16+

Куларбаларның «көзге парады» дәвам итә

Казан белән Чаллыда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәләр дәвам итә.

Куларбаларның «көзге парады» дәвам итә

Казан белән Чаллыда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәләр дәвам итә.

Башкаланың Ямашев проспектында Арча, Кайбыч, Менделеевск, Зәй, Әлки, Кукмара, Югары Ослан, Спас, Балтач һәм Яңа Чишмә районнары агропредприятиеләре, фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйткәнчә, ярминкәнең монысы Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган. Шунлыктан, бабайлар белән әбиләр иртәнге сәгать 5тә үк арбаларын тартып сәүдә мәйданчыкларына юл алды.

Авыл хезмәтчәннәренә һәм агропредприятиеләргә рәхмәт яусын! Өстәлләр азык-төлектән сыгылып тора: терлек һәм кош ите, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт һәм сөт продуктлары, кондитер ризыклары, бал һәм май. Иң мөһиме, болар-барысы да – үзебездә җитештерелгән товар. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, ярминкәдә балыкларның күп булуы күзгә ташлана. Монысы да республика сулыкларында үстерелгән нигъмәт. Лаеш районы эшкуарлары гөмбә дә үстерә хәзер. Ләкин, шампиньионнары бераз кыйммәтрәк - килограммы 200 сум.

Заманында Балык Бистәсе районында “Масловка” җиләк-җимеш савхозы бар иде. Җиргә коелган алмаларның гаҗәеп матур манзарасын бүгенгедәй хәтерлим. Кызганыч, бетте әлеге алма бакчасы. Ул чакта аның колачлы ярминкәләре дә оештырылмады бит. Бүгенге ярминкәләрдә рәхәтләнеп сатар идең. Алма тәкъдим итүчеләр аз, бәясе дә ымсындырмый, килограммы - 50 сум.

- Ярминкәдә бик теләп катнашабыз, - ди Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылыннан килгән Самат Мөхлисов. - Без фермер түгел. Әти белән әни мин белә-белгәннән күпләп кабак утырта. Быел да кабак 3 тоннадан артык булды. Ел саен 200 каз һәм үрдәк үстерәбез. Безнең төбәктә фермерлар гына түгел, шәхси хуҗалыклар да әнә шулай йөзәр баш каз асрый.

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре атнаның һәр шимбәсендә декабрь ахырына кадәр бара. Казанда ярминкәләр “Казан” агросәнәгать паркында, шулай ук Ямашев проспекты 71а, Краснококшайск урамы152/2, Җиңү проспекты 50а, Ленинград урамы 27 адресларында, Юдино бистәсендә “Тимерьюлчылар” мәдәният йорты янында, ә Дәрвишләр бистәсендә базар янәшәсендә уза. Ярминкә Яшел Үзән районы җирлегендәге “Яңа Тура” технополисында һәм Осиново бистәсендә дә үткәрелә.

Чаллыда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне түбәндәге адресларда сата: яр буе Габдулла Тукай урамы 16, Әхмәтшин урамы 115 һәм Чулман проспектындагы Ипподромда.

Ярминкәләрдә бәяләр кибетләрдәгедә шактый арзан:
Сыер ите - 280-320 сум,
Бәрәңге - 10 сум,
Суган - 15 сум,
Кәбестә - 10-12 сум,
Кишер - 12 сум,
Чөгендер - 10 сум,
Он - 21 сум.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading