы бу, әллә әни-нәнә тәрбиясеме? Белмим.

Бернинди институтлар, бернинди академияләр бирә алмый торган, әнә шул тумыштан бирелгән нечкә тоемлау белән Мәрьям җанының ата назына сусаганын аңлаган икән минем әттә. Шуның өчен дә ул күрше кызының үзенә сузылган кулын читкә этәрмәгән.

Ә бер тапкыр син, күзләреңә мөлдерәп яшь тулган хәлдә, төш сөйләдең. Әтиең көймәгә утырып, кызу-кызу ишә-ишә ярдан эчкә кереп киткән. Син ярда басып калгансың... Киткәннәрне төштә генә күрүнең дә нинди зур бәхет икәнен аңларга минем ул чакта дөньям түп-түгәрәк булган икән шул. Миңа тигез канат җылысында үсәргә насыйп булды. Балаларымны да тигез канат белән үстердем. Шөкер.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading