Күрше подъездда яшәүче Зәмзәмия әби: «Халь китә, улым, йокы баса, куллар оеша, барып авам да – йокы да келәми» (Чистай мишәре икән), – ди.
Ленин да шушы көннәрдә шулай мәш килеп йөргән җиреннән кинәт кенә хәл китүенә, йокы басуына зарланган, кул-аяклары оеган, аннары үлеп тә киткән. Белгечләр аның үлеменең төрле сәбәпләрен атый, кемнең хаклы икәнен ачыклап кара инде син хәзер – 95 ел гына узып киткән икән бит.
«Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы» дип җырлап үскән буын бит без. Бүгенге күзлектән карап тарихны яманлау да, мактау да дөрес түгел – аны хәзер берничек тә үзгәртеп булмый. Шкафтагы скелетны ничаклы гына җанландырып маташма, ул тормышка яраксыз, синең каның һәм миең белән тукланырга омтылучы зомби гына булып калачак. Үткәннәрне бары тик үкенү йә булмаса горурлану белән искә генә төшереп була. Ленин, революция, СССР тирәсендә бәхәсләр күп, бу темалар белән һәркем үзенчә спекуляцияли, һәркайсы үзен белгеч дип саный. Без андый белгечләрдән түгел, фантаст язучы да булмадык. Фэнтезига бирелсәм, мине бу ачылып китмәгән сәләтем күптән дафнәгә төрер иде.
Ленинсыз дөнья нинди булыр һәм революциясез Россия нинди юнәлеш алыр иде? Марксизм-ленинизмны башка төрле формадарак бүген дә күрә алабыз: шул юнәлештә хәрәкәт итүче Кытай бүген куәтле держава булырга омтыла, шул ук идеология Куба белән Венесуэланы җимерә, атом-төш коралына ия булган Төньяк Корея дөньяны дер селкетеп тора. Россиядә большевиклар властька килгәннән соң нәрсәләр булганын беләбез (яки беләбез дип уйлыйбыздыр). Ә ул бит очраклы гына килеп чыккан хәл, соңыннан матурлап, булмаганны өстәп язганнардыр. Февраль революциясенә большевикларның катышы юк, бу чакта әле Ленин – Цюрихта, Троцкий – Нью-Йоркта, Сталин – Себердә. Ә Октябрьнеке Лениннан башка була алмас иде, чит илдән затлы костюм киеп кайткан Ильичның фантастик дәрәҗәдәге үҗәтлеге һәм көрәштәшләрен ышандыра алу сәләте генә дәүләт перевороты ясау дәрәҗәсенә җиткерә. Ленинны тәнкыйтьләүчеләр, СССРны күрәлмаучылар хәзер Россия чәчәк атар, бик күп корбаннар булмас, Икенче Бөтендөнья сугышы да килеп чыкмас иде дип фаразлый. Октябрь булмаса, февральдән соң нәрсә булыр иде?
Вакытлы хөкүмәт ил белән идарә итә алмый, идарәчелек механизмы таркала башлый, Учредительләр җыенын уздыру кичектерелеп килә. Әлеге җыен илне демократик итәргә тиеш дип фаразлыйлар, әмма бу – тирән ялгышу. Төрле губерна һәм партияләрдән күпчелек Петроградка юнәлми дә – регионнар үзбилгеләнүгә омтыла, күбесе киләчәк язмышын бердәм Россия белән бәйләргә теләми. Финляндия, Польша, Бессарабия, Балтыйк буе гына түгел, Украина, Кавказ, Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер, Кубань да аның составыннан ычкынган булыр иде. Өстәвенә Вакытлы хөүмәт азык-төлек, транспорт белән тәэмин ителешне булдыра алмый, армия сугышып арган һәм ул таркала башлый. Кыскасы, власть – аяк астында, иел дә күтәреп ал гына. Мондый мөмкинлекне большевиклар ычкындырмый.
Уйлап карасаң, Ленин революция ясаучы гына түгел, Россиянең таркалуын туктатучы була түгелме соң? Нишләп алайса аны мавзолейдан алуны таләп итәләр? Брест килешүе төзеп, Беренче бөтендөнья сугышында җиңүчеләр рәтендә булмаган өченме? Янәсе, безнең территориябез тагын да артып, Константинопольне кулга төшереп, Босфор бугазына без хуҗа булыр идек. Йа Хода, ул территория җитми, күрәсең! Вак-вак дәүләтләр барлыкка килеп, аларны дәүрәк һәм куәтлерәкләр йотып бетергән дә булырлар иде инде. Гражданнар сугышы булмас иде, диләр, ә интервенцияне кая куясыз? Гитлер рәсем ясап кына утыра ди, ә Көнбатышка ул коммунизмны туктатучы буларак кына кирәк булса, «кызыллар» булмаганда, аның кирәге дә юк, чөнки вак кисәкләргә бүлгәләнгән Россияне басып алу әллә ни авырлык тудырмый. Ул кисәкләрдә промышленность юк, армия хәлсез, төрлесендә төрле дәрәҗәдә, кайберсендә бөтенләй юк. Ә аларга каршы бронетранспортерлар, танклар, самолетлар. Ә кем каршы тора? Пехота белән кавалерия йә булмаса патша чорында ясала башлаган самолетлар бар-барын, әмма ул күп тә, барысында да түгел. Көнбатыштан тыш әле Япония дә бар, ул да шактый гына өлешне тартып алачак. Нәтиҗәдә СССР төзелми кала, Россия вак кисәкләргә бүленә, аларны соңыннан бер-бер артлы «йотып» бетерәләр. Киндергә май белән төшерелгән шундыйрак картина килеп чыга. Бу картинаны булдырмый калучы әлеге дә баягы – Ленин. Яратабызмы без аны, яратмыйбызмы – бусы инде һәркемнең шәхсән үз эше. Кирәк булганмы аның булуы? Һәркем үзе уйлап карасын. Революция тәҗрибәсе уңышсыз дип табылган, әмма халыкта СССР ностальгиясе бар. СССР – революция җимеше. Шундыйрак эчке каршылыкны чишүе авыр.
Комментарийлар