16+

Күзләрегез «корымасын»

11 ноябрьдә Россиядә күз табибы көнен билгеләп үттеләр. Баксаң, кеше әйләнә-тирәдәге мәгълүматның 90 процентын нәкъ менә күзләр аша танып белә икән. 35-40 яшьләрдән соң кешеләрнең 85 проценты күз авыруларыннан интегә башлый.

Күзләрегез «корымасын»

11 ноябрьдә Россиядә күз табибы көнен билгеләп үттеләр. Баксаң, кеше әйләнә-тирәдәге мәгълүматның 90 процентын нәкъ менә күзләр аша танып белә икән. 35-40 яшьләрдән соң кешеләрнең 85 проценты күз авыруларыннан интегә башлый.

Күз авырулары ике төркемгә бүленә. Берсенә конъюнктивит, катаракта кебек дәвалап була торган авырулар керсә, икенчеләре – кеше өчен куркыныч тудыра торганнары. Глаукома, күздәге кимчелекләр белән бәйле башка авырулар сукыраюга китерергә мөмкин. Шуңа да табиблар күз авыруларын кисәтү өчен хастаханәгә даими күренергә киңәш итә.

Татарстанда күз авыруларын дәвалый торган иң зур медицина учреждениеләренең берсе – Республика клиник офтальмология хастаханәсендә ел саен 45 меңнән артык пациент дәвалана. Заманча технологияләр иң катлаулы операцияләрне башкарырга ярдәм итә. Офтальмология клиник хастаханәсе табиблары әйтүенчә, бүген кешедә компьютерда, телефонда еш утыру сәбәпле, «коры күз» синдромы күзәтелә. Бу вакытта күзләр арый, талчыга, күзнең эче «корый». Күз чәнчеп алган сыман, күз эчендә нидер бар кебек тоела. Авыру тирәнгәрәк китсә, күз эренли, авырта. Моңа гаджетлардан тыш күзгә кергән тузан, төтен, кондиционер җиле, бертуктамый китап уку да сәбәпче булырга мөмкин. Табиблар «коры күз» синдромын кешенең кайбер эчке авырулары белән дә бәйләп карый. Бу авыруны дәвалау өчен гадәттә махсус дару тамчылары кулланыла. 

Күзне ничек ял иттерергә? 
Компьютерда озак эшләргә туры килгәндә, һәр ярты сәгать саен 5-10 минут ял итәргә, күзгә гимнастика ясап алырга киңәш ителә.
Ара-тирә тәрәзәгә карап, урамны күзәтеп алу да файдалы. 
Компьютерда эшләгәндә, махсус ультрашәмәхә нурларны үткәрми торган күзлек киеп эшләсәң яхшы. Алар белән күзләр азрак арый.
Компьютер булган бүлмәне ешрак җилләтергә, компьютер янына гөл алып куярга кирәк. 
Күзләргә составында «Омега 3» майлары булган ризык­лар: балык, зәйтүн мае файдалы. Яшелчә, җиләк-җимешләр дә ашарга кирәк. Күз өчен кара җиләк бик файдалы.
Кояшлы көнне, ел фасылына карамастан, кара күзлек кияргә киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading