16+

Көз көне итне күбрәк ашагыз!

Көз көне иммунитетны ныгыту буенча терапевтларның Евразия ассоциациясе әгъзасы, терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина белән сөйләштек.

Көз көне итне күбрәк ашагыз!

Көз көне иммунитетны ныгыту буенча терапевтларның Евразия ассоциациясе әгъзасы, терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина белән сөйләштек.

Иммунитет – организмның тулы бер системасы, ул безне тирә-юньдәге зыянлы факторлардан саклый. Иммунитетны ике төргә бүләләр. Беренчесе – специфик, ягъни кайбер төр йогышлы авыруларга карата формалаша торган иммунитет. Әйтик, җил чәчәге, кызылча кебек авыруларны бер тапкыр кичергән кешедә ул инфекцияләргә карата көчле иммунитет барлыкка килә, авырулар икенче тапкыр кабатланмый. Кызганыч, салкын тию, грипп кебек авыруларга карата андый иммунитет барлыкка килми. Шуңа да елына берничә тапкыр салкын тидерү очраклары да күзәтелә. «Бу очракта һәр кешегә иммунитетын ныгытырга кирәк»,– ди Альбина Шаһидуллина.

– Ни өчен иммунитет нәкъ менә көз көне какшый?
– Яз көне дә витаминнар җитмәү сизелә анысы, ә иммунитет көз көне чынлап та ныграк какшый. Сәбәбен төгәл генә әйтеп тә булмый, мөгаен, һава торышы тәэсире дә бардыр. Яңгырлар, салкыннар гына да түгел, көзге һава торышы вирусларга таралу өчен җайлы вакыт. Кыскасы, октябрь-ноябрь айларында кеше организмы бик күп йогышлы инфекцияләр белән очраша, ахыр чиктә иммунитет кына барысын да җиңә алмаска мөмкин. Иммунитет какшауның икенче сәбәбе – аякларның чылануы. Аяк туңу тамак авыруын көчәйтә, ялкынсынулар барлыкка килә. Өченчесе – гиповитаминоз.

– Җәй көне күпме яшелчә, җиләк-җимеш ашыйбыз, файдасы көзгә калмыймыни?
– Күпләр шулай уйлап ялгыша. Хәтта җәй көне организмга кергән витаминнар язга кадәр саклана дип уйлаучылар да бар. Әмма кайбер файдалы матдәләр бөтенләй организмда калмый. Витаминнар, аеруча С витамины нәкъ менә без аны кулланган вакытта гына организмга керә. Иммунитетны какшата торган тагын бер сәбәп – саф һавада сирәк булу. Салкын, яңгырлы көнне урамга чыгып йөрисе килмәү аңлашыла, җылы өйдә юрган астында күпкә рәхәтрәк, әлбәттә. Әмма тынчу фатирда, ябык бинада вируслар үрчи генә.


Ә сез иммунитетны ничек ныгытасыз?

Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, профессор:

– Көз көне томау төшкәнне сизсәм, тизрәк перекисьле су файдаланам. 2 аш кашыгы кайнаган суга 20 тамчы перекись кушам да борын куышлыгына сиптерәм. Ул су тамакка төшеп, андагы вирусларны да үтерә. Дару үләннәренең файдасын да күрәм, үги ана яфрагын ит тарткычтан чыгартып киптерәм, бер стакан суга бер чәй кашыгы кушып, көн саен эчәм. Шулай ук гөлҗимеш, иван-чәй, каты чирәм төнәтмәләре дә бик файдалы. Соңгысы комнарны, ташларны да эретә. Пешкән суган, пешкән алма ашыйм. Әле тагын бер төрле даруны сынап карарга уйлыйм. Үлгән бал кортларын 21 көн спиртта тотып тамчылап эчәргә куштылар. Иң мөһиме – хәрәкәт. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам.

Сания Тимергалиева, Яшел Үзән, газета укучыбыз:

– Томау төштеме тизрәк кер сабыны белән борын куышлыгын юам. Вируслар таралган чакта кулны ешрак юарга, бүлмәне җилләтергә тырышам. Суган, сарымсак турап куям. Иммунитетны күтәрү өчен хәзердән үк бал белән чәй эчәм, миләш суының файдасын күрәм.


Көз көне иммунитетны ныгыту өчен киңәшләр

1. Саф һавада булу. Көн саен, һава торышының нинди булуына карамастан, кимендә ярты сәгать саф һавада булырга тырышыгыз. Яңгырда акыллы кеше этен дә чыгармый дисәләр дә, саф һава файдалы, туңмас, юешләнмәс өчен җылы киенеп чыгарга гына кирәк.

2. Фитотерапия. Иммунитетны ныгыту өчен халык медицинасы да ярдәм итә. Миләш, эхинацея, гөлҗимеш төнәтмәләре файдалы. Әлеге җимешләрне 1:10 исәбеннән су белән кушып, 15 минут кайнатасың, аннары 40 минутка төнәтергә калдырасың. Төнәтмәне көн саен бер стакан эчәргә киңәш ителә.

3. Начар гадәтләрдән арыну. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, баллы ашарга ярату – болар барысы да иммунитетны какшата.

4. Дөрес туклану. Бу киңәшне хәзер еш бирәләр, дөрес туклану чынлап та күп нәрсәгә тәэсир итә. Көз көне күбрәк аксым кулланырга кирәк. Пешкән итне күбрәк ашагыз. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләрне дә онытырга ярамый.

Фото: pixabay.com

5. С витаминын куллану. Бу могҗизалы витамин иммун системасын ныгыту өчен иң файдалысы булып санала. Ул алмада, яшел тәмләткечләрдә, цитруслы җиләк-җимештә бар. С витамины ылыстан ясалган эчемлекләрдә бик күп.

6. Көн режимы. Кеше туйганчы йокласа, эш белән ялны аралаштырса, иммунитеты гына түгел, нерв системасы да ныгыячак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading