– Гәүһәриядән уңдым, Аллага шөкер! Яшермим, йөргән кызларым аз булмады. Ә аны акыллы булганы өчен сайладым. Юкса, ул дәрәҗәләргә ирешә дә алмас идем. Кеше арасында йөргәч, өстең-башың чиста, үтүкләнгән булырга тиеш. Колхозга кунагы да килми тормый. Ул вакытта кафе-рестораннар юк, өйгә алып кайтып сыйларга туры килә. Гәүһәрия ул яктан бик ярдәм итте. Юньле ир хатынын мактамый, диләр. Ә минеке мактарлык! Балаларны тәрбияләү дә аның җилкәсенә төште. Мин иртән сәгать дүрттә торып китә идем, краңгы төшкәнче эштә, – дип искә ала колхоз рәисе булып эшләгән елларын Фәиз абый.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач ул шофер һөнәрен үзләштерә. Мәктәптән соң бик тә югары белем аласы килә аның. Зур хыялы – инженер булу! Әмма әнисе, гаиләдә бердәнбер ир бала булгангамы, улын калага җибәрәсе килми.
– Мәктәптә начар укымадым. Өйгә бирелгән эшне тәнәфестә эшләп бетереп куям да, өйдә дәрес хәзерләмим. Аттестатымда бер генә “3”ле бар, анысы да рус теленнән. Әгәр дә укытучы балаларны җәлеп итеп, үзенә карата хөрмәт уята алмаса, ул укытучы була алмый. Рус теле укытучысы да шулай иде. Ул бездән рус малайлары ясарга маташты. Татар авылында, татар гаиләсендә үскән, татарча укыган балалардан ничек рус малае ясап булсын ди инде?! Дәрес хәзерлисе килми иде рус теленнән. Сәбәбе шул.
Кешедән укытып кына җитәкче ясап булмый. Ул геннардан да киләдер. Әти-әнием гап-гади колхозчылар, алар хәтта укый-яза да белми иде. Әмма беркайчан да ач булмадык.
Мәктәптән соң институтка китәргә иде исәп. Әнинең шул чакта әйткән сүзләрен бер дә онытмыйм: “Укып инженер буласың юк”, – диде. Шуңа комбинатта эшли башладым, армиядән соң читтән торып укырга кердем, – ди Фәиз ага.
1975 елга кадәр ул трактор “йөгәнли”. Аннан технолог, гараж мөдире, баш инженер... Ә 1983 елда исә Кукмара районы “Маяк” колхозы рәисе итеп сайлана һәм 1995 елга кадәр әлеге күмәк хуҗалык дилбегәсен тота. Унике ел дәверендә аякка бастырып, колхоз халкы өчен янып йөргән Фәиз агага үз баласыдай якын хуҗалыкны калдырып китүе бер дә җиңел бирелми.
...Колхоз рәисе булып эшли башлавының беренче көнен әле дә ачык хәтерли Фәиз абый.
– 3нче март иде ул. Чәчүгә чыгарга ай ярым вакыт калган. Ничек итеп мине раслаганнарын да яхшы хәтерлим. Хисап җыелышында халык алдында ни сөйләгәнем дә истә. Халыкка : “Сезне белмим, сез мине белмисез. Эшләгән кешегә бөтен нәрсә дә булыр”, – дидем һәм шул сүздән беркайчан да тайпылмадым. Ул вакытларны әле дә сагынам. Әгәр дә яңадан туып, тормыш юлын узасы булса, шулай ук эшләр идем. Эшемне яратып, булсын дип башкардым. Бер генә көн эчендә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә булмады түгел. Әмма бер нәрсә өчен дә үкенмәдем. Яхшы җитәкче – әйткән вәгъдәсендә тора белгән җитәкче ул, – ди әңгәмәдәшем.
Фәиз абый хуҗалыкта проблемаларны хәл итү, дипломатик серләре белән дә бүлеште.
– Элек ришвәт бирү дигән әйбер юк иде бит. Күчтәнәч кенә бар иде. Бар нәрсәне дә биш килограмм ит хәл итте, – ди тормыш тәҗрибәсе туплаган җитәкче.
Колхозларны саклап кала алмауга килгәндә, монда бары җитәкчеләрнең роле зур булды, дип саный ул. 1990 елларда ыгы-зыгы вакытында нормаль җитәкчеләрнең перспектива булмау сәбәпле, күмәк хуҗалыклардан китүе, саткан әйбернең бәясе булмау яисә бөтенләй дә акча түләмәү системаны бозды, дигән фикердә Фәиз ага.
– Җитештерелгән продукциягә түләнелсә, колхозлар сакланып та калган булыр иде. Яшьләр дә ул шартларга яраклаша алмады. Бер институт та кешене җитәкче итеп тәрбияләми һәм әзерләми. Институт карашын тулысынча үзгәртә. Җитәкче булу өчен бераз геннар да кирәк. Ә акча белән генә җитәкчелек итәргә өйрәнеп булмый. Элеккеге колхоз системасын кире кайтаруның хәзер инде кирәге дә юк. Узган этап ул. Хәзерге заманга бөтенләй дә яраклашу кыен. Әйткән сүзендә тормыйлар, барып чыкмады диләр дә, шуның белән бетте! – ди элеккеге колхоз рәисе.
Үзе тырыш кеше булгач, башкаларга карата да таләпчән булган җитәкченең күңелен эретерлек тә әйберләр була тормышта.
Безнең малайлар булмады, биш кыз үстердек. Олы кызны кияүгә биргәндә, бирнә әйберләрен машинага чыгарып куйганнан соң күзгә яшь килгәнне хәтерлим. Шул чакта авыррак булган иде, – дип искә ала Фәиз абый.
Хәзер алар кадерле әби-бабай булып, балаларының тормышларына сөенеп, үткәннәренең җимешләрен татып яшәп ята. Тиздән сигезенче оныклары туарга тора. Оныкчыкларын да шулай көтеп алырга язсын!
Комментарийлар