16+

Рамазановлар: “Тел нәкъ менә гаиләдә сакланып кала!”

21 февральдә туган телләр көне билгеләп үтелә.

Рамазановлар: “Тел нәкъ менә гаиләдә сакланып кала!”

21 февральдә туган телләр көне билгеләп үтелә.

Чын күңелдән сезне тәбриклибез һәм җырчылар арасында традицион сораштыру уздырып алырга әзер торабыз. Популяр артистларыбыз ничә телдә иркен аралаша? Өйдә балалары белән татарча сөйләшәләрме? Бу һәм башка сорауларга җавап әлеге язмада. 

“Татар теле җитми, шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә дә. Авылда хазер татрча сөйләшкән бала алтынга тиң. “Исәнмесез”,– дип китсәләр дә, шундый рәхәт күңелгә”,– дип ассызыклый җырлы гаилә – Илдус Вәлиев һәм Регина Гайсина. Җырчылар исә балалары белән өйдә татарча сөйләшә, әмма балалары, кызганыч, алар белән – рус телендә. “Татарча аңлыйлар, рус телендә җавап бирәләр. Нык актуаль проблема бу, көяләнәбез. Ничек татарча сөйләшергә өйрәтергә белгән юк”,– дип борчыла алар.

“Татар теле, туган телебез бөтен җирдә дә кирәк. Аны югалтмыйча, онытмыйча киләсе буыннарга калдыру безнең төп миссиябез, артистларның бигрәк тә. Минем җырларымны, мәсәлән, балалар, яшьләр тыңлап үсә икән, мин бик бәхетле булыр идем”,– дип сүз тотты Аиша. Өйдә җырчы үзара бары тик татарча аралашуларын һәм кечкенә кызы белән дә ана телебездә сөйләшүен ассызыклый. 

Шәрипҗановлар гаиләсе күп кенә җырчыларыбыз сыман ике телдә иркен аралаша: русча һәм татарча. “Мәктәптә немец телен укыттылар, аннары ул кирәкми дип инглиз теленә күчерделәр. Көллияттә исә француз телен укып маташтык. Әмма яхшы белгеннәре һаман да шул рус һәм татар теле генә кала”,– дип бүлешә Илсур Шәрипҗанов. Гаилә башлыгы исә Татарстанда яшәгән һәр кеше, татар булмаса да, татар телен универсаль дәрәҗәдә белергә тиеш дип саный. “Җырны, моңны, иҗатыбызны киләсе буынга тапшыру телебез белән бәйле. Ничә еллар дәвамында яшәп килгән ана телебезне бетереп ату бик начар булыр иде. Балаларыбыз балалар бакчасына-мәктәпкә киткәч, күбрәк рус теленә күчте. Әмма өйдә без алар белән һәрвакыт татарча сөйләшәбез”,– дип ассызыклый җырчы. 

Раяз Фасыйхов исә татар телен бүген бигрәк тә кирәк дип саный. “Авылларда да балалар русча сөйләшәләр дип ишеттем. Үзенең милләт тарихына битараф булмаган кешеләр татар телен саклауның бар “рычаг”ларын да кулланырга тиеш. Әби-бабайларыбыз әллә нинди кысырыклауларга бирешмичә саклап кала алган бит телне дә, йолаларны да”, – дип өнди җырчы. “Мәктәптә татар теле дәресләре саны кимеде, укыту программалары аңлашылмый, шул ук иңглиз телен өйрәнү дәреслекләре күпкә җиңелерәк үзләштерелә... Тик моның өчен борчылып утырасы юк, өйдә, урамда, дуслар туганнар белән сөйләшеп, татарча җырлашып торсак, төрле тапшырулар төшереп күрсәтсәк, Аллаһ боерса, бар да тәртип булачак”,– дип елмая Раяз. Өйдә исә җырчы балалары белән чиста татар телендә сөйләшә. “Әле күптән түгел кызым Венера татар теленнән республика олимпиадасында призер булып кайтты, бу безнең өчен бик зур горурлык”,– дип тә өстә җырчы. 

Алсу Абульханова исә русча, татарча һәм инглизчә иркен аралаша. “Туган телне белү бик кирәк, ул күп ишекләрне ача. Татар телендә аралашып, мин әзербайҗаннар белән дә, үзбәкләр белән дә, хәтта төрекләр белән дә сөйләшә-аңлаша алам”,– дип бүлешә җырчы. Әмма, кызганыч, өйдә гел татарча гына сөйләшеп булмавын да искәртә Алсу.

“Рус һәм татар телендә иркен аралашам, инглиз телен ипи-тозлык беләм дип әйтергә була. Өйдә фәкать татарча гына сөйләшәбез, балаларның татар телен белеп үсүләре безнең өчен мөһим. Кызганыч, бик күп гаиләләр моңа жиңел карый, кул селти”,– дип сүз тотты Рәфинә Ганиуллина. Җырчы туган телнең киләчәге өчен борчылуын да яшерми. “Ничек инде милләт буларак үзеңне югалтырга юл куерга була, ничек инде туган телеңдә аралашмаска, киләчәгең өчен шулай битараф булырга кирәк?! Авылларга кайткач өлкән буын да оныклары белән бер дулкында булыйм дип русча сөйләшә. Без үзебез үрнәк күрсәтергә, кайвакыт мәҗбүри рәвештә дә туган телебезне сакларга тиеш дип саныйм”,– дип искәртә Рәфинә. 

Рамазановлар гаиләсе шулай ук өйдә бары тик саф татар телендә генә аралаша. Әгәр балалары русча сөйләшеп маташса, Ризат белән Зинира: “Мин сине аңламыйм”,– дип кенә кырт кисә. “Балалар татар бакчасына, татар гимназиясенә йөрсәләр дә, үзара русча аралашалар, русча фикер йөртәләр. Социаль челтәрләр дә моңа бик нык йогынты ясый. Тел нәкъ менә гаиләдә сакланып кала. Әти-әни өйдә татарча сөйләшсә, балалар телне белеп үсәчәк, барысы да үзебездән тора”,– дип ассызыклый җырлы гаилә. 

Гүзәл Идрисова татар телен башка төрек телләренә охшавын, һәм аның ярдәмендә башка милләт вәкилләре белән җиңел аралашып булуын ассызыклый. “Өйдә бары тик татарча сөйләшәбез, балалар татар лицеенда белем ала, татар тапшыруларын карый, татар концертларында чыгыш ясый, кыскасы, татар мохитендә кайный алар. Әти-әниләр колагына исә барысы да гаиләдән тора дип әйтер идем”, –  ди җырчы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading