16+

Үлемгә китергән сәбәпләр арасында инсульт алдынгылар рәтендә: аңа ничек бирешмәскә?

Үлемгә китергән сәбәпләр арасында инсульт алдынгы урыннарда тора. «Ел саен илдә 17 миллион кеше инсульт кичерә, аларның 6 миллионы вафат була. Татарстанда исә ел саен инсультның 17 мең яңа очрагы теркәлә», – ди «Зәңгәр тасма» фонды президенты Тимур Демин.

Үлемгә китергән сәбәпләр арасында инсульт алдынгы урыннарда тора. «Ел саен илдә 17 миллион кеше инсульт кичерә, аларның 6 миллионы вафат була. Татарстанда исә ел саен инсультның 17 мең яңа очрагы теркәлә», – ди «Зәңгәр тасма» фонды президенты Тимур Демин.

Пациентларның 50 проценты хастаханәгә вакытында мөрәҗәгать итми, шуның аркасында медицина ярдәменең нәтиҗәлелеге кими. Теләсә кайсы авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе яхшырак. Шуңа да инсультны кисәтү өчен, республикада зур эш башкарыла.

«Зәңгәр тасма» фондының башкаручы директоры әйтүенчә, аларның төп максаты – инсульт кичергән кешеләргә ярдәм итү, халыкка йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү турында күбрәк сөйләү. Быел уздырылган хәйрия акция­ләрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсадуллин да катнашкан. Концертлардан кергән акча инсультны кисәтү өчен чаралар оештыруга тотылачак.

«Мирас» спорт комплексында «Инсультка каршы без бергә» дип исемләнгән мини-футбол буенча турнир да узды. Уенда КФУ, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Юл иминлеге куркынычсызлыгы, Казан дәүләт медицина университеты һәм башка оешма хезмәткәрләре көч сынашты. Уен арасында тамашачыларга инсультны булдырмый калу чаралары турында сөйләделәр.
Табиблар инсультны кисәтү өчен дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, кан басымын үлчәп торырга, кандагы холестерин, шикәр күләмен контрольдә тотарга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading