16+

Кыска гына йолдызнамә (15-22 февраль)

Беренче чиратта, иң мөһим эшләргә алыныгыз. Аннары гына башкасы белән шөгыльләнегез.

Кыска гына йолдызнамә (15-22 февраль)

Беренче чиратта, иң мөһим эшләргә алыныгыз. Аннары гына башкасы белән шөгыльләнегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Үз өстегездә эшләгез һәм белем өстәгез. Әгәр берәрсе ярдәм сорый икән, баш тартмагыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Шушы арада башланган барлык эшләрегезне дә, һичшиксез, төгәлләргә кирәк - әгәр дә бу озак вакытлы проектлар булмаса.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Беренче чиратта, иң мөһим эшләргә алыныгыз. Аннары гына башкасы белән шөгыльләнегез.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Бер-берегезнең хисләрен кимсетмәгез, үзара үпкәләшмәгез.
Арыслан (23 июль – 23 август) Дусларча аралашу һәм мөнәсәбәтләр аңлашу өчен уңай вакыт.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Үз бурычларыгызны җиренә җиткереп үтәгән очракта, карьера баскычыннан күтәрелү көтелә.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Җитәкчелек белән эш һәм перспективалар турында фикер алышыгыз. Сезне, һичшиксез, ишетерләр.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Ялгызыгыз гына калып, тыныч кына уйларыгызны тәртипкә салырга кирәк.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Якыннарыгыз белән аралашканда игътибарлырак булырга, аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Эштәге мөнәсәбәтләр өчен борчылмагыз. Хезмәттәшләрегез сезгә тулысынча ышаналар.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Элек кылган хаталарыгыз гади булмаган сөйләшүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Балык (19 февраль – 20 март) Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү һәм өйдә тәртип урнаштыру өчен менә дигән атна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading