16+

Кызыгырлык кәләшләр

Милләтебезнең йөзек кашы булырдай Татарстанның ТОП-10 кәләшен барладык

Милләтебезнең йөзек кашы булырдай Татарстанның ТОП-10 кәләшен барладык

Татар халкы элек-электән киленне затлы нәселдән алырга тырышкан. Гаилә корганда кызның матди байлыгыннан бигрәк, аның нәселе, гореф-гадәтләрне белүе, йолаларны үтәве, уңганлыгы, өлкәннәргә хөрмәте исәпкә алынган. Еллар, гасырлар үтә, әмма кәләш сайлаганда хәзер дә шул сыйфатларга игътибар итәләр. Акча янчыгына да күз салмый булмый, билгеле.

Алинә Заһитова
Татарлар арасында Алинә Заһитова турында ишетмәгән кеше бармы икән? Милләттәшләребез генә түгел, дөнья күләмендә дә аның хакында яхшы беләләр. Быел май аенда Алинәгә 18 тула. Фигуралы шуу буенча Олимпия һәм дөнья чемпионы ул. Узган елның декабрендә Алинә вакытлыча ярышларда катнашмавы хакында игълан итте. Әмма җан­атарлары аны зур спортта әле күрәчәкләренә өмет өзми.

Гөлнара Сабирова 
Хезмәттәшебез, «Шәһри Казан»ның һәм «Сөембикә» журналының элеккеге баш мөхәррире, бүген республиканың төп басмасы – «Ватаным Татарстан» газетасында баш мөхәррир Гөлнара Сабирова да ирекле булып кала бирә. 
Журналистика өлкәсендә зур үрләр яулау өстенә, ул нечкә күңелле шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы да.  
Тумышы белән Аксубай районыннан.

Талия Миңнуллина
Талия Миңнуллина – затлы нәсел дәвамчысы. Аның әтисе Илгиз әфәнде 2010 елга кадәр Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтенең Татарстан буенча бүлеген җитәкләде. Талия туташ үзе Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый, Бөекбританиядә белем ала.
Карьерасын республиканың Икътисад министрлыгында башлый. Хәзер исә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгын җитәкли.

Гулнора Гатина
Гулнора – Кырым татары. Казандагы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына ул 2012 елда чакырыла. Татарстанның атказанган артисты, Халыкара бәйгеләр лауреаты. Танылган җыр­чы Рузил Гатинга кияүгә чыккан иде. Әмма җырчыларның икесе ике илдә яшәү сәбәпле, гаилә 2018 елда таркалды. Әлегә Гулнораның йөрәге буш.

Лилия Галимова
Лилия Галимова – Нурлат кызы. 2008 елда ул «Татарстан» телеканалында корреспондент булып эшли башлый. Ун елдан соң исә Казан Кремленең рәсми вәкиле итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта Респуб­лика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасын били. Үзенчәлекле ризыклар пешерергә, сәяхәт итәргә ярата.

 

Ләйсән Фәйзуллина
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина 1987 елда Әлмәттә туган. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2008 елдан алып эшли. Ләйсәннең рольләре бик күп, әмма аның иң уңышлы һәм халыкка таныткан роле дип «Миркәй белән Айсылу»да Айсылуны атарга булыр иде.
«Үз вакытында бик күп чиккәнгә, әлегә бу эшне киметеп тордым. Берәр кызык­лы рәсем тапсам, үзем өчен генә чигәм. Әлегә бәйлим. Шапкалар, свитерлар сорыйлар. Ләкин миңа «менә шундый әйбер бәйләп бир әле» дип килсәләр, бәйли алмыйм. Иң яратмаган әйберем – схемалар, ниндидер кагыйдәләр. Шундый ирек­ле кеше мин, күрәмсең», – дигәне бар Ләйсәннең бер әңгәмәсендә.

 

Мәликә
Мәликә атлы җырчыны хәтерлисезме әле? 2000 еллар башында бик популяр иде ул. Аннан Мәскәүгә күченеп китте һәм кино актеры буларак белем алды. Хәзер Мәликә фильмнарда төшә. Республикабызда сирәк чыгыш ясаса да, аны исемлеккә кертми булдыра алмадык. Чөнки быел 35 яшен тутырачак әлеге чибәр әле дә кияүдә түгел.


Динә Гәрәева
Динә Гәрәева бүгенге исемлектә иң популяр һәм соңгы арада иң еш телгә алынган туташтыр, мөгаен. Динә 1985 елда Казанда эшмәкәр һәм укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, инглиз телен өйрәнә, бию түгәрәгенә йөри. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Бөекбританиядә белем ала. Карьерасын «Барс медиа» оешмасында компакт-дисклар сатучы кассир вазифасыннан башлый. Хәзер – «Барс медиа»ның генераль директоры.

 

Римма Миңнуллина
Казанның Гражданлык хәле акт­ларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина, башкаларны кавыштыра торган оешманы җитәкләсә дә, әлегә кияүдә түгел. Казан кызы, юридик белеме бар. 2001-2014 еллар аралыгында Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Илүсә Хуҗина
Тумышы белән Алабуга шәһәреннән. «Әтием, әнием биргән тәрбия нәтиҗәсендә татарча сөйләшәм, татарча уйлыйм, татарча җырлыйм», – дигән иде Илүсә бер әңгәмәдә.
Илүсә, опера җырчысы булуына карамастан, рәсми затлар катнашындагы бик күп концертларда чыгыш ясый. Бер­ара ул Европада яшәп, анда иҗат итте. Хәзер исә кабаттан Казанга кайтты.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading