Хөрмә җимешен икенче төрле шулай дип атыйлар. Ул йодка, калийга бай.
Организмдагы шлак, токсиннарны чыгаруда булыша, эчәклекләрдәге бакиерияләрне юкка чыгара, аны бигрәк тә эч катканда ашарга кирәк. Хөрмәне бигрәк тә кыш көне ашарга кушалар. Аңардагы йод D витаминын үзләштерергә ярдәм итә. Хөрмәдә ашкайнату стстемасы өчен кирәк булган клетчатка да күп.
Хөрмә, гадәттә, авызны бөрештерә. Шуның өчен дә аның өлгергәнен көтәргә кирәк була. Моның өчен җимешне атна-атна ярымга суыткычның өске киштәсенә куеп торыгыз. Аны катырырга куйсагыз да тиз тәмләнә, тик составындагы бета-каротинның бер өлеше югала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар