16+

Кызык чаклар бар иде!

– Гөлфия апа дим, Гөлфия апа! Өйдәме син, чык әле чык!

Кызык чаклар бар иде!

– Гөлфия апа дим, Гөлфия апа! Өйдәме син, чык әле чык!

– Кем бар анда? Ә-ә-ә, күрше кызы икән, нишләп өйгә кермисең? Кер әйдә.
– Юк, кереп тормыйм, тиз бул, сине телефонга дәшәләр. Чаллыдан ди.
Тиз генә шушы сүзләрне сөйләп, тагын бер күршемне ышандырам да, чиләк-көянтәләремне асып, бик зур эш башкарган кебек, үземнең әле генә эшләгән шуклыгымнан үзем көлеп, шул ук вакытта аз гына шүрләп, чишмәгә юл алам. Кызык ич. Үпкәләмәсләр әле дип уйлыйм. Үз-үземне шулай тынычландырам. Нишләп үпкәләсеннәр. Бүген беркем дә беркемгә дә үпкәләргә тиеш түгел инде. Чөнки бүген – 1 апрель, алдау көне бит.
Мин судан кайтып җиткәндә инде, капка төбендә шау итеп көлешеп: «1 апрель икәнен бөтенләй онытканбыз, кызык иттең, кызым», – дип, мине каршы алды күрше апалары.
Сезнең «Телефоннар шалтырыйлар» конкурсы мине балачагыма алып кайтты, эчкерсез күршеләремне кабат исемә төшерде. Бу вакыйгаларга инде шактый вакытлар үткән. Номер булмау аркасында, ул чорда телефоннар авылда санаулы кешеләрдә генә иде.
Апам шәфкать туташы булып эшкә урнашкач, медпункт белән берлектә параллель номер керттеләр. шулай итеп, без дә телефонлы булдык. Минем сөенгәннәремне белсәгез шул вакытта, күптәнге бер хыялым чынга ашты бит! Әле бер авылга, әле икенче авылга шалтыратып, телгә нинди исем килә, шул кешенең исемен әйтеп сораган буласың. Юк, ялгыш шалтыратасыз, диләр. Ачуланмыйлар. Ә инде кабат-кабат шалтыратып уйнасаң, әлбәттә инде, ишетмәгәнеңне ишетәсең. Вәт кызык чаклар иде ул.
Хәзер инде башка заманнар. Һәркемдә кесә телефоннары, кайберләрендә хәтта икешәр. Ниндиләре генә юк. Өй телефоны белән берәүне дә, теге мин шаяртып йөргән күрше апаларын да (хәзер инде ак чәчле әбиләр алар) шаккатырып булмый. Бөтен эшеңне ташлап, күршегә телефонга йөгерәсе юк. Юк шууул. Ә булсын иде! Ни өчен шулай дим, чөнки күрше белән күрше аралашуы да кимеп бара бит хәзер. Ә үзеңдә телефон булмыйча күршедә булса, күршегә керергә бер сәбәп тә табылыр иде.

Гөлсинә Животникова, Балтач районы, Чепья авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading