16+

Кулларында ут уйната Балтачның егетләре

Бу якларга минем беренче баруым иде. Биредәге матур, пөхтә авылларны күреп, ачык күңелле кешеләр белән аралашканнан соң, нигә элегрәк киленмәгән икән дип тә уйлап куйдым әле. Әлеге сәфәрдә ничаклы күркәм кешеләр белән аралашырга туры килде, бу якларның үзенчәлеге – ачык-сары төсләргә буялган койма-капкаларга, халыкның мул тормышына, гөрләп торган авылларга сокланып кайттым. Бераз гына кызыгып та куйдым.

Кулларында ут уйната Балтачның егетләре

Бу якларга минем беренче баруым иде. Биредәге матур, пөхтә авылларны күреп, ачык күңелле кешеләр белән аралашканнан соң, нигә элегрәк киленмәгән икән дип тә уйлап куйдым әле. Әлеге сәфәрдә ничаклы күркәм кешеләр белән аралашырга туры килде, бу якларның үзенчәлеге – ачык-сары төсләргә буялган койма-капкаларга, халыкның мул тормышына, гөрләп торган авылларга сокланып кайттым. Бераз гына кызыгып та куйдым.

Шөкер, туып-үскән нигезендә, кендек каны тамган җиргә берегеп, гөрләтеп яшәп ятучы яшьләр бар. «Иң әйбәте – авылда!» – диделәр «Игенче» күмәк хуҗалыгында хезмәт куючы типсә тимер өзәрдәй егетләрнең һәркайсы. Карадуганнан Айрат Хафизовның (1985 елда туган) әлеге хуҗалыкта эшли башлавына биш елдан артык, шуның өч елын шофер булып эшләп, югары күрсәткечләргә ия булган. Гаилә корып җибәреп, хатыны белән ике кыз тәрбиялиләр. Аның туган авылында калып, җир җимертеп эшләвенә аптырыйсы да юк, «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди, озак еллар машина-комбайнда эшләүче әтисе Рубис абый күпләргә үрнәк. Айрат быел да  алдынгылар сафында, ә узган ел шушы ук хуҗалыкта «Полесье» комбайнын егәрләүче Кенәбаш авылы егете Илназ Фәйзрахманов (1991 елгы) белән бергә терлек азыгы әзерләү буенча районда беренче урынны яулап, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә Президент кулыннан бүләк алуга ирешкәннәр.

 

Әтнә авыл хуҗалыгын тәмамлагач, Илназ бераз читтә дә йөреп кайткан, Сочига хәтле барып җитеп, Олимпиада объектларын төзүдә катнашкан. «Олимпиада ачылганда, авылда идем инде мин, нәкъ шул көнне минем туем иде», – ди Илназ. Аяз Әхмәтгалиев тә армия хезмәтеннән соң Казанда бераз эшләп алган, тик туган туфрак үзенә тарткан, күрәсең, авылга кайтып эшли башлаганына хәзер өч елдан артык икән инде. Бу хуҗалыкта тырыш хезмәт куеп, туган авылларында гомер кичерүче егетләр – Васил Ниязов, Әнис Фазылҗанов, Илнур Нәбиевләрне атап үтми булмый. 1980 елдан бирле механизатор булып эшләгән Мәсгуть абый шикелле, Булат Әхмәтшин дә әтисе юлыннан киткән, җиде ел инде тракторчы булып эшли. «Эш булганда, авылда да яшәп була, бөтен мөмкинлек бар, читкә китеп йөрисе дә юк», – ди егетләр.

Халык тикмәгә генә: «Эше барның – ашы бар», – димәгән шул, хуҗалык гөрләп эшләгәндә, тормыш та тәгәри, киләчәккә өмет белән яши. Карадуган, Таузар иле, Арбаш, Кенәбаш, Түбән һәм Югары Кенә авылларын берләштергән «Игенче» хуҗалыгы яшьләре, тырыш хезмәт белән бергә, матур итеп ял да итә белә. Карадуганда олысы-кечесе хоккей белән авырый, авылда өч команда бар. Равил Гафуров балаларны хоккей серләренә өйрәтә. Быел аның кул астында тәрбияләнгән Фазыл Камалетдинов хоккейчы карьерасын дәвам итү теләге белән, Белгород шәһәренә үк китеп барган, шунда спорт мәктәбендә укып, җирле командада уйнап осталыгын шомарта. Ә райондагы ярышлар дүрт зонага бүленеп (һәркайсында 4 команда) үтә, һәрберсеннән берәр команда финалга чыга. «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов үзе дә спортның бу төрен бик ярата, ул гына да түгел, ул әле районның җыелма командасы уенчысы. Аның белән бергә район данын Карадуганнан шофер булып эшләүче Рамил Зәкиев һәм умартачы Равил Гафуровлар яклый. Район күләмендәге ярышлардан тыш, тирә-күрше авыллары белән көч сынаша карадуганлылар, Кенәдә дә яшьләр командасы бар. Кыскасы, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бара авыл халкы.
 
Авылда яшьләр бар икән, димәк, аның киләчәге бар. Балалар туып тора, мәктәп гөрләп эшли, башка җирләрдәге шикелле ябылу куркынычы янамый. Карадуган гимназия­сендә 150 бала белем ала, Таузар иле белән Кенәбашта – башлангыч сыйныф, Түбән Кенәдә тугыз сыйныфлы мәктәп бар. «Игенче» күмәк хуҗалыгының баш икътисадчысы Илдар Сәмигуллин сүзләренчә, Түбән Кенә мәктәбе элек-электән көчле булган, әлеге мәктәпне тәмамлаучылар арасында бүген төрле өлкәдә уңышларга ирешүчеләр байтак. Әлеге мисалдан күренгәнчә, авыл гөрләп торсын, мәктәпләре ябылмасын дисәң, яшьләр тегендә-монда чыгып бәхет эзләмичә, туып-үскән нигезендә төпләнеп калсын өчен, кешегә эшләргә эш, хезмәтенә карата тиешенчә бәя бирә белү генә кирәк икән. Булат Зыятдинов җитәкләгән «Игенче» күмәк хуҗалыгында моны бик яхшы аңлыйлар, шуңа күрә биредә авыллар таралмый, яшьләр читкә агылмый, рәхәтләнеп үз көнен күреп яши бирә, хезмәтенә күрә хөрмәтен ала. Кулларында ут уйнатырлык егетләре, шәһәр җирендәге кебек икешәр катлы йортлары, тигез юллары, ачык-сары койма-капкалы шундый авылларыбыз булганда, татар нигә яшәмәсен икән ул?

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading