16+

Кызык-Мызык: "Төп вазифам - сайлауларның дөрес узуын күзәтү"

Билгеле булганча, быел Татарстанда сайлау кампаниясендә тагын бер яңалык кертелде: сайлау барышын күзәтүчеләр булыр республиканың танылган блогерлары да эшкә тартылды. Шундыйларның берсе - "Кызык-Мызык" тәхәллүсе белән танылган Илназ Габидуллин.

Кызык-Мызык: "Төп вазифам - сайлауларның дөрес узуын күзәтү"

Билгеле булганча, быел Татарстанда сайлау кампаниясендә тагын бер яңалык кертелде: сайлау барышын күзәтүчеләр булыр республиканың танылган блогерлары да эшкә тартылды. Шундыйларның берсе - "Кызык-Мызык" тәхәллүсе белән танылган Илназ Габидуллин.

Әлеге тәҗрибә федераль белгечләр тарафыннан югары бәйләнде һәм киләчәктә ул башка төбәкләрдә дә кулланылышка кертелерергә мөмкин.

Шундый актив җәмәгать эшлеклеләренең берсе - "Кызык-Мызык" тәхәллүсе белән танылган Илназ Габидуллин күзәтүче буларак туган авылында эшли. Кукмара районының Вахит авылы - республикада уңган-булганы халкы, көчле хуҗалыклары белән танылган авыл. Илназ "ШК" хәбәрчесенә белдергәнчә, авылда 638 кеше сайлау хокукына ия. Авыл халкының күбесе алдагы ике көндә дә тавыш бирергә өлгергән инде. "Һава торышы әйбәт, кояш елмаеп тора, бәйрәм рухы булдырылган, шуңа халыкның да кәефе күтәренке, соңгы сәгатьләргә кадәр калмаслар да - тавыш биреп бетерерләр дип уйлыйм. Сайлау участогына килә алмыйча, чакырган кешеләргә сайлау участогы вәкилләре үзләре барып килде", ди блогер.

Аның сүзләренә караганда, сайлау участогында төрле сәяси партияләрдән дә күзәтүчеләр эшли. "Мин үзем Иҗтимагый палатадан тәкъдим ителдем, шунңа күрә бер генә партиягә дә карамыйм. Минем өчен яңа тәҗрибә бу. Шунысы да бар, үзем дә сайлауларга яшьтән йөрдем, һәрвакыт туган авылымда тавыш бирдем", ди Илназ. Төп вазифасы исә - сайлауларның дөрес узуын күзәтү: "Ул-бу була калса, тиешле урынга хәбәр җибәрергә тиешбез. Аллага шөкер, әлегә бар да тыныч. Блогер буларак, фотосын да, видеоларын да төшерәм, сторисларга куеп барам. Аудиториямә дә кызык бугай, реакция бар"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading