16+

Күз тиюдән дәва бар!

Безнең авылда бер хатын бар иде. Бөтен кеше курка иде аннан, күзе каты иде чөнки. Бер карашы белән үтерә инде менә.

Безнең авылда бер хатын бар иде. Бөтен кеше курка иде аннан, күзе каты иде чөнки. Бер карашы белән үтерә инде менә.

Текәлеп караса, тәрәзә төбендәге гөлем дә шиңә, тавык-чебеш тә сузылып ята. Берсендә сыерыма күзе тиде. Безгә йомыш белән кергән бу, мин сыер савып утырам. Күзен дә алмый карый инде менә, ни дияргә дә белми утырам, үзем күзе каты икәнен дә беләм югыйсә, ләкин кешене куып чыгарып булмый бит инде. Икенче көнне сыерыбыз авырый башлады. Җилене шеште. Ветеринарлар да берни әйтә алмады, дәвалап та карадык, нәтиҗәсез. Инде үлсә, болында җан бирсен дип, өйдән этеп-төртеп чыгара башладык.
Күпне күргән, тәҗрибәле әни, бу хакта белгәч, миңа шул хатынның иң яраткан берәр киемен алып килергә кушты. Шәльяулыгын урлап, әнигә алып килдем. Әни аны догалар укый-укый яндырды, көлен иләк аша уздырды, төтенен сыерга иснәтте, борыннарына кертте. Кыскасы, им-томнарын башкарды. Ходайның рәхмәте, сыерыбыз аякка басты. Файдасы тиде өшкерүнең.
Күз тиюгә дәва – өшкерү. Әгәр дә даруларның файдасын тоймыйсыз икән, догалар укып чистарынырга кирәк.

Әминә Сафиуллина, Тәтеш.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урлау - узе бер начарлык. Анынг эйберен урларга булмый. Эмма кеше уз узенэ Дога кылып, ошкеренергэ ойрэнсэ, андый хэллэрдэн котылырга момкин. Икенче яктан, кайбер кешелэр берэр нинди начарлык курсэлэр, шунда ук торле сэбэп уйлап, икенче кешегэ аны эшлэгэн, кузе тигэн диеп куялар. Исбатсыз алай эшлэргэ ярамый.

    Мөһим

    loading