Яшьләргә дөрес әхлак тәрбиясе бирү, авыл тарихын барлау, туган телебезне кайгырту, авылларны саклау... Бүгенге авыл мәчетләренә дини тәрбия бирү белән бергә, менә шушындый җитди сорауларны чишү, башкару да йөкләнгән.
Балтач районы, Арбор авылы мәчетенең 15 еллыгын үткәрү тантанасында да әлеге мәсьәләләр үзәктә торды, дияргә була. Хәер, үткән тарихыбызга күз салсак та, мәчетләр, аларның имамнары һәрвакыт авылның яшәешенең үзәгендә булган. Балаларны да укытканнар, тәртибен дә саклаганнар, дини йолаларны да алып барганнар.
Арбор авылы мәчете Мотыйгулла хәзрәт Зыятдинов исемен йөртә. Бүген дә аны үзгә бер җылылык, хөрмәт белән искә ала авылдашлары.
– Безнең Мотыйгулла хәзрәткә бик күп сынаулар, кагылулар, нахаксыз рәнҗетүләр кичерергә туры килгән. Йортын сүтеп алып киткәннән соң, җир казып, землянкада да торган. Аңа хәтта авылдашлары белән дә аралашырга рөхсәт бирмәгәннәр. Соңрак кечкенә генә булса да йорт җиткерә алган. «Хәзрәт, бу йорт уңайлырак инде дигән сүзгә ул, минем теге йортым да, җиргә казылган булса да, әйбәт иде, тәрәзәсе, ишеге бар иде. Үлгәннән соң ишек-тәрәзәсез җирдә ятасы да бар әле дигән», – дип искә алды хәзрәтне Рафизия Шакирова.
Мотыйгулла хәзрәтне күп тапкырлар кулга алганнар. Кайтканнан соң чапанын, чалмасын киеп, таягына таянып, авыл әйләнә торган гадәте булган. Бу аның үзенә күрә, без исән, яшибез, дип әйтүе булган. Җиргә казылган шул йорттагы чисталыкны, пөхтәлекне, тәртипне әле дә булса хәтерлиләр. Мотыйгулла хәзрәт бөтен гамәлләре, яшәеше, укымышлылыгы белән авылдашларын тәрбияли алырлык шәхес булган.
– Балтач районында озакламый 44нче мәчетне ачарга җыенабыз. Кайчандыр Диния нәзарәтендә, безнең районда 40 мәчет булачак дигәч, миңа көлемсерәп караганнар иде, – диде Татарстан диния нәзарәтенең баш казые Җәлил Фазлыев. – Әйе, кайчан гына әле дин тоту күпкә катлаулырак иде. Җиденче сыйныфта үзлегемнән гарәп телен өйрәнә башлагач, мине директор янына чакырдылар. «Безгә немец телен өйрәтәләр, ә алар сугышта күпме кешене кырган, гарәпләр нинди зыян салган? Нигә ул телне өйрәнергә ярамый?» – дип җавап бирдем, бүтән бәйләнмәделәр. Һәркайсыбыз гаилә дигән дәүләттә яшибез. Безгә анда динебезне тотарга, үз телебездә сөйләшергә кем тыя? Нигә әти-әниләр балаларын шәһәргә озатырга ашыга? Нигә без аларны төп нигездә калдырырга тырышмыйбыз? Авылда эш юк, диләр. Менә без хатыным белән икәү, килен белән малай иртәдән кичкә кадәр эшлибез, һаман эш бетми. Ничек инде авылда эш булмасын? Иң мөһим ике тәгълимат бар: беренчесе – Аллаһның барлыгын тану, икенчесе – гүзәл әхлак. Менә шушы тәгълиматларны тәрбияләү, үстерү мөһим. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез дә тудырылган. Арбор авылы мәчетендә һәрчак акча бар. Мин шаяртам инде, мәчетнең акчасы булмаса, акча, димәк, аның имамының кесәсендә була дип. Арбор авылы имамы Нурзада Нигъмәтуллин сабырлык, акыл белән үз вазифасын башкара, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев, авыл имамына рәхмәт хатларын тапшырып.
Бәйрәм тантанасында мәчетнең нигезен коруда катнашкан кешеләрдән башлап, ярдәм иткән барлык кешеләрне искә алып, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шөкер, төзеп кенә калмаган арборлылар, бүген дә мәчетнең чыгымнарын капларга, ремонт эшләрен башкарырга ярдәм итеп торалар. Бәйрәм уңаеннан, мәчетне затлы итеп ремонтлап куйганнар. Әлеге бәйрәмгә дә ныклап торып әзерләнгәннәр. Бәйрәмгә килгән һәрбер кешене мич коймагы, өчпочмак белән сыйладылар. Тантана тәмамланганнан соң да, бәйрәмдә катнашучыларны олы хөрмәт белән, табын корып кунак итеп озаттылар. Арборлыларны котларга җырчы Ильяс Халиков та килгән иде, ул мөнәҗәтләр башкарды. Аңа күп тапкырлар Арбор егетләре белән эшләргә туры килгән. Аларның тырышлыклары, эшкә мөнәсәбәтләре сокландырып кына калмаган, ул үзе дә Арбор авылын килеп күрергә булган. Килгәннән соң авылны бөтенләй үз иткән. Мотыйгулла хәзрәт: «Мин авылга дога кылдым, монда хәвеф-хәтәр булмас», – дип әйткән үз чорында. Догалары кабул булган, күрәсең, Арбор авылына килгән һәркем бу якларны үз итеп, кабат кайту теләге белән китә. Моннан соң да Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын.
Комментарийлар