16+

Ленин турында каравылчы сөйли 

Без узган гасырда бөек юлбашчының тәгълиматларын укып, тыңлап үстек. Октябрят, пионер, комсомол дигән «баскыч»лардан күпләр узгандыр. Югары уку йортларында укыганда да, КПСС тарихы дигән фәнне укып, семинарларда чыгыш ясадык. Ул чорда китапханәләрдә Ленин томнары өстенә беркайчан да тузан кунмый, чөнки «фәнни коммунизм» буенча дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганнарга гына диплом бирәләр иде...

Еллар уза торды, башка җитәкчеләр килде, илнең кыйбласы үзгәрде. Хәзерге укучыларга «Ленин кем булган?» дигән сорау бирсәң, алардан «бизнесмен, наверное» дигән җавап ишетәсең. 
Беркөнне халык юлбашчысы музеена юл тоттым. Ленинның Казандагы музей-йорты – мемориал, ул – юлбашчының яшәү шартлары турында күп мәгълүмат бирә торган урын. Ленинның шәхес буларак формалашуын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Музейдагы документларның күбесе – чын, кайберләре генә күчермә. 
Музей 1937 елның 7 ноябрендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 20 еллыгы уңаеннан ачыла. Музейга керү билеты пенсионерларга – 50 сум. Аякка чабатага охшаган махсус башмаклар киеп, бауларын бәйләдем. Музей хезмәткәрләреннән экспонатлар, Ленин турында татарча сөйләүне сорадым. Тик бөек халык юлбашчысы турында татар телендә сөйли белүче музей хезмәткәре юк икән! Музей хезмәткәрләренең берсе: «Безнең татарча сөйли торган, яздырып куелган видеоролик бар», – дип акланырга тырышты, әмма ул «видео»ны эшләтә алмады. Үзем генә һәр бүлмәне карап, укыйсын укып чыктым. Шунысы ошады: һәр бүлмәнең исеме өч телдә (урыс, татар, инглиз телләрендә) язылган. Карап чыкканнан соң сораулар бирдем, аны каравылчы булып эшләүче урта яшьләрдәге татар кешесе хезмәткәрләргә тәрҗемә итеп торды. Мәктәп укучылары сирәк-мирәк килгәлиләр икән, кызыксынучылар юк, мәҗбүр итүчеләр дә әлегә юк. 

Нияз Бишбалта, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading