16+

Кыш кына түгел, кошлар да «саташты»

Соңгы елларда кошларның тормышы күз алдыбызда үзгәрә. Аларның кыш чыгарга җылы якларга китмәвен яисә вакытыннан алда кайтуларын без инде гадәти күренеш итеп кабул итә башладык.

Кыш кына түгел, кошлар да «саташты»

Соңгы елларда кошларның тормышы күз алдыбызда үзгәрә. Аларның кыш чыгарга җылы якларга китмәвен яисә вакытыннан алда кайтуларын без инде гадәти күренеш итеп кабул итә башладык.


Шәһәр җирендә бу аеруча ачык чагыла. Инде елга-күлләр боз элпәсе белән кап­ланса да, кала халкының миһербанлылыгына ышанып, туган якларын ташламаган каз-үрдәкләр шактый.

КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты галиме Илгизәр Рәхимов та моны раслый.
– Казанда, исәпләр буенча, җылы якка китә торган 1,5 меңнән артык кош кыш чыккан дип исәпләнә. Әле 20 ел элек кенә кала территориясендәге туңмый торган сулыкларда андый кошларның саны дистәләп кенә була иде. Аннары күпләр, быел кара каргалар иртә килде, ди. Әмма бу – иртә килгән кара каргалар түгел, ә бездән китми генә кыш чыккан кошлар. Казанда берничә йөз кара карга кыш­лады, – ди Илгизәр әфәнде.

Кызык, әмма каз-үрдәкләр, кара каргалар гына түгел, Россиянең кайбер төбәкләрендә хәтта сыерчыкның да җылы якка китмәү очрак­лары ачыкланган.
Безнең табигый шартларда бу шаккаткыч, әлбәттә, – ди галим үзе дә.

Күзәткәнегез бардыр, быелгы кебек җылы кыш булмаган елларда да кошлар туган якларына иртә кайта, ә көзләрен, киресенчә, соңрак китә башлады. Быел, мисал өчен, акчарлаклар инде февраль аенда ук Татарстан сулыклары өстендә күренде.

– Бу – бик үзенчәлекле вакыйга. Арча күлләрендә әле якшәмбе көнне генә аккошлар күрдек. Кыр казлары да очканы күренде. Үрдәкләр хакында әйткән дә юк. Яр карлыгачлары, гадәттә, 12-15 майларда кайта. Ә соңгы елларда без аларны 1-9 майда ук күрәбез. Алар безнең якларга иң соңгы булып кайта. Һава температурасы җылыну сәбәпле, көньяк территорияләрдә яши торган кошлар безнең җирлекләргә килә башлады, – дип белдерде кошларны өйрәнүче галим.
Әмма кошларның бездә һава торышы җылынуын ни рәвешле белүе әлегә сер булып кала.

Сүз уңаеннан, барыбызның да телендә булган коронавирус кошларга да зыян салырга мөмкинме соң?
– Вируслар кышның икенче яртысында, яз башында активлаша. Әлегә галимнәр коронавирусны өйрәнү белән мәшгуль. Шуңа да аның кошларга зыяны булу-булмау хакында әйтеп булмый, – ди Илгизәр әфәнде.

Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов кошларны ел саен яңа оялар ясап каршылый. Гомер буе мәктәптә хезмәт, география дәресләре укыткан Габдуллаҗан ага ел саен дистәләгән сыерчык оясы ясый.

– Быел да 11 оя ясап элдем, барысына да сыерчыклар килде. Узган ел 13не ясаган идем. Балалар, оныклар белән бергә санагач, гаиләбез 13кә җыела. Быел тутырып булмады инде, – ди кошларның килүен ел саен көтеп алучы абый.
Ояларны ул җирдән кимендә 2,5-3 метр биеклектә, көньякка каратып куярга киңәш итә. Сыерчык оясын буямаска, тышын шомартмаска кирәк, ди оста. Шулай ук оя эченә салам салып калдыру да кирәк түгел.

– Узган ел да, быел да ояның түбәсенә калай куйдым. Яңгыр, кар яуганда, оя юешләнми. Быелгы ояларның астына да калай кактым. Әмма калайны такта өстенә генә кадакларга ярый, чөнки алай эшләмәгән очракта, оя эче кояш нурлары белән кызачак, – ди Габдуллаҗан абый.
 

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading