Шәһри Казан

Лаеклы шәхес

Бүгенге эстрадабызның якты йолдызлары арасында Идрис Газиевнең исеме аерым урын алып тора. Ул үзенең Аллаһы Тагәлә биргән искиткеч зур талантын түкми-чәчми халкына хезмәт итүгә багышлаган, милләтебезнең җыр-моң дөньясынының ышанычлы сакчыларының берсе.

Ул бер кайчан да кемнәрнеңдер күңелен күрергә тырышып, яки акча колына әйләнеп, булыр булмас көй һәм сүзләрдән торган такмаклар яңгыратмас. Аның эчке дөньясыннан йөрәкләргә үтәрдәй чын татар моңы, агыла. Халык аны ярата, чын мәгънәсендәге халык җырчысы буларак кабул итә.

 Идрис музыка дөнъясын эчтән һәм тирәнтен белә. Аның тарихы белән ныклап кызыксына. Аның шушы сыйфатын тасвирлый торган бер генә мисал. “Болгар” номерларында яшәүче Тукай берәүнең йөрәккә үтеп керердәй тетрәндерлек җырын тыңлый. Гүя күңеле белән аңа үзе дә кушылып җырлый. Идрис җырлаучының Тукайның якын дусты затлы шагыйръ Сәгыйтъ Рәмиев икәнлеген ачыклаган. Аларның дуслык мөнәсәбәтләрен өйрәнеп, аларга тиешле бәя биргән.

Идрис бер туктаусыз үсештә. Үзенең репертуарын халык җырлары, затлы композиторларыбыз һәм шагыйрләребез тудырган әсәрләр белән баета тора.

 Мин аны Татар конгрессының Тукай премиясенә тәкъдим итүен чын күңелдән хуплыйм. Ул бу премиягә лаеклы мәртәбәле шәхес.

Индүс Таһиров

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 апрель 2020 - 12:25
    Без имени
    Лакыеклы шэхеслэрнбезне тагын бар,Фэузия Бэйрамова лаек тугелме,бэлки жавап язарсыз?!!!