– Ул мине тәрбиягә алып үстергән әнием, әтием Гыйльмулла вафатына да 14 ел, Камил әтигә 10 ел булды. Наилә әни апам Винира белән Яшел Үзән районында яши. Алар янына да кайтып килеп йөрим, – дип сөйли Ландыш.
Аны алып үстергән Сания апа белән Гыйльмулла абыйның үз балалары булмый. Алар Сания апаның абыйсы Камилнең сигез айлык кызын үзләренә алып тәрбияләп үстерәләр. Үз кызларыдай карыйлар, бик бәхетле яши бу гаиләдә Ландыш. Үстергән әни-әнисе аңа җил-яңгыр да тидертми. Үсә төшкәч, кыз бала төрле уйлар кичергәндер, әмма күңелендә беркемгә дә үпкәсе юк аның.
– Камил әти ничек баласын башка гаиләгә бирә алгандыр, белмим. Наилә әни бер дә бирергә теләмәгән. Ә Сания әнинең бик тә бала үстерәсе килгән. Абыйсының гаиләсе янына еш барып йөргән. Үзе Гыйльмулла әти белән кавышкач, балалары булмаган. Шунда ул абыйсы Камилнең сигез айлык баласын, ягъни мине үзләренә алып китә. Сания әни соңгы елларда безнең янда яшәде, игезәкләрне алып кайткач та бик сөенде, карарга да булышты. Хәзер аның хәлен бигрәк тә яхшы аңладым. Бала бит ул – Ходай бүләге, – дип сөйләгән иде Ландыш, Шәдкегә очрашуга кайткач.
Камил-Камилә
– Ике сабыйга әти-әни булдык та куйдык. Теләченең тәрбиягә алу һәм кайгыртучанлык бүлеге ярдәме белән, безгә дигән насыйп сабыйларны Россиянең бер балалар йортыннан алып кайттык. Хәзер балалар мәктәптә укыйлар. Камиләнең күзенә операция дә ясаттык. Гел табибларга күренеп торабыз. Камилгә караганда, Камиләнең сәламәтлеге чамалырак. Икесе дә бик борчылучан балалар, нәрсә әйтер дип күземә генә карап торалар, – дип сөйләгән иде Ландыш ул чакта.
Балаларның язмышлары белән кызыксынгач, Ландыш башта Камиләнең тууын сөйләде. Туганда балага зыян салганнар, шуңа да ул зәгыйфьләнеп калган икән. Кызга караганда, Камил сәламәтрәк туган. Игезәк балалар тапкан ана кеше балаларын калдырып чыгып китә, өстәвенә ул аларны вакытыннан алда тапкан. Ата кеше турында бернинди мәгълүмат та юк. Баштарак балаларны опекага дип кенә ала Димиевлар. Соңыннан үз балалары итеп рәсмиләштерәләр. Бер тапкыр читкә тибәрелгән баланы тагын чит итү дөрес булмас дип саный алар.
Һәрберсенең үз бүлмәсе
Шәдкегә Ландышлар белән очрашуга барып кайтканнан соң да аларны гел искә төшерә идем. Ландышның батырлыгына, Дамирның сабырлыгына күзләр тимәсен, дигән идем шул чак. Балалар алгач, яшь хатынның әлеге гамәленә аптырап калучылар да булгандыр, әмма бу – Ландышның үз тормышы. Шушы балалар дип аның да яшисе бар. Менә балалар өчен аерым эшләнгән бүлмә-җиһазларны күрсәтүен, әти-әниләре ярдәме белән сатып алган йортны шактый төзекләндерергә туры килүен, уңган куллы ире Дамир йортның хәзер икенче катын эшләргә керешүен дә күрсәтеп сөйләгәннәре күз алдымда. Тик бүген ул өйләр-бүлмәләр шулай гына истә калыр инде.
Ландыш үзе машина йөртә, кеше гозерен үтәп, тиз генә алып та, барып йомышлап та кайта. Дамирның әти-әниләре янәшәдә генә. Ландыш үзе дә әнисе Сания апаны бирегә алып килеп тәрбияләп яшәгән. Ә балаларны, кеше үз баласын да болай карап тормый. Ул аларның чыр-чу килеп чабышуларына да, нидер сорап аптыратуларына да иренмичә яхшылап аңлатып җавап бирә. Камиләнең дә елап-борчылуының сәбәбен сораган идем шунда. «Алып китәләр дип курка ул, безне бик ярата», – ди. Соңрак бу баланың үсә төшкәч үзгәрүен, сабырлануын күреп сокландым.
Ул чакта үткен, уңган-булган Ландыш Теләче якларына тормышка чыккан, балалар йортыннан тәрбиягә ике бала алган дигәч, бер аптырап калсам, Ландыштагы тәвәккәллекне белгәнгә, сөенеп тә куйдым. Ландыш үзе дә ике әниле, ике әтиле кыз бит, ятим балаларның хәлен ул аңламаса, кем аңлар.
Комментарийлар
0
0
Аллам сакласын
0
0
0
0
Рэхмэт барыгызгада, безгэ ярдэм кулын сузган очен
0
0