Газетабызның алдагы санында хәбәр иткәнебезчә, «Әлиф» хореографик спектаклендә төп рольне башкаручы Нурбәк Батулла узган якшәмбедә «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булды. Әлеге уңайдан журналистлар Нурбәк һәм «Әлиф» спектакле командасы белән очрашты.
– Дөресен генә әйткәндә, без «Алтын битлек» турында уйлап эшләмәдек, – диде Нурбәк, «Алтын битлек»кә юл авыр булдымы?» дигән сорауга җавап итеп. – Шуңа күрә «Алтын битлек»кә юл авыр булды, дип әйтү дөрес булмас. Без үз эшебезне һәрвакыттагыча булдыра алганча тырышып һәм ихлас эшләдек. Ләкин бу юлы, ниндидер безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, эшебез аеруча игътибарга лаек булды. Бәйгегә барганда да артык дулкынлану булмады. «Алтын битлек»не алып төшкәч тә, Туфан белән фикеребез бер иде. Берни дә үзгәрмәде, – диде Нурбәк Батулла.
Әлеге проектның идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов әйтүенчә, ул спектакльнең уңышка ирешәчәген алдан ук сиземләгән.
– Мин үзебезнең ниндидер бер кызыклы эш эшләгәнебезне аңладым. Бәлки ул монда лаеклы рәвештә бәяләнмәс, әмма башка мәйданда игътибарга алыныр дигән уйлар бар иде. Шуңа күрә мин бу идеяне эшләгәндә, Татарстан тамашачысыннан кала, башка, киң публикага да йөз тоттым, – диде.
Халык язучысы Рабит Батулла улының иң данлыклы театр премиясен алуын ничек кабул иткән соң?
– Әти тыныч кабул итте. Ул безне дә шулай артык сөенмәскә, артык кайгырмаска кирәк дип өйрәтте. «Бу – бик зур дәрәҗә. Өйгә бер дә көтмәгән кешеләр шалтыратып котлый», – диде. Мин үзем дә моның ни дәрәҗәдәге бүләк икәнен бәлки аңлап бетерә алмыймдыр. Кешеләрнең реакциясен күреп кенә шаккатам, – дип җавап бирде сорауга Нурбәк.
Нурбәк Батулла республиканың Мәдәният министрлыгыннан шалтыратып, ярдәм тәкъдим итүләре турында әйтте, ләкин, кызганыч, егетләр аларга тәкъдим ителгән мәйданның туры килеп бетмәвен әйтте.
Егетләр әлеге җиңүнең башка эшләргә трамплин булуына өмет баглауларын әйттеләр. «Әлиф» хореографик спектакленең композиторы Эльмир Низамов әйтүенчә, алда алар гастрольләр белән йөрергә планлаштыра.
– Кайдадыр безне көтәләр, ә анда барыр өчен акчабыз юк. Шуңа күрә финанс мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм булыр дип өметләнәбез. Ә гомумән әйткәндә, бу җиңү Казаныбызның эксперименталь формаларга әзер булуын күрсәтте. Казанда мондый спектакльләр өчен урын юклыгын сизәбез. Музыкаль булсынмы, драмамы, перфомансмы... Иң элек «Без моны кайда куябыз, кемгә күрсәтәбез?» дигән катлаулы сорау туа. Иҗат кешесе бу турыда уйларга тиеш түгел. Бу җиңү барыбызга да «Без мондый эшләргә әзер» дигән сигнал булсын иде. Иң беренче чиратта мәйдан кирәк. Заманча эксперименталь проектлар үсешенә ярдәм итсә, бу җиңү үз миссиясен үтәгән булыр иде, – ди композитор Эльмир Низамов.
– Казанда рус яшьләренә, экспериментлар ясар өчен, мәйданнар бар. «Угол», «Арт-Хаб», «Театр на Булаке», «Акт», тагын бер мәйдан ачылырга мөмкин. Ә татар креатив яшьләре өчен андый мәйданчык юк, – диде Туфан Имаметдинов, әлеге теманы дәвам итеп. – Алда саналган пространстволарга кайдадыр дәүләт булыша, кайдадыр – шәхси иганәчеләр. Ә без дәүләттән дә, иганәчеләрдән дә тулы ярдәм күрмибез. Ниндидер урыныбыз булса, яхшы булыр иде.
Проектның хореографы Марсель Нуриев әйтүенчә, спектакльне заманча биюләр хореографы Саша Исаков югары бәяләгән.
– Ул: «Сезне бик катлаулы номинациядә бәяләделәр. Казанның җитди проектларга әзер булуын күрәм», – диде. Без алга таба да эшләргә әзер. Ләкин идеяләрне тормышка ашырыр өчен мөмкинлекләр генә булуы кирәк, – диде.
«Әлиф» проекты авторларының тагын ике проект өстендә эшләүләре билгеле булды. Шунысы кызык: икесенең берсе дә республика тарафыннан финансланмый. Туфан Имаметдинов әйтүенчә, «Шамаил» спектакле Россия Президенты Грантлары фондыннан финанслана. Аның премьерасы 13 майга билгеләнгән. Яңа проектта Нурбәк Батулла – хореограф, сәхнәдә Марсель Нуриев биеячәк. Икенче проект «Әллүки» дип атала.
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар