Азнакай районының Балтач авылына баргач, Әлфия һәм Әнис Абдуллиннар гаиләсе белән танышырга насыйп булды. Әнис абый 2000 елдан бирле авыл хәзрәте вазифасын башкара икән. Бик ипле, тыйнак, күркәм гаилә булулары белән ихтирам иттем аларны.
– Мәчетебездә дини мәрәсимнәрнең барысын да үткәрергә тырышабыз, – диде ул. – Авыл халкына белем бирүче мөгаллимәбез бар. Балалар өчен бәйрәмнәр үткәрәбез. Авылыбыз җитәкчесенең әнисе Хаҗәр апа остабикә иде. Ул бик ипле, сабыр кеше булды. Хәзер аның балалары мәчеткә бик нык ярдәм итәләр. Нинди генә дини бәйрәм булса да, үзләреннән зур өлеш чыгаралар.
Хәзрәтнең тормыш иптәше Әлфия апа исә агач үсентеләре үстереп сата.
– Әти-әнием дә бакчачылык белән кызыксына иде. Зур карлыган бакчасы бездә генә булгандыр, мөгаен. Бер дә кеше өзелми иде. Килгән һәрберсенә әни агач үсентеләре бирә иде. Без, бала-чагалар, гел ярдәм иттек. Башлап йөрүчебез абыем Франс (Хәлилов) булды. Бүген инде ул Татарстанда билгеле шәхес. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Бу мәсьәләдә аның киңәшләре бик нык ярдәм итте. Мин үзем дә авыл хуҗалыгы буенча белгеч. Заманында Мәскәүдәге Тимирязов исемендәге Россия аграр университетын тәмамлаган идем. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына мәхәббәтем зур. Гомер буе шунда хезмәт иттем. Инде шул вакытта ук үсемлекләр белән кызыксына идем. Бакчада һәр үсемлекне үстереп, сынап карарга тырыштым. Акрынлап җимеш агачларын үрчетү тәртипләрен дә өйрәндем, бик күп фәнни әдәбият укыдым. Теорияне тәҗрибә белән ныгыта бардым, – дип тыйнак кына елмая хуҗабикә.
– Әлфия апагыз бакчага чыгып эшли башласа, янәшәдәге агачларга гел бер сандугач килеп куна. Ул сайрый, апагыз эшли, – дип сүзгә кушыла Әнис хәзрәт.
– Сандугач бакчаны үз итә инде, ул бит тынычлыкны ярата торган кош. Оясын шунда кора, – дип ирен җөпләп куя Әлфия апа.
Әлфия Абдуллина үсентеләр үрчетү эшен кечкенә түтәлләрдән башлаган. Аларны күрше-тирәләргә тараткан. Соңыннан бер-берсеннән ишетеп, сораучылар да арткан. Әлфия апаның эше дә киңәйгән. Шулай итеп, хәзерге вакытта ул тәрбияләгән агач-куакларны төрле районнардан, Башкортстаннан килеп алалар икән.
– Бездә үзебезнең климатка яраклаштырылган агачлар үсә. Алмагачның Алтын китайка, Московская грушовка, Белый налив, Антоновка, Медуница дигән сортларын бик яратып алалар, чөнки безнең якта алар бик әйбәт үсә. Алып китәләр дә, бераздан: «Алмагачларыгыз алма бирә башлады. Рәхмәт», – дип шалтыраталар да, балаларга, күршеләргә дип, тагын киләләр. Күп итеп зур мәйданнарда үстермәсәк тә, булганына канәгать. Соңгы елларда груша үстерә башладык. Аның Чижовская һәм Богатая сортлары яхшы үсә. Аннан соң унлап сорт карлыган, чия, слива, крыжовник үрчетәбез, – ди ул.
Әлфия апа әйтүенчә, баштагы елларда ул алмагачның кирәкле сортларын төрле җирләрдән кайтарткан. Шуннан соң акрынлап үзләрендә үрчетеп, прививкалар ясый башлый.
– Прививка ясау – бик нечкә эш. Хирург ничек нечкә скальпель белән эшләсә, без дә шулай ук эшлибез. Күзнең ныклыгы да кирәк, чөнки һәр катламның туры килүе шарт. Башкача булса, тернәкләнеп китә алмый. Аннан соң да аларны шактый вакыт тәрбияләп торырга кирәк әле. Андый чакларда балаларым, тормыш иптәшем дә ярдәм итә, – ди.
Әлфия Абдуллина әйтүенчә, соңгы елларда халык безнең республика өчен ят булган яңа җимешләр дә үстерә башлаган. Шулар арасында зелпе (жимолость) аеруча популяр икән.
– Зелпенең өч төрле сортын үз иттек. Аңа кадәр биш төрле сорт тоткан идек. Соңгы вакытта Марена, Черничка, Голубое веретено сортларын халык яратып ала. Зелпенең тамырлары тирән түгел, алар өске якта урнашкан. Ел эссе килсә, корырга да мөмкин. Шуңа күрә аңа суны ешрак сибәргә кирәк. Аннан соң ул – үзара серкәләнә торган куак. Шунлыктан алган вакытта аның өч сортын алырга кирәк, чөнки алар, үзара серкәләнеп, җимеш бирә. Моннан тыш, зелпенең ботаклары нечкә, нәзберек. Быелгы кебек көчле җилдә тиз сына. Икенче яктан, ул кыраудан бөтенләй курыкмый. Кырау вакытында да иң беренчеләрдән булып чәчәк ата, – дип аңлатты ул.
Бакчага чыгып, рәт-рәт тәртип белән тезелгән кечкенә куаклары турында да бик яратып, тәмле итеп сөйләде Әлфия Абдуллина. Авылда менә шундый җанга якын шөгыле белән шөгыльләнүчеләр булуына сөенеп кайттым.
Әлфия Абдуллинадан агач, куак тәрбияләү буенча киңәшләр
Агачларны күчереп утыртуның иң яхшы вакыты көзен – 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр. Язын – апрель ахыры-май айлары.
Агачларны вакытында күреп, дәвалый белергә кирәк. Чирне башлангыч чорында дәваласаң, ул азмый. Бу вакытта үләннәр белән дәваларга мөмкин. Көл, суган, меңъяфрак суы белән дәваларга киңәш итәр идем. Әгәр авыру азып китсә, биологик препарат фитовермны яратып кулланам.
Язын, профилактика максатларыннан, кайнар су куллансаң яхшы.
Бакчадагы барлык куакларга кар эреп бетәр-бетмәс вакытта кайнар су сибәбез. Иң яхшысы шул.
Кура җиләген кемдер көзен бәйләп куя, кемдер шул килеш калдыра. Бу сортына бәйле.
Маросейканы, мәсәлән, октябрь ахырында ук җиргә бөгеп куярга кирәк. Шулай итмәгән очракта, кар өстенә чыккан өлеше өши. Ул сорт безнең як өчен нәзберегрәк. Ә Геракл кебек сортларны җир тигезлегендә кисәргә кирәк. Ремонтант сортларның өстенлеге шунда: киселгән өлеш белән авырулары да, бөҗәкләре дә китә. Ә яз көне алар кабаттан яңара һәм көзгә кадәр җимеш бирә.
Куе итеп утырту бер агач өчен дә яхшы түгел. Карлыган арасында – 2 метр, алмагачлар арасында ким дигәндә 5-6 метр урын калырга тиеш.
Азнакай, Балтач
Комментарийлар