16+

“Кызны мәктәпкә биргәндә укытучыларга әйттем: кирәк икән, сугыгыз!”

Без мәктәптә укыганда, мисал өчен, контроль эш эшләгәнеңне күрәләр икән, указка белән “шык” итеп алалар иде. Тик без беркайчан да әти-әнигә кайтып эләкләми идек.

“Кызны мәктәпкә биргәндә укытучыларга әйттем: кирәк икән, сугыгыз!”

Без мәктәптә укыганда, мисал өчен, контроль эш эшләгәнеңне күрәләр икән, указка белән “шык” итеп алалар иде. Тик без беркайчан да әти-әнигә кайтып эләкләми идек.

Укытучының хәзерге заманда дәрәҗәсе нинди? Пандемия вакытында читтән торып укуга күчкәннән соң бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен бераз аңлый башладык, төсле. Әмма аңлап җиткермәүчеләр дә бар.

Үзчикләүләр башланганчы, Әбри Хәбриев белән булган әңгәмәбез вакытында артист укытучыларга карата фикерен дә җиткерде.

“Без мәктәптә укыганда, мисал өчен, контроль эш эшләгәнеңне күрәләр икән, указка белән “шык” итеп алалар иде. Бу гамәлләр, бер караганда, балага сугу була бит инде. Тик без беркайчан да әти-әнигә кайтып эләкләми идек. Эләкләгән очракта да, әти-әни безгә: “суккан икән, димәк, үзең гаепле. Сүккәннәр икән — димәк, тәртип бозгансың, эләккән икән, болай гына түгел”, дия иде. Бу тәрбия, укытучыга карата хөрмәт тудыра. Тәртип бозасың, начарлык эшлисең икән, аның өчен җаваплы булырга кирәклеген аңлатты.

Хәзер укытучылар балаларга бармак белән дә кагыла алмый. Бармак белән дә тияргә куркалар. Чөнки берәр нәрсә булса, әти-әни килә дә: “Мин сезне судка бирәм, ник минем балага суктыгыз”, ди. Яшь буын нишли? Узына. Шул узынган буын деградацияләнгән буын үсеп килә хәзер. Укытучыга хөрмәт, укытучының соңгы еллардагы дәрәҗәсен кануннармы, дәүләтме төшереп бетерде. Укытучы хәзер беркем түгел. Ул принтер кебек. Мәгълүмат бирә торган әйбер сыман.

Укытучы ул бит элек-электән белем генә бирүче генә түгел, тәрбия дә бирергә тиеш. Дәрес вакытында тәртип боздың, башына указка эләкте, син аны башка кабатламыйсың. Тагын бер тәртип бозгач, башыңа указка эләгәчәген беләсең бит. Әкренләп бу тәрбиягә китерә.

Мин кызны мәктәпкә биргәндә үк әйттем: кирәк икән сугыгыз, кирәк икән — сүгегез. Мин бер сүз дә әйтмим”, - диде Әбри Хәбриев. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    100% дөрес сүзләр. Безгә дә әти шулай дип әйтә иде. Ә хәзер балага сүз дә әйтергә ярамый

    Мөһим

    loading