16+

Ленинград блокадасына 75 ел: «125 граммлы Ленинград ипие турында тыңлаганда күзләрем яшьләнде»

Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча фаҗигале сәхифәләр бар.

Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча фаҗигале сәхифәләр бар.

872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел 27 январьда әлеге блокаданы өзүгә 75 ел була. Шул уңайдан  Татарстан  республикасы дәүләт архивы  дәүләт бюджет учреждениесе үз бинасында әлеге датага багышланган чаралар оештырган.

25 гыйнварда алар Казан төзелеш  техникумы студентларын тарих дәресенә чакырганнар. Башта кунаклар  Татарстан халкының Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше турында  архив докуменларына нигезләнгән  фильм карадылар. Аннары  Татарстан халкының утлы боҗра эчендә ач-ялангач калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәме турында лекция тыңладылар. Сугышка кадәр Ленинградта  3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан чак кына артыграк калган.

Дамир Бәдриев  фотосы

Ленинградлыларның күбесе (97%) ачлыктан һәм салкыннан үлгән. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  Соңыннан  студентларга әлеге документларны үз күзләре белән күрергә дә мөмкин булды. Архив стеналарында бу датага багышлап күргәзмә оештырылган һәм ул алар  катнашында ачылды.

Әйе, авыр сугыш елларында Ленинград шәһәре ялгыз калмый, аңа бөтен ил халкы ярдәм итәргә тырыша, шул исәптән, Татарстан да. Дәүләт архивында сакланучы документлар шул турыда сөйли. Менә еллар саргайткан  бер хат Анда Ленинградтан эвакуацияләнгән экономика техникумы студентларына азык-төлек  бирүне сорап язылган һәм янәшәсендә аларга  ризык бирелү турында акт та бар. Икенче бер кәгазь  Ленинград студентларына медицина тикшерүе үткәрү турында. Һәм мондый ярдәм итүне исбатлаучы документлар архивта шактый. Менә бусы  мех курткалар һәм киез итекләр җибәрү турында белешмә. Татарстан халкының кул һәм күңел  җылысы салынган киемнәр  меңнәр белән исәпләнгән.

Сугыш афәтләреннән шактый еракта торган  тыл батыры Татарстан ул чорда  бик күп ленинградлылар өчен икенче Ватанга да  әйләнгән. Казанга Нева ярынннан сугыштан качырылып күп кенә  предприятиеләр дә эвакуацияләнгән. 387нче авиация  заводы (хәзер Казан Вертолетлар заводы), 379нчы завод (хәзер Казан электротехника заводы),  Ленинград оптика-механика заводы һәм башкалар  эшче-хезмәткәрләре белән күчерелгән. Дәрвишләр бистәсендә алар күпләп яшәгәннәр.

Сәнәгать предприятиеләре белән бергә Казанга күп кенә  мәгариф учреждениеләре дә күчерелгән. Болар: балалар йортлары, балалар бакчалары, һөнәр училищелары. Бигрәк тә, 1942 елның кышында Ладога күле аша "Тормыш юлы" ачылганнан соң күп кенә балалар Казанга җибәрелгән.

Әлеге вакыйгаларны кинолардан карап, китаплардан укып кына белгән буын булсалар да, бик игътибар белән, шул чорны аңларга тырышып тыңлап утырдылар кызлар. Соңыннан бер кыюрагы  фикере белән дә уртаклашты.

- Мин сугыш турында укырга да, карарга да яратам. Бүген сөйләгәннәрнең күбесен белсәм дә, 125 граммлы Ленинград ипие турында  тыңлаганда күзләрем яшьләнде. Ә менә бүген Татарстан халкының ярдәме турында  беренче тапкыр ишеттем. Якташларым өчен горурлык хисләре тойдым, -  диде 1 курс студенты Элина Вәлиуллина.  

Башка яшьләр дә шундый  ук хисләр кичерсен һәм бүгенге тынычлыкның, туклыкның кадерен белсен өчен,  әлеге күргәзмәнең ишеге ябылып тормаска тиештер кебек. Тик алай уйланылмаган.

- Шулай да,  бу документларны үз  күзләре белән  килеп күрәсе килгәннәр мәктәп-көллиятләр махсус хат-үтенеч белән безгә мөрәҗәгать итсәләр, булышырбыз, -  диделәр оештыручылар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading