Безнең якларда ел саен май аенда зиратта өмә оештыралар. Якыннарының каберен генә түгел, ә зират тирәсен тулысынча чистарту гадәте канга сеңгән. Шуңа да кайдадыр ташландык, каралмаган зиратлар бар дип күз алдыма да китерми идем. Ничек итеп кайчандыр үзең дә кереп ятасы каберстанны тәртиптә тотмаска? Бу үзең эчкән коега төкерүгә тиң бит. Шулай да, андый авыллар бар икән.
«Безне дә онытмагыз!» – диделәр
Яшел Үзән районы Карашәм авылына Казаннан сәгать ярымлык юл. Кайчандыр гөрләп торган авылдан бүген нибары 40лап хуҗалык кына калган. Җирле халыкның күбесе әби-бабай.
– Авылыбыз бик зур булган, ләкин заманында янган. Шул вакытта күп кеше шәһәргә күчеп киткән. Хәзер дә авылда яшьләр калмый. Армиядән кайтуга, Казанга китү ягын карыйлар. Авылда калганнар да бер аягы белән читтә – калага китеп эшлиләр. Мин үзем дә шәһәрдә эшлим. Зиратыбыз авылдан да зуррак. Аны чистарту, тәртипкә китерү авыл халкы көченнән генә килми. Без дә ел да өмә оештырабыз. Ләкин һәр кеше үз туганының каберен генә чистартып китә, – ди шушы авыл кешесе Тәлгат Шәйхуллин.
Бүген Карашәм зиратының төп бәласе – өрәңге агачы. Ул, бөтен җирне басып, зиратны кеше керә алмаслык куе кара урманга әйләндергән. Зур мәйданлы каберстанны рәшәткә белән тотып алу да авыл халкының көченнән килмәслек эш. Дөрес, зиратның күп өлеше тимер челтәр койма белән чорнап алынган. Зиратны төзекләндерү эшен яшь эшмәкәр егет Руслан Сабиров үз җилкәсенә алган. Аның бу зиратта иртә бакыйлыкка күчкән әнисе, әбисе, бабалары җирләнгән икән.
– Рамазан аенда, якыннарым рухына дога кылырга дип, Казаннан абыстай алып кайттым. Бабамның әтисе кабере янында дога кылганда, минем янымда 30-40лап кеше басып торган кебек тоелды. Алар «Безне дә онытмагыз!» дигән кебек булды. Тирә-ягымны әйләнә-әйләнә карадым, берәү дә юк. Шунда бабамның кабере янында булган ташландык каберләргә күзем төште. 20 эшче алып килермен дә үз көчебез белән аларны тәртипкә китерермен дигән идем. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Яшьләр хакимияте, Горький, Форпост заводлары, авылдашлар ярдәм итәргә теләк белдерде. Үз мисалыбызда республика халкы игътибарын ташландык зиратлар проблемасына юнәлтәсе килә. Авылыбызда эшкә яраклы дүрт-биш кеше генә бар. Бөтен авыл халкы килгән булса да, бу эшне бер-ике көн эчендә тәмамлый алмаган булыр иде. Дөрес, башка җирләрдә зиратларны гел карап-барлап торалар. Ләкин аларда да каберләрнең биш-алты рәте генә тәртиптә. Эчкәрәк керсәң, анда да ташландык каберләр күп. Кешеләр үз якыннарының каберен генә түгел, башкаларныкын да карап торсын иде. Алар бит безнең үткәнебез. Тамырларын оныткан халыкның киләчәге юк, – ди Руслан Сабиров.
Руслан моңарчы да авылга зур ярдәм күрсәтеп торган. Янәшәдә генә урнашкан Норлат балалар бакчасы да аның карамагында. Авыл зиратын торгызуда да оештыру, финанс мәсьәләсен тулысынча үз җилкәсенә алган.
Зиратларның 30 проценты гына яхшы хәлдә
Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов сүзләренчә, республикада барлыгы 3500 зират бар. Бу әле беткән авылларны, ташландык зиратларны санамаганда. Аларның һәрберсен күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерергә кирәк икән.
– Бездә зиратларны чистарту мәсьәләсен әле 2016 елның декабрь аенда гына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәреп чыкты. Менә шуннан бирле республика буенча зиратларны чистарту акциясе бара. Республиканың бик күп зиратларында йөрим, аларның күбесе начар хәлдә. Кайбер авылларның зиратка барган юллары яз-көз көннәрендә шулкадәр әшәке иде. Хәтта ләхет күтәргән җирдән берсе таеп егылып җеназаны төшереп җибәрү очраклары булды. Менә шундый очракларны булдырмас өчен башланган эш бу. Безнең зиратларда ут белән су да юк бит хәтта. Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Европа зиратларына юри генә кереп карасагыз, шаккатып чыгарсыз. Анда каберләр бездәге кебек агач белән капланып бетмәгән. Анда бар да матур. Зиратта хәтта камералар бар. Безгә аларга кадәр ерак әле. Мин кабер өстенә агач утыртуга каршы түгел. Матур каен, нарат агачы булсын ул. Ләкин хәзер каберстанны Америка өрәңгесе басты. Менә ул – бик ямьсез күренеш, – диде Айрат Әюпов.
Аксакал Чистай, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Тәтеш каберлекләрен үрнәк итеп куйды. Кукмарада зиратны яңартканда, X-XI гасырга караган 267 кабер ташы табылган. Шуларны торгызганнар. Мамадышта, матурлап, ханнар каберлеген яңартканнар. Чистайда – дин әһелләре, Зәйдә татар галимнәре каберлекләре күп.
– Азнакайлылар да, тырышып, зиратларын торгыза. Биредә 20ләп ташландык зират таптык. Аларны билгеләп куйдык. Иң авыры шушы каберстан җирләренең колхоз йә инвесторлар милке булып исәпләнүе. Аларны муниципалитетлар исеменә күчерү эшләре алып барабыз. Әле зиратларның 30 проценты гына күчерелгән. Алар яхшы хәлдә, – диде Айрат Әюпов.
Аксакал сүзләренчә, бүген зираттагы тәртип өчен җирле муниципалитет һәм авыл мулласы җаваплы.
Ни гаҗәп, Карашәм авылында бар халыкны берләштергән өмәдә җирле хакимият кешесен дә, авыл мулласын да күрмәдем мин. Алар үз эшләре белән каядыр киткән булып чыкты. Югыйсә, Президент әмерен көтмичә, зират чистарту эшен беренчеләрдән булып алар башлап җибәрергә тиеш иде бит. Журналистлар белән менә шуларны сөйләшеп, үзебезчә борчылып юлга чыкканда, бер каләмдәшебез: «Минем әни әтинең каберен барлау өчен ел саен Төрекмәнстанга бара. Ә анда виза ясату өчен генә дә ничә ай йөрергә кирәк. Ә монда кешеләр сәгать ярымлык юлны да кайта алмый», – дип куйды. Халык күңелендә булмагач, бу зират та кабат чүплеккә күмелмәсме икән?
Комментарийлар