16+

Кыска йолдызнамә (25 февраль – 4 март)

Алга таба нишләргә, нинди карар кабул итәргә белмәсәгез, бераз туктап сулыш алыгыз, тормыш үзе барысын да үз урынына куяр.

Кыска йолдызнамә (25 февраль – 4 март)

Алга таба нишләргә, нинди карар кабул итәргә белмәсәгез, бераз туктап сулыш алыгыз, тормыш үзе барысын да үз урынына куяр.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Тормышыгызга матур төсләр керткән кешеләргә рәхмәтле булыгыз. Бәхет бәхетне тартып китерә, шуны истз тотыгыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Эшегезне кыю һәм ышанычлы адымнар белән башкарыгыз. Нәтиҗәсе сезне дә, башкаларны да таң калдырачак.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Якыннарыгызга ышаныч белдерергә курыкмагыз. Шул рәвешле ике арадагы мөәсәбәтләрне ныгытырсыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Эшегезне ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләгез. Хафаланмагыз, эшләрегез уңачак.
Арыслан (23 июль – 23 август) Ике арада үзара аңлашу, тынычлык урнаштырыйм дисәгез, кирәкмәгәнгә мырылдап йөрүегезне туктатыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Үзе егылган еламас. Зарланудан, кемнедер гаепләүдән туктагыз. Дөнья матур һәм киң бит!
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Күңелле вакыйгалар шулкадәр күп булачак ки, сезнең хәтта бәхеттән башыгыз әйләнәчәк.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Уңышсызлыкка очрадым дип, борыныгызны төшермәгез. Алда сезне сөенеч һәм сюрприз көтә.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Беренчелекне бирәсегез килмиме? Алайса баш күтәрми эшләгез инде.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Алга таба нишләргә, нинди карар кабул итәргә белмәсәгез, бераз туктап сулыш алыгыз, тормыш үзе барысын да үз урынына куяр.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Иң беренче үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртыгыз, кечкенә генә уңыш өчен дә үзегезне мактарга иренмәгез.
Балык (19 февраль – 20 март) Вакытында мөһим карарлар кабул итмәсәгез, оттыруыгыз ихтимал. Йоклап йөрмәгез!

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading