16+

Леонид Слуцкий “Рубин”га баш тренер итеп билгеләнде

Россиядә Слуцкий ЦСКАны өч тапкыр ил чемпионы итеп таныткан остаз.

Леонид Слуцкий “Рубин”га баш тренер итеп билгеләнде

Россиядә Слуцкий ЦСКАны өч тапкыр ил чемпионы итеп таныткан остаз.

Леонид Слуцкий “Рубин” командасына баш тренер итеп билгеләнде. Бу хакта клуб социаль челтәрдәге рәсми аккаунты аша игълан итте. Әле берничә көн элек селкенеп торган буш кәнәфидә инде хәзер Слуцкий утыра.

Кайбер мәгълүматлар буенча, остаз бүген Казанга килгән, “Рубин”ның базасы, инфраструктурасы белән танышкан һәм клуб белән килешүгә кул куйган.

Леонид Слуцкий өчен Россия чемпионаты яхшы таныш: 48 яшьлек остаз үз вакытында ЦСКА белән өч мәртәбә ил чемпионы булып танылды, икешәр тапкыр Россия кубогы һәм Суперкубогын отты. Шулай ук ул җитәкләгәндә ЦСКА Чемпионнар лигасының чирек финалына кадәр барып җитә алды.

Соңгы вакытта Слуцкий Голландиядә эшләде: 2018 елда ул “Витесс” командасын җитәкләде һәм быел клуб рәттән берничә җиңелүдән соң аның белән килешүне өзде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading