16+

Күз алдында укытучысын, дусларын атып үтергән балаларга үлем турында ничек әйтергә?

Ата-аналарның иң зур хатасы – балалар янында фаҗига турында сөйләшү, гаеплене эзләү, булмаган хәлне дә булган итеп күз алдына китереп ялгышу. Зурлар үз-үзләрен кулга алырга тиеш. Өйдән чыккач, нәрсә буласын беребез дә белми. Мәктәпкә бармыйча да ярамый....

Күз алдында укытучысын, дусларын атып үтергән балаларга үлем турында ничек әйтергә?

Ата-аналарның иң зур хатасы – балалар янында фаҗига турында сөйләшү, гаеплене эзләү, булмаган хәлне дә булган итеп күз алдына китереп ялгышу. Зурлар үз-үзләрен кулга алырга тиеш. Өйдән чыккач, нәрсә буласын беребез дә белми. Мәктәпкә бармыйча да ярамый....

Әлеге һәм башка шушы төрдәге күп кенә сорауларга Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Эльвира Башлай җавап бирде. Башкалабызда булган коточкыч вакыйгадан соң, 175 гимназиядә укучы балалар, ата-аналарга гына түгел, ә бу фаҗигага турыдан-туры катнашы булмаган һәр кешегә психологик ярдәм кирәк. «Рәсми Татарстан» порталы Россия психологлары белән үткәргән туры эфирлар әти-әниләр, балалар һәм укытучылар өчен бик файдалы. Бүгенге эфирда белгеч барыбызны да тетрәндергән ситуациягә бәйле хаталарны атады һәм киңәшләрен бирде.
-    Ата-аналарның иң зур хатасы – балалар янында фаҗига турында сөйләшү, гаеплене эзләү, булмаган хәлне дә булган итеп күз алдына китереп ялгышу. Зурлар үз-үзләрен кулга алырга тиеш. Өйдән чыккач, нәрсә буласын беребез дә белми. Мәктәпкә бармыйча да ярамый.
-    Балаларга нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен, зурларның сүзен тыңларга кирәклеген аңлатырга, куркыныч хәлләр булырга мөмкинлеген дә сөйләргә, ярдәм сорый белергә өйрәтергә кирәк. 
-    Ата-аналар балалар өчен куркынычсыз һәм уңайлы мохит булдырырга тиеш. Бу – өй, гаилә. Сүз материаль кыйммәтләр турында бармый. Рухи һәм психик яктан күңел тынычлыгы, ярату, игътибар булырга тиеш. Ләкин бу артык кайгыруга, куркуга әйләнерлек булмасын. 
-    Бала белән аралашканда сез күзгә-күз карап сөйләшергә, аны ишетергә тиеш. Нәрсәдер эшли-эшли сөйләшү дөрес түгел. Бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы булыгыз. Бала әти-әнигә ышанырга тиеш.
-    Баладан нәрсәдер таләп итү, ачулану – зур хата. Әгәр ул телефонына, социаль челтәрләренә пароль куйган, сездән читләшә башлаган икән, аның өчен борчылуыгызны, күңелдә булган хисләрне аңлатыгыз. Ул да сезне ишетергә өйрәнсен. Әгәр мондый сөйләшүләр нәтиҗәсен бирмәсә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-    Күз алдында укытучысын, дусларын атып үтергән балаларга үлем турында ничек әйтергә, дигән сорауга да җавап бирү авыр. Дөресен әйтергә, үлемнең нәрсә икәнен аңлатырга кирәк. Ул каядыр китте, дигән уйдырмалар сөйләү – баланы алдау.
-    Балаларга еларга, эмоцияләрен чыгарырга кирәк. Алар бер үк сүзне берничә тапкыр кабатлап сөйләргә мөмкин. Тыңлагыз. Сабыйларыгызны ишетергә, яратырга өйрәнегез! Без вакыт юклыктан зарланабыз. Ләкин балаларыбыз өчен вакыт табар вакыт җитте.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading