16+

Көзге көн – кияү акылы, яки ни өчен көз көне башка киеп йөрергә кирәк? (5 СӘБӘП)

"Ыспай туңмас – калтырар, сөякләре шалтырар", - ди безнең халык һава торышына туры китереп киенеп йөрмәүчеләргә. Бу бигрәк тә яланбаш йөрүчеләргә кагыла. Чөнки көз көне тидереп калган салкынның "мирасы" безгә киләсе елның җәенә кадәр җитәргә мөмкин.

Көзге көн – кияү акылы, яки ни өчен көз көне башка киеп йөрергә кирәк? (5 СӘБӘП)

"Ыспай туңмас – калтырар, сөякләре шалтырар", - ди безнең халык һава торышына туры китереп киенеп йөрмәүчеләргә. Бу бигрәк тә яланбаш йөрүчеләргә кагыла. Чөнки көз көне тидереп калган салкынның "мирасы" безгә киләсе елның җәенә кадәр җитәргә мөмкин.

Бездәге һава торышы хакында борынгылар юкка гына: "Көзге көн – кияү акылы" димәгәндер. (Әлбәттә, моны киявенең холкы җанына тигән берәү әйткәндер). Чөнки иртәнге кояш, ике сәгатьтән, карлы-бозлы һава торышына алышынмас дип әйтеп булмый.

Шунлыктан түбәндәгеләрне укып, башыгызга кию ягын карасагыз, бер дә алданмассыз.

Башка киеп йөрү өчен 5 СӘБӘП

1. Башка киеп йөрмәү колакка салкын тиюгә сәбәпче булырга мөмкин. Моның отит, гайморит, фронтит һәм ангина кебек авыруларга илтеп җиткерүе бар.

2. Яланбаш йөрү менингит авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Менингит ул баш мие тышчасының ялкынсынуы. Тиешенчә киенми йөрү вирус һәм бактерияләр иярү өчен уңайлы җирлек тудыра, ә бу үз чиратында, иммунитет какшап, менингитка китереп җиткерәчәк.

3. Көз көне еш кабатлана торган баш авыртулары шулай ук башка киеп йөрмәүдән булырга мөмкин. Салкында баш миенә кан күбрәк килә башлый, шунлыктан салкынга чыкканның беренче 20-30 секундында авырту сизелүе бар. Кан тамырларына бу вакытта шактый зыян килә һәм еш баш авыртуның сәбәбе дә шуннан булырга мөмкин.

4. Башка кимәү өчләтә (тройничный) нерв һәм бит нервларын салкын тиеп, бит мускулларын параличларга мөмкин. Шунлыктан салкында гадәти булмаган каты авырту тойсагыз, табибка барыгыз.

5. Башка кияргә иренү, яратмау сезнең чәчәләрегезнең структурасы бозылуга китерәчәк. Әлбәттә, баш киеме прическаны бозачак, әмма яланбаш йөрү прическа ясарлык чәчегезне калдырмаска мөмкин. Чөнки салкында баш тиресендәге кан әйләнеше бозыла һәм алга таба чәч коелу, чәч бөртегенең төссезләнүенә, нечкәрүенә китерергә мөмкин.

Гомумән, башыгызны саклагыз! Ыспай йөрү генә түгел, ә яхшы кәеф һәм сәламәтлек бизи кешене.

Фото: tutfon.ru

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading