16+

Кышкы аяк киеме сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Кышкы аяк киеме сайлауның да үз кагыйдәләре бар.

Кышкы аяк киеме сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Кышкы аяк киеме сайлауның да үз кагыйдәләре бар.

Беренче төп кагыйдә. Беркайчан да кышкы аяк киеменә акча жәлләмәгез. Хәерчене арзан товар бөлдерә, дип дөрес әйткәннәр, ел саен арзан сыйфатсыз аяк киеменә акча әрәм иткәнче, кыйммәтрәк бәяле берне, әмма сыйфатлыны сатып алып оттырмассыз. Андый аяк киемен берничә ел рәхәтләнеп киярсез. Сыйфатлы аяк киеме арзан була алмый, шуны истә тотыгыз.

Икенчесе. Ир-ат аяк киеменең табан асты калын, кытыршы булса яхшы.
Өченчесе. Беркайчан кысан, тар аяк киеме алмагыз. Күп кеше, җәелер әле дигән өмет белән, бармак башын төртеп торган кысан аяк киеме ала. Белгечләр кышкы аяк киемен ярты, хәтта бер размерга зурракны алырга куша. Күн (бигрәк тә ул ясалма күнгә хас), салкында «кысыла», нәтиҗәдә аякны кыса.

Дүртенчесе. Өс киемнәрегезнең күбесенә килешле аяк киеме сайлагыз. Мәсәлән, классик киемгә ковбой сапогилары яки спорт аяк киеме килешмәвен һәркем белә. Спорт костюмы белән кара ялтырап торган классик ботинка киеп кую да көлке күренәчәк.
Бишенчесе. Җете төс­ләрдән качыгыз. Җете ачык төстәге аяк киемнәре җәйгә генә бара, кышкы кием белән алар күзгә бәрелеп, «кычкырып» торачак. Бу кагыйдә шулай ук оекбашларга да кагыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading