“Шаулап торган бакча тынып калды, – дип каршы алды безне аның әнисе. – Курыкмыйча керә аласыз бакчага...” Айрат бүлеп куелган бер умартаның очу тишеген каплап куйган булган, алары зыян күрмәгән, калганнарының хәле шәптән түгел, әлегә исән кортлар үлгәннәрен чыгара бара. Алар ояда чисталык, тәртип саклый...
Скопировать ссылку
“Шаулап торган бакча тынып калды, – дип каршы алды безне аның әнисе. – Курыкмыйча керә аласыз бакчага...” Айрат бүлеп куелган бер умартаның очу тишеген каплап куйган булган, алары зыян күрмәгән, калганнарының хәле шәптән түгел, әлегә исән кортлар үлгәннәрен чыгара бара. Алар ояда чисталык, тәртип саклый...
Мин умартачылык белән унсигез ел элек шөгыльләнә башладым, – ди Шекә авылында яшәүче Нурулла Закиров. – Сәламәтлекне ныгыту өчен дип ике-өч баш умарта алган идем. Күпме хезмәт кергән бит аларга...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән Шекә авылында булганнан соң Яңа Ашытка киттек. Андагы умартачылардан да борчулы хәбәрләр килде, аларда да бал кортлары үлә башлаган.
Айрат Галимҗанов Яңа Кенәрдә яши, Яңа Ашыттагы туган йортын да ташламый, бакчасында умарталар тота. “Шаулап торган бакча тынып калды, – дип каршы алды безне аның әнисе. – Курыкмыйча керә аласыз бакчага...” Айрат бүлеп куелган бер умартаның очу тишеген каплап куйган булган, алары зыян күрмәгән, калганнарының хәле шәптән түгел, әлегә исән кортлар үлгәннәрен чыгара бара. Алар ояда чисталык, тәртип саклый...
Яңа Ашытта башка умартачылар да шундый бәхетсезлеккә дучар булган.
Юлда барганда Яңа Кенәр умартачылары да элемтәгә чыкты, аларда да кортлар үлә. Айдар Нигъмәтҗанов, Даяр Хөсәенов, Таһир Сәмигуллин, Илһам Хәбибуллин (Яңа Кенәрдә умарта тотучылар күп) умарталарны күңел халәте өчен тоталар. Алар табигатьтән ямь табып, гармониядә яши. Умарта аллары тулы үлгән корт күреп, аларның да кәеф киткән.
–Бал кортлары үлүе турында хәбәр килүгә безнең комиссия Шекәгә китте, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Алар барганда үлгән кортлар берничә ояда гына булган. Хәл җитдиләнә башлагач урынга үзем чыгып карадым. Дөрестән дә, умартачыларга шактый зыян килгән. Комиссия урыннарга барып, басулардан туфрак һәм үсемлекләрдән пробалар алды, үлгән кортлар, бал да лабораториягә тикшерүгә җибәреләчәк. Без агрономнар, җитәкчеләр белән яңадан сөйләшеп чыктык. Мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрәбез.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов мондый эссе һавада агу-химикатлар белән аеруча сак эш итәргә кирәк, ди. Башта басуларны карап чыгарга, корткыч бөҗәкләр бар дип кенә агу сибә башламаска. Алар рөхсәт ителгәннән артып китсә генә, куллану рөхсәт ителгән препаратлар белән эшләргә. Төнлә, кортлар очмаганда гына сибәргә.
Чит илләрдә фермерлар умартачыларга үсемлекләрне серкәләндергән, уңышны арттырган өчен акча түлиләр, дип әйтәләр. Безгә бу матур әкият кебек кенә тоела, безнең умартачылар акча түгел, ә бал кортларын агулап үтермәүне сорый. Закон да шуны таләп итә.
Комментарийлар