Мишәр кызы булса да, аңа да тормышында «юк» диюче табыла һәм шул бер «юк» аның бөтен тормышын 180 градуска үзгәртә. Икенче тапкыр кияүгә чыгып, тормышлары җайлангач кына, ире гаиләсен ташлап китә.
– Ялынып та, тормышны яңа баштан корыйк дип тә, кире кайтара алмадым инде. Аны әле дә кичерә алмыйм. Йөрәк барыбер әрни, сыкрый, яна, рәнҗи. Вакыт узган саен, бераз онытыла инде. Әмма көнгә бер генә тапкыр булса да аны уйламый калганым юк. Ул бит алай булырга тиеш түгел. 13 ел бит ул! Шул мишәрлек холкымы, үз дөньямны, горурлыгымны таптап узгангамы, аны гафу итә алмыйм. Инде 15әр сәгать самолетта очып барганда хатлар язып, ул хатларны ташлап калдырганым да булды. Яратып онытыла алмавым түгел, ә кичерә алмыйча оныта алмыйм. Ходайдан да, оныттыр аны, дип сораганым бар, әмма юк, булмый. Алай яшәргә ярамый, җибәр, диләр. Минем аны онытасым, җибәрәсем килә, барып чыкмый, – ди җырчы.
Алар бик матур яши. Миңа аның белән җиңел иде, ди Резеда үзе дә. Шул яхшы яшәгәнгә оныта алмый да, күрәсең. Улы да икенче иренә «әтием», дип дәшә. Малай аның белән үсә. Әмма ничек кенә булмасын, ир-ат хатынының баласын ничек кенә яратмасын, алар барыбер каннары бер булган бала белән әти сыман була алмый, дигән нәтиҗәгә килгән Резеда Төхфәтуллина.
– Улым үз атасына охшаган. Әзрәк кенә минем сыйфатларны да алган булса икән. Бигрәк тә, бераз мишәрлек күчсә иде. Кеше белән сөйләшә белү, үз-үзен күрсәтү, артистлык бирелгән. Басып йөрүләре, кыланмышлары – анысы әтисенеке инде. Улыма июньдә 30 яшь тула, башында ниләр бардыр, бик күп сөйләшми. Өйләнү турында да сөйләнгәне юк үзенең. Минем кебек мишәр холыклы, кулда тотып тора алырдай, яхшы хатын насыйп итсен инде үзенә, – дип тели актриса.
Резеда Төхфәтуллина йомшак күңелле, урамда йөргән хуҗасыз этне дә кызгана торган кеше. Әмма тәвәккәллек аңарда җитәрлек. Киленем дә булса шундый булсын, ди.
«Хыянәткә бара алмыйм»
– Хыянәткә сәләтле түгелмен, үземне бик тугры кеше дип саныйм. Минем кияүгә чыгарга да мөмкинлегем бар. Әмма кеше белән хәтта болай гына да аралаша алмыйм. Хәзер кияүгә чыгып, өйләнешеп, кемнеңдер өенә барып торуны инде хәзер күз алдыма да китерә алмыйм. Бәлки әле үз кешемне очратмаганмындыр, – ди Резеда.
Авырлыклар кешене һәрвакыт көчлерәк, ныграк итә. Үз-үзеңә башкачарак карый башлыйсың, башка төрле сәләтләреңне ачасың.
– Беренче вакытта үземне кирәкмәс, чүпрәк сыман хис итә идем. Кешенең үз-үзенә бәясе бик нык төшә икән ул вакытта. Берзаман миндә ниндидер үзгәреш булды һәм үземне элеккегә караганда да күбрәк хөрмәт итә, ярата, үземә шәхес итеп карый башладым. Үземне түбәнсетергә берәүгә дә ирек бирмәячәкмен. Нәкъ менә аерылышканнан соң үз-үзем белән гармониядә яши башладым, – ди актриса.
Иҗат кешесе өчен мондый үзгәрешләр аеруча да авыр бирелә. Чөнки андыйлар хисчәнрәк, хыялыйрак бит.
– Берсендә репетициядән башка чарага киттем. Карыйм, кофтам кире ягы белән киелгән. Кая ничек барасың, ничек кайтасың, андый вакытта үзең дә аңламыйсың икән. Әлфия апа Авзаловаларны утыртып, Оренбургларга кадәр концертларга алып йөрдем. Хәзер, ни булса да, ул эшләрне эшләмәс идем. Баш китә икән ул андый вакытта. Нинди генә очракта да, туганнарың белән дус-тату яшәргә кирәк. Ул авыр вакытларда миңа апам бик нык ярдәм итте. Ахирәтләр була инде ул, әмма алар берничек тә сиңа таяныч була алмый, – дигән фикердә Резеда Төхфәтуллина.
Хәзерге вакытта ул үзен бәхетле хатын-кыз итеп тоя. Әмма иң зур бәхете әле аны алда көтәчәгенә дә өметен өзми...
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар