16+

Кырым – Кубань арасы, күпер аша барасы

Аптырыйм мин кайбер сәнгать әһелләренә. Аларны халык шулхәтле үстереп, идеаллаштырып бетереп үзе дә гаепле бугай.

Аптырыйм мин кайбер сәнгать әһелләренә. Аларны халык шулхәтле үстереп, идеаллаштырып бетереп үзе дә гаепле бугай.

Сәхнәгә чыгып балкып алганнан соң ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеге турында акыл сатарга тотыналар! Бүген диваналар юк бит ул, халыкны артта калганга санарга кирәкми. Берсе пирог пешереп, шуның рецепты белән бүлешә (бу йолдыз балкыганчы, пирог ашый алмыйча интеккән булганбыз икән), икенчесе күлмәге белән мактана. Әмма хәзер тамашачы сине үзеңне киеме белән таң калдыра ала. Бусына гына түзәрлек, юк бит, яшәргә өйрәтәләр, аларның фикерен җитдигә кабул итәрләр дип уйлыйлар, кайберәүләр әле депутат мандатына ия була, сәясәткә тыгыла. Кулында микрофон әйләндергәннәр гомер буе ачкыч тотып, руль борып сөялләнгән куллы тракторчы-комбайнчыга нинди акыл өйрәтер икән? Итәк тутырып бала үстергән, фермада сыер сауган, мәктәптә белем биргән хатын-кызга бәлки тормышның асылын аңлатмакчылардыр?

Синең эшең – җырлау, җырла син, әмма акыл сатма. Халык концертыңа йөри – шуңа шатлан, халык исәбеннән яшисең бит. Син дә, кызыл эчле галушыңны баскыч төбендә салып калдырып, попуткада шәһәргә шуган авыл баласы югыйсә. Читтәгеләр йә БМО илчеләре булып, гуманитар миссия белән йөри, йә ятим балаларны асрамага ала, балалар йортларына шефлык күрсәтә. Актер, җырчы, каскадер Джеки Чан 10 баланы асрауга, 50 баланы опекунлыкка алган, берничә студентның стипендиаты, яман шеш авырулы берничә балага акчалата ярдәм иткән, үзенең госпитален финанслый. Бу шул үзеңә реклама ясау өчен салат рецепты белән бүлешү генә түгел. Татар теле тирәсендә болытлар куера башлаганчы бер җырчыны яратып тыңлый идем, күңелләрне актарып сала да куя инде. Болытлар куерган бер чорда: «Татар теле кирәк инде, халык телне белмәсә, безнең тамашачыбыз да булмый бит», – дигәч, бу җырчыга ихтирам камыш шикәре төсле эреп юкка чыкты, җырлары да сызылып атылды. Күңелне актармыйча гына яшим хәзер, салатны да белер-белмәс кенә буташтырам.

Лайма Вайкулены тыңлармын әле, аның хет карар җире бар дигән идем, ул да сәясәткә кереп бара икән. Үзенекенә генә түгел, дөнья күләмендәгесенә. Сәясәтчеләргә кытлыкмы соң, сәнгать әһелләре хәтле башлары эшләмиме? Кырымның Россиягә кушылганына дүрт ел, әле һаман шул тирәдә бәхәс куера. Инде чират Вайкулега килеп җиткән. «Нинди генә гонорар тәкъдим итсәләр дә, мин Кырымга бармаячакмын. Безгә, европалыларга, анда бару тыела», – дигән Латвиянең һәм СССРның атказанган җырчысы.

Шуңа өстәп, СССР таркалуына шатлануын, аерым дәүләт булып яши башлагач ун ел авыр булганын, әмма хәзер хәлләрнең яхшыруын, шундый ук хәл Украинаны көткәнен дә өстәгән. Украинаның күптән СССРда түгелен белми, күрәсең. Ә Кырымга бармаса да, Россиягә корпоративларга йөрүдән баш тартам димәгән үзе, европалыларга бу илгә килеп акча эшләп китү тыелмагангадыр инде. СССРны яманласа да була инде хәзер, шул чорда зур сәхнәгә менеп, бөтен исем-дәрәҗәне алып бетергәч. Гонорар бирмәсәләр дә, Кырымга барып кайтудан баш тартмас идем әле, әмма кулда микрофон юк, исемем Лайма түгел, вакыт та тар, барып җитеп булмый. Вайкуле белән мин килми дип, Ассоль кызны алып киткән кораб артыннан Кара диңгез суын эчәргә иелеп, тауга әйләнгән Аю (Аю-Даг) башын күтәреп карамас каравын, ә Украина шул су мәсьәләсе буенча Россияне шантажларга җыена икән әле. Кырымда су запасы ике-өч елга гына җитәчәк, аннан соң Россия Төньяк Кырым каналын көч белән тартып алырга омтылачак, дип фаразлаган Украина Президенты администрациясенә хезмәт күрсәтүче Березовец. Инфраструктура министры Омелян бу хәлдән чыгу юлын да тапкан – Днепр суыннан Кырымга өлеш чыгарган өчен, Украина үзенә Кубаньны сораячак. Кырымда электр белән дә мәшәкатьләр килеп чыккалый, аның өчен тагын кайсы өлкәне сорарлар икән?

Ә мондый хыял 1917 елдан бирле яши икән ул – Кубань, Воронеж, Курск, әле тагын Ерак Көнчыгыштагы бер кисәк. Соңгы елларда бу хакта сүз булмый торган иде, хәзер кабат өскә калкып чыкты, әллә Кырым күперен салынганны көттеләр инде? Ул бит ярымутрауны нәкъ менә Кубань белән тоташтыра. Стратеглар да инде үзләре, илне кризистан чыгару турында уйлау урынына, ул кризисны күпер аша чыгарып, киңрәк җәелдерү турында хыялланалар. Вайкулесы да шул хакта хыялланадыр әле, Кырым белән Кубаньны тоташтыручы күпер буйлап җырлап йөрисе киләдер. Әйтерсең лә шуның өчен салынды ул күпер...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X