16+

«Кызыл машина» килмәсен дисәң...

Казанда узган ел торак йортларда 788 янгын теркәлгән, 112 кеше төрле авырлыкта тән пешүләре алган яки агуланган. Кызганыч, ут-ялкын 34 кешенең гомерен корбан иткән.

Казанда узган ел торак йортларда 788 янгын теркәлгән, 112 кеше төрле авырлыкта тән пешүләре алган яки агуланган. Кызганыч, ут-ялкын 34 кешенең гомерен корбан иткән.

- Янгын сүндерүчеләр узып киткәндә, “әй, безгә түгел”, дип карап калабыз. Кызыл машина һәркайсыбызның йортына килеп туктавы ихтимал бит. Алдан ук саклану чаралары күрү зарур, янгыннарның төп сәбәбе - саксызлык, - диде шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Татарстанда узган елның 31 декабреннән быелның 8 гыйнварына кадәрге арада 81 янгын чыккан, шуларда 8 кеше янып үлгән.

- Күпме кисәтүләргә карамастан, кайбер кешеләр пиротехник әйберләр белән һаман саксыз эш йөртәләр. Пиротехник продукцияне Яңа ел җиткәнче үк сата башлыйлар, Яңа ел көнендә генә сату кирәк, минемчә. Казанда, әнә, теләсә ничек салют аттырудан бер фатирга ут капты, 6 кеше тән җәрәхәте алды. Башкалада салютлар аттыру өчен 4 мәйданчык билгеләнде, аларда  МЧС хезмәткәрләре кизү торды. Салют аттырырга телисең икән, махсус хезмәтләрдән белгечләр чакырту кирәк, - диде Фердинант Тимурханов.

Өйдә ватык яки күлдан ясалган электр җиһазларын куллану, кирпеч мичтәге яки газ плитәсендәге ачык утны күзәтүчесез калдыру, караватта яки диванда тәмәке тарту (спиртлы эчемлек эчкәннән соң аеруча хәвефле) һич ярамый.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 2016 елдан башлап янгынга каршы хәйрия программасы старт алган иде, - дип искә төшерде Фердинант Тимурханов. - МЧС коткаручылары һәм Казанның гражданнарн яклау идарәсе башкалада ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәннәр, күп балалы гаиләләр һәм соөиаль хәвефле гаиләләр фатирларына янгын хәбәре бирүче аппаратны бушлай урнаштыра. Узган ел шундый 1625 аппарат куелды, аның 879ы - шәһәр бюджеты хисабыннан.

Казанда социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең һәммәсенең фатирларына яки өйләренә янгын хәбәре бирүче аппаратлар куеп чыгу өчен әле тагын 3 миллион сум кирәк.

- Предприятиеләр, учреждениеләр һәм мөмкинлекләре булган кешеләр социаль авыр хәлдәге гаиләләрнең фатирларына янгынга каршы аппаратлар урнаштыруда ярдәм итсеннәр иде. Бу аппаратларның бәясе - 327 сум, ә нәтиҗәсе бик югары. Шушы аппарат күп кешеләрнең гомерен саклап калды, аның тавышын ишетеп, күршеләр дә ярдәмгә ашыга, - диде Фердинант Тимурханов.

Пластик тәрәзәләр газ колонкасы белән җиһазландырылган фатирлар өчен чын мәгънәсендә бәлагә әверелгән. Пластик тәрәзәләр һаваны йөртми. Казанда быел 4 кеше газдан агуланган. Һава алмаштыра торган клапанлы пластик тәрәзәләр кую ышанычлы. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов әйткәнчә, Казанда фатирларның һава йөрү шахталары (дымоход) тикшерелә. Күп катлы йортларда һава йөрү шахталарын томаларга ярамый.

Сөйләшүгә йомгак ясап, Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигова: ”Австралиядә янгыннарның нинди коточкыч һәм колачлы бәла-казалар китергәнлеген күреп торабыз. Янгынга каршы чараларга һәрвакыт җаваплы мөнәсәбәт зарур”, - диде.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading