Элек өйләрендә эт, мәче асраган кешеләргә аптырый идем, хәзер әллә ниләр тоталар. Крокодил, арыслан, хәтта елан да бар. Ә менә танышым Ландыш Гарифуллина әкәм-төкәмнәр асрый башлаган. Үзенең матурлыгына битараф булмаган, яшь, чибәр калырга теләгән һәрбер хатын-кызның өендә булырга тиеш икән мондый җан иясе.
– Иптәш кызымның каенанасы бу әкәм-төкәмнәрне чит илдән, йөзенә массаж ясату өчен алып кайткан иде. Хәзер бит «улитка терапия» дигән нәрсә бик популяр. Менә шул кыздан боларның икесе миңа «күчте». Берсе җырчы Хәмдүнә апа кебек «дерзкий» булганга – Хәмдүш, икенчесенә, тыныч булганы өчен, Апуш дип исем куштым. Минем элек кошларым бар иде, аларны иреккә җибәрдем. Бу әкәм-төкәмнәремне дә җибәрер идем, алар безнең шартларда яши алмый, – ди Ландыш.
Ахатины дип аталган әлеге әкәм-төкәмнәр елына 400әр күкәй салып калдыра. Ландышның Апуш белән Хәмдүше дә инде ике тапкыр 100гә якын йомырка салган.
– Мин үрчетергә дип 20 йомырка сайлап алдым. Шуларның сигезе исән калды. Калганнарын суыткычта туңдырдым да җиргә күмеп куйдым. Кемдер шул катырылган йомыркаларын үзләренә витамин буларак ашата. Минем андый эшкә кул бармый. Сораган кешегә әкәм-төкәмнәрне бушка бирәм. Мин аларны күңел өчен генә асрыйм. Алар тешләми, йон коймый, ашарга сорап аптыратмый. Косметологиядә бит тиресен яхшырту өчен кулланганнарын да беләм, ләкин аларны битемдә йөртәсем килми. Безнең тән тиресе алар өчен бик кызу, зыян саласым килми, – ди Ландыш.
Әлеге ахатиннар белән йөзенә массаж ясаткан кешеләр исә аны мактап туя алмый. Янәсе, әкәм-төкәм бит буенча йөргән вакытта махсус лайла бүлеп чыгара һәм биттәге яраларны дәвалый, бетчә, шрамнарны бетерә икән. Аларны өйдә асрап, вакыт-вакыт биткә куеп алучылар да бар.
– Әкәм-төкәмнәрне тоту бик гади. Ризыкка нәзберек түгел, бөтен яшел әйберне ашыйлар. Кыш буена салат яфраклары, пекин кәбестәсе, кыяр, укроп, петрушка, юка телемнәргә турап банан, алма, йомырка агы ашаттык. Шулай ук ризык өчен махсус акбур, вакланган йомырка кабыклары бирә идем. Соңгысы кабырчыкларын ныгыта. Гадәттә, аларның ашарына әни бирә. Мин Казаннан кайткач, контейнерларын җыештырам, үзләрен юам. Ләкин кайбер җирдә аларны юындыру мәҗбүри түгел диелгән. Яннарына су гына куйсаң да була, – ди кызыксынучан танышым.
Ни кызык, әкәм-төкәмнәрнең зурлыгы контейнер зурлыгына турыдан-туры бәйле. Контейнерлары зуррак булса, әкәм-төкәмнәр дә тизрәк үсә. Кысан шартларда урынны экономияләү максатыннан үсми торалар. Ландыш аларны 10 литрлы гадәти ризык контейнерында тота. Кырыйларын гына, һава керсен дип, тишеп куйган. Асларына кокос субтраты салган. Һава температурасын да махсус көйләргә кирәкми. Өйдә булган гадәти 24-25 С температура җитә.
– Әкәм-төкәмнәр күп ашамый. Уртача зурлыктагы бер кыяр өч-дүрт көнгә җитә. Пекин кәбестәсен гыйнвардан бирле ашыйлар инде. Холыклары, ризыкка тартым булуыннан гына аерам. Берсе авыл эремчегенә үлеп китә. Тагын шунысы бар: әкәм-төкәмнәр ана белән атага аерылмый. Табигать буенча шулай яратылган, кайсысы көчлерәк, зуррак – шул ана була. Көчсезрәге – ир инде. Бу – ир затының хатын-кызларга караганда көчсезрәк булуының тагын бер мисалы. Без йорт хайваннарын түгел, алар безне тәрбияли, диләр. Мин моны үземдә дә сизәм. Мин – кызу канлы, тизлекне яратучы кеше. Ә Апуш белән Хәмдүшкә карыйм да, уйлаган әйбереңне ашыкмыйча да эшләп була икәнен аңлыйм. Аларга карап тыныч, салмак тормыш белән яшәргә өйрәнәм.
Алисә Шәрәфиева, Балтач, Яңа Салавыч
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар