Бүген авылда иң мәшәкатьле чор. Бәрәңге һәм яшелчәләр утырту, өйләр юу, ишегалларын чистартып тәртипкә кертү, яңа чыккан йә сатып алган каз бибиләре, чебешләрне “аякка бастыру”, терлекләрне көтүгә чыгару белән мәшгуль авыл халкы.
Күп авылларда көтүләр чыга башлаган да инде, әлегә көтүлекләр кипкәнне көтүчеләр дә бар әле. Авылларда көтүгә чыгарга маллар бармы һәм көтүчегә күпме түлиләр? Авыл халкыннан без шуларны сораштырдык.
Бер сыерга – бер көн
Без белешкәндә Аксубай районының Татар Сөнчәлесе авылында әле көтү чыкмаган иде. Авылда күпер җимерелгән, шуны ремонтламыйча көтүне чыгарып булмый ди. Көтүне чират буенча көтәләр: бер сыерга – бер көн. Яллап көттергән очракта мең сум бирәсең һәм ашатасың. Узган елда шулай иде, быел үзгәрешләр булмастыр, ди Гөлназ Сәйфетдинова. Сарыклар көтүгә йөрми, хуҗалары аларны үз киртәсендә тота. Ә күпләп асраучы хуҗалык сарыкларын аерым көтә, электркөтүчесен кулланалар икән.
Сарман районының Карашай-Саклау авылында көтүгә чыгасы малларның саны 200гә якын. Авыл халкы тырыш, күпләп терлек тотучылар да бар, ди Назлыгөл Сафина. Аларның хуҗалыгыннан ике сыер, ике тана, ә күршеләреннән ун терлек йөри.
– Бездә көтү 1 майда ук чыкты. Барысы ике көтүче көтә. Ике сыерга бер көн көтәбез. Бер генә сөтлебикәсе булганнар йә кеше белән чыга, яки бер көн чыгып, икенче чиратта чыкмый. Үгезләре булганнар көтүгә бөтенләй чыкмый. Үзең көтмәгән очракта бер көтүчегә 1500 сум түлисең, ике көтүчегә 3 000 сум булып чыга инде, – дип сөйләде ул безгә.
Кукмара районындагы Вахит авылында да көтү чыгарга өлгермәгән иде әле. Көтүгә сарыклар йөрми, алар бер-ике кешедә генә бар бугай, ди Тәнзилә Идиятуллина. Авыл зур булгач, көтү дә икегә - түбән һәм югары очныкына бүленгән. Вахитта да бер сыерга бер көтү чираты, кеше ялласаң, бер мең сум түлисең.
- Быел электркөтүчесе алып булмасмы дип тә сөйлиләр, мал башыннан икешәр мең сум акча җыешасылар, - ди Тәнзилә.
Көтүче юк
Язманы әзерләгәндә социаль челтәрдә көтүче эзлибез дигән игъланга тап булдым. Игълан хуҗасы Әнәс Гыйләҗев Буа районының Атабай-Әнкәбә авылына көтүче эзли булып чыкты. Ул үзе Казанда яши, ә әти-әнисе авылда гомер итә. Хуҗалыкта ун баш сыер, йөзгә якын сарык ди. Авылда күпләп терлек тотучылар алар гына түгел. Көтүгә чыгарга мал бар, көтүче – юк.
Буаның күп кенә авылларында көтүне гомер-гомергә ялланган көтүче көткән, аларда чиратлап көтү юк. Терлек асраучының көтүгә чыгарга вакыты юк, азыгын әзерлисе, бакчасы дигәндәй, авылда болай да эш күп бит, дип аңлата Әнәс.
Узган елларда да шундый проблема булган. Көтүне көч-хәл белән табалар, әмма алар озак тормый, киләләр дә китәләр, беренче хезмәт хакын алгач, эчүгә сабышучылары да бар ди. Хезмәт хакы дигәннән, көтүчегә аена 25 мең сум вәгъдә итәләр, көнгә ике тапкыр ашаталар, яшәргә аерым йорт та бирәләр.
Буаның Яңа Чәчкаб авылында да әлегә көтүче юк, дөресрәге, бер көтүче бар, тагын бер кеше кирәк. Көтү чыгар алдыннан шундый проблема булып ала инде, әмма бер тапкыр да көтү чыкмый калганы юк, табылып куя, ди авыл башлыгы Динә Абдрахманова. Көтүгә якынча утыз бишләп сыер чыга, узган ел аена бер сыер башыннан бер мең сум түләгәннәр.
- Эшләргә кеше юк, көтүчедән тыш балалар бакчасы мөдире дә, почта җитәкчесе дә, хат ташучы да юк. Эшлим дигән кешегә авылда эш бар. Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында шәһәрдә эшсез калучылар да бар. Авылга сезонлы эшкә кайтучылары булмасмы икән, без көтәбез, - ди Динә ханым.
Лейкозлы сыерны көтүгә чыгармагыз
Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлегенең әйдәү баручы консультанты Фәннур Сөнәгатовтан без малларны көтүгә чыгарганда нәрсәләрне исә тотарга кирәклеге турында сораштык.
– Яңа гына көтүгә чыккан малларның эчләре күбенү очраклары да булгалый. Бу аларның кыш буе коры азык ашап, көтүдә кинәт яшел сусыл үлән ашауга күчүдән дә булырга мөмкин. Аннары кырау төшкән, яңгыр явып киткән булса, юеш үләнне дә күп ашатырга ярамый. Шуннан да сыерларның эче күбенү очраклары була. Аксымга бай булган люцерна, клевер ише тиз әчи торган үсемлекләр белән туклангач та күбенү барлыкка килә. Бу хәл була калса, кичекмәстән мал табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде ул.
Белгеч малларны көтүгә ашатып чыгарырга куша. Тамаклары тук булса, алар яшел үләнгә ябырылмый, сайланып, аз-азлап кына ашый икән.
Әңгәмәдәшем көтүгә чыкканчы вакцинация чараларын үтәү мөһимлегенә дә басым ясады. Терлекләргә себер түләмәсе, төерле дерматитка (нодуляр дерматит) һәм котыру чиренә каршы вакцина кадатырга кирәк. Себер түләмәсе дә, төерле дерматит та аеруча куркыныч йогышлы авырулар санала. Соңгысының безнең республикада булганы юк, әмма күрше төбәкләрдә ул бар, җәй эссе булып бездә дә тарала башламасын дип, алдан ук чараларын күрәбез, ди Фәннур Сөнәгатов.
Вакциналардан тыш, мал табиблары терлекләрдә туберкулез һәм лейкоз булу-булмавын да тикшерә. Лейкозлы сыерны көтүгә чыгарырга ярамый. Шулай ук көтүдә үгез йөртүне дә хупламыйбыз, чөнки аның бу авыруны бер сыердан икенчесенә күчерү ихтималы зур. Хәзер инде сыерларны ясалма орлыкландыру практикасы бар, диде белгеч.
Тагын бер киңәш – терлекләрнең кыш буе үсеп киткән тоякларын кисү, чистарту зарур. Моңа вак әйбер итеп карау дөрес түгел. Галимнәр әйтүенчә, сыерның тояклары җәрәхәтле булса, сөте 20 процентка кадәр кимергә мөмкин икән. Сыер авыртып тормаса, кәефе дә әйбәт була, күп итеп ашый да, сөте дә күп була.
Социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә газета укучыларыбыз арасында сораштыру уздырган идек. Анда катнашучыларның җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Хәйдәр Сибгатуллин, Яшел Үзән, Бәчек:
– Көтү 4 майда чыкты, чираты 900 сум, рәхмәт көтүчебез Рәмискә, 10 елдан артык инде авылыбыз көтүен көтә, халык үзеннән бик канәгать.
Фәнил Шәмиев, Тәтеш, Тархан:
– Безнең авылда электркөтүче. Шәп нәрсә!
Фәнүсә Исмәгыйлева, Түбән Кама:
– Түбән Кама якларында көтү чыгарырлык сыерлар калмады.
Гөлия Гиматова, Аксубай:
– Аксубай якларында да электркөтүче. Яшеллек бар анысы, ләкин атауда юешрәк әле, көтү бәйрәмнән соң, диделәр.
Шамил Закиров, Апас, Борнаш:
– Бездә көтү 6 майда чыкты. Электркөтүчесе белән чиратлап көтәбез.
Назлыгөл Сафина фотолары
Комментарийлар