16+

«Үлемсез полк» акциясенә фотосурәтне бушка ясыйлар

Казанлыларның «Үлемсез полк» акциясендә туганының фотосурәте белән катнашу өчен бушлай транспарант ясату мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Фотография һәм имза 30х40 см һәм калынлыгы 3 мм булган пластик картада ясала. Штендер ясау өчен 23 апрельгә кадәр якын кешеңнең фотосына гомер елларын һәм инициалларын язып, kazan.polk2019@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк, шулай ук кире элемтә өчен телефон номерын калдыру зарур.

Җавапка катнашучы номеры күрсәтелгән хат киләчәк. Әзер транспарантны Спартак ур., 23 адресы буенча урнашкан «Төзелеш-монтаж идарәсе-88» төзелеш компаниясенең сату офисында 6 майдан 8 майга кадәр 10.00-19.00 сәгать аралыкларында алырга мөмкин булачак. Бушлай транспарант алу мөмкинлегеннән шәһәрнең 1 мең кешесе файдалана ала.

Хәйрия акциясенең инициаторы – Казан шәһәре Думасы депутаты, «Төзелеш-монтаж идарәсе-88» компаниясе генераль директоры Илья Вольфсон.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading