16+

Лановой дәдәй, бәхил бул

СССРның халык артисты Василий Лановой да быелның 29 гыйнварында 87 яшендә вафат булды.

Лановой дәдәй, бәхил бул

СССРның халык артисты Василий Лановой да быелның 29 гыйнварында 87 яшендә вафат булды.

Татар халкында “бер күрешү-бер гомер”, дигән әйтем бар. Миндә дә күңелемдә СССРның халык артистлары Михаил Ульянов һәм Василий Лановой белән  күрешү якты истәлек булып саклана. Туган ягым-Балык Бистәсе районында 1980 елларда “Октябрь юлы” (хәзер “Авыл офыклары”) газетасында эшләгән вакытлар. Районның халык театрының баш режиссеры Рифкать Галиев миннән һәм журналист-шагыйрә Рәсимә Гарифуллинадан “артист” ясады. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен сәхнәләштереп, башта үзебезнең район авылларында гына спектакль куеп йөргән идек. Китте шуннан “артист тормышы”. Камал театры артисты Ренат әфәнде Таҗетдинов берничә мәртәбә Балык Бистәсенә кайтып безгә дәрес үткәрде. Халык театрларының республика фестивалендә җиңеп чыктык.
 Бер заман режиссерыбыз Рифкать Галиев тыннары бетеп, телефоннан кычкыра:
— Безне спектакль куярга Пермьгә җибәрәләр!
 Пермь шәһәрен гөрләтеп кайтып кына төшкән идек, Рифкать Галиев янә дулкынланып, телефоннан кычкыра:
— Безне спектакль куярга Мәскәүгә җибәрәләр!
 Халык театрларының Бөтенсоюз фестивале кысаларында, Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводының Мәдәният сараенда чыгыш ясадык. Шаккатмалы хәл-зал шыгрым тулы иде. Мәскәү тамашачысы, хәзер “Акчарлак” газетасының шеф-мөхәррире булып эшләүче, Рузилә Сафина (Хуҗина) уенын елый-елый карады. Сәрвәр ролен бик тетрәндергеч итеп башкарган иде ул. Мәхдүм Надир ролендә Рифкать Галиев үзе иде. (Ни кызганыч, райондашыбыз Рифкать Галиев шактый яшьли вафат булды).

Спектакль тәмамлангач, сәхнә артына Михаил Ульянов белән Василий Лановой килеп кермәсенме! Алар елмаеп, безнең белән кул биреп күрешеп чыктылар, мактадылар.
— Сәнгатьтә тәрҗемә кирәкми, хәрәкәттән, йөзләрегездән эчтәлекне аңлап карап утырдык. Без дә иҗат юлыбызны халык театрыннан башладык,-дигән иде алар.

Фото: http://Kremlin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading