«Үлем лагере»нда алар берничә ай була. Бухенвальдны Дахау алыштыра. Әмма анда Зина әнисе белән генә килә, Полинадан бер хәбәр дә булмый. Аларны алда нәрсә көткәнен белеп тә булмас иде, әгәр дә шунда әниләре тапкырлык күрсәтмәгән булса. Ул концлагерь сакчысына иренең репрессияләнгән булуын, совет хөкүмәтеннән үзләре дә зыян күрүләрен әйтә. Моны җитәкчелеккә дә җиткерәләр. Шуннан Зина белән әнисен башка лагерьга күчерәләр.
– Безне Дахауда яндырып үтергән булырлар иде, мөгаен. Дахауда әсирләр өстендә медицина тәҗрибәләре үткәрелә иде. Безнең өстә газ сынадылар. Газ камерасына кертәләр иде, агулы порошок сибәләр йә башка агулы матдә җибәрәләр. Бөтен тәнгә тимгелләр чыга иде. Әмма без тәҗрибәләр үткәрүләрен ул вакытта аңламадык та, алар турында соңрак, сугыш беткәч кенә белдек, – ди Зинаида Григорьевна.
Алар әнисе белән Бёблинген шәһәрендәге лагерьга эләгә. Биредә газ камералары да, кешеләрне яндыра торган мичләр дә булмый. Әмма ашау шул ук шалкан яки кәбестә ашы. Анда бик күп милләт кешеләре яши: француз, итальян, голланд, норвегиялеләр, поляк, рус әсирләре дә була. Бу вакытка инде Зина немец телен дә яхшы гына аңлый башлый.
– Безнең зона Америка күзәтүе астында иде. Без яшәгән шәһәрдә хәрби производство бар иде, алар аны үзләренә сакларга теләде. Шуңа да җир астындагы хәрби завод территорияләрен, әсирләр яшәгән лагерьны бомбага тотмадылар. Шартлаулар була калганда, күктә очкычлар оча башласа, җирле халык безнең лагерьга йөгереп килеп, тимерчыбыклар астына яшеренәләр иде. Алар лагерьның бомбага тотылмавын беләләр, ә бомба ташлаулар сәгать саен кабатлана. Җирле халык үзләре белән алма, ипи кисәге алып килә, миңа бер немец хатыны күлмәк тә бирде. Ахыр чиктә немецлар бездән котылырга да уйлаган, әмма Америка разведкасы вакытында коткарып калды. Без котылып чыкканда, урамда ясмин чәчәге исе таралган. Ул 1945 елның язы иде, – ди әңгәмәдәшем.
«Без исән калдык!»
Америкалылар аларны Россиягә кайтмаска, үз якларына китәргә кыстаган. Сезне анда эзәрлекләячәкләр, халык дошманы итеп күрәчәкләр, дип кисәткәннәр. Күп кенә әсирләр чынлап та Америкага киткән, ә Антошкиннар туган җирләренә кайткан. Жиздрага алар көз көне генә кайтып җитә. Германиядә Полина белән табышалар. Николай да сугыштан исән-имин кайткан. Ә Татьяна сугыш вакытында Казанга эвакуацияләнгән булып чыга. Аның белән дә элемтәләр яңара. Антошкиннарны туган шәһәрләре җимерек хәлдә каршы алган. Башта землянкаларда, подвалларда яшәгәннәр. 1946 елны Колымадан әтиләре дә кайткан. Зина аны беренче тапкыр тугыз яшендә генә күрә.
– Без кабат бергә җыелдык. Ссуда алып, кечкенә генә йорт төзедек. Ничек кенә авыр булса да, тормышны яңадан башларга туры килде. Безнең өчен иң зур сөенеч – исән калу булды. Тынычлык килсә дә, һаман шул ачлык-ялангачлык иде. Мин беренче тапкыр сөтне 12 яшемдә эчтем. Шәһәрнең теләсә кайсы урынында гранаталар шартлый. Экскурсиягә киткән сыйныфыбыз утырган машина астында граната шартлап, барысы да шунда үлде. Гомерем бетмәгән булган, күрәсең, мин ул көнне ничектер өйдә калган идем. Кырда эшләгән тракторлар да еш кына шартлый, сугыштан соңгы биш елда бик авыр булды, – ди Зинаида Григорьевна.
Әңгәмәдәшем мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Аны тәмамлагач, тарих укытучысы булып эшли. Апасы Татьяна янына Казанга күчеп килә. Университетның философия кафедрасында аспирантурада укый. Казан югары уку йортларында укыта. Философия фәннәре кандидаты, профессор була. Фашист концлагеренда булганын ул 1989 елга кадәр яшереп килә.
Комментарийлар