Драматург Әмир Камалиевның данлыклы “Әлепле әртисләре” кабат сәхнәгә кайта. Бу юлы аны Буа дәүләт сатира театры куя. Ул Аманулланың якты истәлегенә багышланачак.
“Әлепле әртисләре” – озын гомерле спектакльләрнең берсе. Аны 1994 елда Г.Камал театры куя, аннан 1995 елда Әлмәт татар драма театры һәм Уфаның “Нур” драма театры сәхнәләштерә. Буа дәүләт сатира театры директоры Раил Садриев белдерүенчә, аларның да бу пьесаны инде 2006 елда бер тапкыр куйганы булган. Исемен “Әкәмәт-кәмит” дип үзгәртәләр. “Халык театры вакытында 2006 елда ук куелды. Аны “Яңа гасыр” телеканалы өчен дә төшергәннәр иде, – дип сөйли Раил Садриев. – Әмир миңа шалтыратып, “Әкәмәт-кәмит”не карадым, кем куйды аны дип сорады. Мин берәр каршылыклы фикере бардыр инде дип, уйлап куйдым. Шәп, бик әйбәт булган. Мин алай куя алмаган булыр идем, диде”.
Гомумән, буалыларның “Әлепле әртисләре” шул “Әкәмәт-кәмит”нең яңартылган варианты булачак. Раил Садриев искә алуынча, заманында аны Камал театрында Ринат Әюпов куйган була. “Ул вакытта да миңа бик ошый, кызык иде. Илдус абый, Нәҗибә апаның уйнаулары яратып карый идем. Рамил Төхвәтуллинны искә төшерәм. Разим дигән кеше Аманулланың авылдашы, гомумән, авыл тормышыннан алынган. Әмир бит инде ул үзебезчә, авылча, советча, безнең замана татарын ачып сурәтләгән кеше. Ул чор инде, кызганыч, китеп бара, ул – матур вакытлар. Күпчелек җитәкчеләр авылдан чыккан, татарча сөйли торган авыл. Колхозлы авыл. Шул авылдагы әкәмәт-кәмит хәлләр турында сүз бара, – дип сөйли Раил Садриев истәлекләрне барлап. – 1990 еллар башында колхоз рәисе каладан, театр уйнарга дип режиссерны кайтара. Шуннан башлана инде кызыклы хәлләр”.
Әмир Камалиев турында истәлекләр күп. Ул күп кенә театр әһелләренең якын дусты иде. “Беренчедән, якын кеше, якташ, икенчедән ул бездә спектакль чыгарды. Без халык театры булганда ук бездә потенциаль күреп, “Кырыкта да кытыклый” дигән спектаклен куйды. Шул спектакль белән авыллар-шәһәрләр буйлап йөрдек без. Шунда бик ныклап аралашып калган идек. Аманулла драматургка кадәр артист Әмир Камалиевка соклана идем. 1989 елда Мәскәүдә укып, Камал театрына кайтты ул. Театрның демократияле вакыты, әллә без яшь булганга гына шулай тоелганмы инде ул?! Элек куна калып аралашулар, спектакльләргә йөрү – ул вакытлар миңа бик кыйммәтле, без шул вакытта дуслашып калдык. Драматург буларак кайткач, мин аның башка якларын ачтым. Соңгы елларда аралашып булмады. Мин аны соңгы тапкыр гыйнвар аенда Фирзәр Мортазин концертында күрдем. Яхшы итеп киенеп килгән, нәкъ Гаяз Исхакыйлар вакытындагы татар зыялысы кебек иде ул. Килеш-кыяфәте, гаярьлеге истә калган”, – дип сөйли Раил Садриев.
Әмирне җирләгән вакытта, ул, Кариев театрында сәхнәдә басып торганда, драматург истәлегенә спектакль чыгарабыз, дип сүз бирә. Шулай итеп, “Әлепле әртисләр”енең премьерасы 5 сентябрьдә – Буада, аннан 6сы Казанда куелачак. Башкалада әлегә ул аерым бер оешма кешеләре өчен генә уйнала. Казан тамашачыларына спектакль декабрь башында күрсәтеләчәк. Буалылар аны әдип-драматургларны, артистларны җыеп, Әмирне искә алып үткәрергә тели. Аңарчы алар Волгоград, Әстерхан, Үзбәкстан, Казахстан якларына гастрольләргә барып кайтырга ниятли.
Бәлки “Әлепле әртисләре”ннән Әмир Камалиев – Аманулла исемендәге бәйгегә старт алыныр, кем белә. Һәрхәлдә, театр елында уйланырга, импровизацияләргә урын җитәрлек булырга тиеш. Раил Садриев кебек әзрәк кенә алдан баручылар булганда бигрәк тә. Без аның белән җәһәт кенә әңгәмәбез барышында Әмир Камалиев дигән шәхесне югалту, аның татар театрындагы урыны, әсәрләре турында да сөйләшеп алдык. “Әмирне югалту да авыр булды. Язмый, күренми башлады. Тел, милләт язмышы турында уйланучы шәхесләргә җиңел түгел. Ул тыштан караганда гына җиңел кебек иде. Катлаулырак кеше иде ул. Холкы – әтисеннән. Әтисе аны бик ярата, хөрмәт итә иде”, – дип сөйли ул.
“Әлепле әртисләре”нә килгәндә авылга кайткан режиссер да Аманулланы хәтерләтә кебек. “Аманулла үзен дә язгандыр инде. Сөйләве буенча, төп герой безнең авылдан иде, хатыны укытучы иде, дигәне истә. Һәрбер характерны ул күршеләреннән, авылдашларыннан, дусларыннан алып туплагандыр. Турыдан-туры режиссерның темпераменты буенча үзенә дә туры килә кебек ул. Гомумән, Әмир Камалиев, Рәдиф Сәгъдиев, Данил Салихов язган әсәрләрне уйнавы җиңел. Алар – артисттан чыккан драматурглар. Алар язган сәхнә әсәрләре артист күзлегеннән язылган. Кайбер драматурглар уйламаган алымнар бар анда, импровизациягә урын кала”, – ди Татарстанның халык артисты Раил Садриев.
Театр елы дәвам итә. Авылларда спектакльләр куела. Халыктан чыккан артистларны да халык яратып кабул итә. Авыл белән авыл, оешмалар үзара ярышкан районнар җитәрлек. Шуларның хезмәтен бер чылбыр кебек үреп, шәхесләребезне күрсәтерлек форумнар уздырырга да вакыт җиткәндер. Моңарчы уздырган бәйгеләрнең көчен бәлкем да арттырып җибәрергәдер. Халык талантлары һәрчак театрлар барып җитмәгән авыллар өчен кадерле ул.
Шул ук вакытта бүгенге көнне яктырткан, халык күңеленә барып җитәрдәй яңа сәхнә әсәрләрен күрәсе килә. Кайчак авыл сәхнәсендә уйнар өчен дә кайсы әсәргә мөрәҗәгать итәргә белми аптырап каласың. Драматурглар бүгенге тормышны, авылда спектакльләр уйнарлык нинди кешеләр яшәвен дә начар белә кебек.
Комментарийлар