16+

“Үлә калсам, балаларны ташлама”

Апас районында, ай ярым хастаханәдә ятканнан соң, биш бала әнисе үлеп киткән.

“Үлә калсам, балаларны ташлама”

Апас районында, ай ярым хастаханәдә ятканнан соң, биш бала әнисе үлеп киткән.

– Казан хастаханәсеннән кайтып, өйдә өч кенә көн тора алды. Берни ашамады, урын өстендә генә ятты. Аннары кабат хастаханәгә алып бардык. Күңеле сизгән инде, күрәсең, сәламәтләнеп аякка баса алмасам, балаларны ташлама, диде. Юк сүзне сөйләмә, икәү үстерәбез, дидем. Язмаган икән шул, Раисаны коткарып калып булмады, – дип сөйләде безгә берсеннән-берсе кечкенә биш баласы белән тол калган Ринат Хаҗипов.  

Аның белән хәбәрләшкәндә, балалары белән ул Башкортстаннан кайтып килә иде. Ринат та, Раиса да тумышлары белән шуннан. Хатынын да туган ягына алып кайтып җирләргә булган. Үлгән артыннан үлеп булмый, балаларны аякка бастырырга кирәк. Иң олы кызлары Ксюшага – 13 яшь, Айдарга – 11 яшь,  Артемга – 8 яшь, Дашага – 6 яшь, төпчек Адельга 11 генә ай.

– Эшемнән декрет ялы алырга уйлап торам. Хуҗалыкта куяннар, кәҗәләр, тавыклар бар. Ел саен казлар алып үстерәбез. Менә ике бозау да алырмын дип ниятләп куйдым. Эштән курыкмыйбыз, балалар да бик булыша. Олы кыз кечкенәләрен карый, малайлар ишегалдында эшли. Ничек кенә авыр булса да, яшәргә кирәк. Ике туган энем кайтып булышты. Хәзер бертуган энем килергә җыена. Абый да, вахтадан кайтач килермен, диде. Әти дә килеп торырмын, дип әйтте. Раисаның да кыз туганнары бар. Алар да ярдәмсез калдырмыйбыз, диделәр. Мин үзем дә, Раиса да күп балалы гаиләдән. Булышыр кешеләребез бар, – ди Ринат.
Хаҗиповлар башта Казанга килеп төпләнгәннәр. Аннары Апас районының Сатмыш авылына кайтып, йорт сатып алып яши башлаганнар. Ринат “М-12” оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшли. Хатыны авырый башлагач, эшеннән ял алган.

Ринатка ярдәм итәргә теләүчеләргә акча күчерү өчен “Альфа-Банк“ картасы номеры – 4584432842509128. Хазипов Ринат Рустамович. Карта 89520472576 телефон номерына бәйләнгән.

Фото: http://apastovo.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading