16+

"Кулымнан килсә, мин Минтимер Шәрип улына үзе исән чакта һәйкәл куяр идем" (хатларга күзәтү)

Каләм белән кәгазьне онытып барган заманда, почта аша хат алу – зур бәхет. Укучыларыбыздан килгән хатларны укыганда, андагы ихласлык, җылылык бөтен әйләнә-тирәгә тарала кебек. Игътибарыгызга килгән соңгы хатларга күзәтү тәкъдим итәбез.

"Кулымнан килсә, мин Минтимер Шәрип улына үзе исән чакта һәйкәл куяр идем" (хатларга күзәтү)

Каләм белән кәгазьне онытып барган заманда, почта аша хат алу – зур бәхет. Укучыларыбыздан килгән хатларны укыганда, андагы ихласлык, җылылык бөтен әйләнә-тирәгә тарала кебек. Игътибарыгызга килгән соңгы хатларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Изгелек җирдә ятмый
Күңел түрендә йөрткән иң матур хатирәләре белән дә уртаклаша укучыларыбыз, борчуларын да яза. Безне яратып укыганнарын да белгәч, тагын да сөенәбез.
Арча районы Печмәнтау авылында гомер кичерүче укучыбыз Зөлфия апа Минһаҗева: «Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре. Мин кызыксынып кына сезнең газетага язылып караган идем, бик эчтәлекле икән. Почтальон булып, күрше авылдан килеп эшләүче Гөлшат тәкъдим иткән иде. Газетаның беренче санын кунак килгән кебек көтеп алдым», – дип уңышлар теләгән. Ә безгә язуының төп сәбәбе: ул шәфкатьле авылдашы Гөлшат апага соклану хисләрен белдергән. Аның озак еллар шәһәрдә яшәп, аннары авылга кайтып урнашуы, күпләп үрдәк-чебешләр үстереп сатуы, һәр кешегә карата ярдәмчел булуы турында язган. Машина йөртү таныклыгы булган Гөлшат апа үз оныгы белән бергә авылдан тагын өч баланы күрше авылдагы балалар бакчасына да йөртә икән әле. Бу язманы укыгач, 7 бала әнисе булган Гөлшат ханымга чиксез соклану хисләре туды. «Аллаһка шөкер, тыныч авылга килеп урнаштык. Күршеләр үземнән дә яхшы булып чыкты. Шуңа күрә Ходай биргән һәр көнгә куанып, тыныч күңел белән юлга чыгам»,– дигән ул әңгәмәдәшенә.

Сугыш чоры балалары
Казанда гомер кичерүче 95 яшьлек укучыбыз Фоадия апа Йосыпова да газетабызны беренче көннәреннән үк ала икән. Рәхмәт сүзләре белән бергә, әтисе турындагы истәлекләрен дә язган. 
«1894 елда туган әтием Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, гаскәри хезмәткә алынган. Ә 1896 елгы энесен сугышка озаталар. Әти сөйли иде...
...Шәһәрне бер көнне аклар басып ала, икенче көнне кызыллар бәреп кереп аклардан коткаралар. Без җиңгәч, аларның калган солдатларын тезеп бастырып, коралсызландырып, аларны атарга тиеш. Шул кара-каршы бәрелеш вакытында «абый» дип кычкырган таныш тавыш ишеттем. Энем Салихны танып алдым. Бергә хезмәт итеп, сугыш беткәч, өйгә бергә кайттык», дип искә ала иде әти. Бөек Ватан сугышыннан да, Берлинга кадәр җитеп, исән-сау йөреп кайта әтием. Гомеренең 14 елын сугышта үткәргән әтием 62 яшендә бакыйлыкка күчте. Рухы шат булсын», – дип матур хатирәләрен яңарткан өлкән яшьтәге укучыбыз. 
80 яшьлек укучыбыз Сәвия әби Шакирҗанованың да сугыш чорындагы хатирәләре дә күңелләргә үтеп керде. «Язын колхоз басуында көз көне күренми калган бәрәңгеләрне табып ала идек. Ач балалар өчен махсус калдыра торган булганнар, күрәсең. Шулардан әни көлчәләр ясый иде. Ә аларны пешерү өчен, әни сыер тизәген җыеп киптереп, аларны мичкә яга иде», – дип язган ул. 
Җиңү көне якынлашкан көннәрдә мондый хатирәләрнең яңаруы – табигый хәл.

Шәймиевка һәйкәл кирәк
Мари Илендә яшәүче укучыбыз Ильяс абый да хатлары белән сөендереп кенә тора. Аның табигатькә гашыйк җанлы кеше икәнен дә аңладык. Урман буенда урнашкан күлне дә, яшенле җәйге көннәрне дә матур итеп сурәтләгән ул. Мондый эчтәлектәге хатлар күп килә. Кайвакыт редакциябезгә: «Минем хатны ник бастырмыйсыз?» – дип үпкәләп шалтыратучылар да була. Борчылмагыз, сез хатларда язган һәр җөмлә безнең өчен бик мөһим. Хатларыгыз да бик кадерле. Ләкин барлык хатларны даими рәвештә биреп бара алмавыбызны да аңласагыз иде.
Укучыларыбыздан килгән хатларда борчулы сораулар да бар... Казаннан Хәнәфи абый Әхмәтов шәһәребездәге агачларның киселеп ятуына борчыла. «Шәһәрдә чүплекләр болай да җитәрлек. Кирәк эш белән шөгыльләнсеннәр», – дигән ул хатында. Ә шәһәребездә кунак булып киткән, Башкортстанның Краснококшай районында гомер кичерүче укучыбыз Нәркизә апа Ялалова Казанга соклануын белдереп хат юллаган: «Шәһәрне танымаслык матурлыкка, муллыкка, тынычлыкка, татарның данын дөнья күләмендә югары дәрәҗәгә күтәрә алган милләттәшләремә рәхмәтлемен. Кулымнан килсә, мин Минтимер Шәрип улына үзе исән чакта һәйкәл куяр идем», – дигән ул. 

Бездә матур чаралар күп уза!
Башкалабызның, республикабызның һәр районындагы балалар бакчасы, мәктәп, китапханәләрдә берсеннән-берсе матур чаралар, төрле конференция һәм бәйгеләр узып тора. Аларның һәркайсының да зур әһәмияткә ия, телебез, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш керткәнен аңлыйбыз. Ләкин барлык хатларны да урнаштыра алмыйбыз. Шушы көннәрдә килгән бер хатта: «Ел да үткәрелә торган «Татар кызы» конкурсына бар кеше дә ияләшеп бетте инде. Ә менә «Асылташ» дигәнен әле күпләрнең ишеткәне юктыр. Бу бәйгедә укучы кызлар интеллектуаль яктан ачылалар. Аларның әдәбият, сәнгать, тарих өлкәсендәге белемнәре тикшерелә, үз милләтенә булган мөнәсәбәте ачыклана. Әңгәмә аша сөйләм телләренең ни дәрәҗәдә камил икәнлеге дә тикшерелә», – дип хәбәр итә безгә Казан шәһәре Киров районы 4нче номерлы гимназиянең татар теле укытучысы Рәмзия Садыйкова. Бәйгедә катнашкан укучыларга, жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләре дә җиткерә. 

Без дә һәр хат язучы укучыбызга зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сездән хатлар көтеп калабыз. Борчыган сорауларыгызны да языгыз. Бергәләп җавап эзләрбез.

Күзәтүне Динара Әхмәт әзерләде

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading