16+

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА: «Тормыш тәгәрмәчендә нәрсәдер дөрес түгел, үзгәреш кирәк кебек»

«Иң мөһиме – гаиләм, улларым, якыннарым, балаларымның игелекле, акыллы, сәламәт һәм көчле кеше булуы», – дип саный әңгәмәдәшем – яшь шагыйрә, халыкара «Белла» әдәби премиясе лауреаты, «Мин бәхетне күрәм!..», «Тынлык кайтавазы» һәм яңа гына табадан төшкән «Кайту» исемле шигырь җыентыклары авторы, ике бала анасы Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА: «Тормыш тәгәрмәчендә нәрсәдер дөрес түгел, үзгәреш кирәк кебек»

«Иң мөһиме – гаиләм, улларым, якыннарым, балаларымның игелекле, акыллы, сәламәт һәм көчле кеше булуы», – дип саный әңгәмәдәшем – яшь шагыйрә, халыкара «Белла» әдәби премиясе лауреаты, «Мин бәхетне күрәм!..», «Тынлык кайтавазы» һәм яңа гына табадан төшкән «Кайту» исемле шигырь җыентыклары авторы, ике бала анасы Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

– Лилия, әңгәмәбезне хатын-кыз темасыннан башлыйк әле. Син нинди әни? Үрнәк әни нинди булырга тиеш дип саныйсың?

– Үзен үрнәк әни дип санаган кешене белмим мин. Андый кеше була да алмыйдыр, мөгаен. Чөнки бала нинди генә кыенлыкларга тарыса да, әни кеше, беренче чиратта, үзен гаепли. Карап бетермәдем, игътибарым җитмәде, дөрес дару бирмәгәнмен, үзем өйрәтмәдем… Килешерсең, сабыеңа томау төшсә дә, һәр әни кеше үзен битәрли инде. Һәрхәлдә, мин шундый. Мин – гап-гади әни, ике ул анасы. Һәрнәрсәдә дә алтын урталык кирәк дип саныйм. Артык таләпчән дә, усал да түгелмен. Улларым чамадан тыш иркәләү дә күрмиләр. Бәлки ир кешегә таләпләрем, карашымнан киләдер бу. Улларым – булачак ир-егетләр, ил-көнгә терәк булачак кешеләр бит. Ир кеше исә үзфикерле, рухи яктан да, физик яктан да көчле булырга тиеш.
Шунысы бар, бала берүзе генә булганда бер төрле, ә менә ике малай – ул «банда». Монда инде әни кешенең усал сүзе, орышуы – берни дә хәл итми. Авторитет – әти булырга тиеш гаиләдә. Аннан соң, төрле балага төрлечә якын килү дә кирәк бит. Әйтик, олы улыма минем кәефсез булуым, тәртипсезлек өчен аңа үпкәләгән булып кылануым бик тәэсир итә. Ә Закир белән бу номер барып чыкмый.

– Үз әниең турында сөйлә әле

.– Минем әнием – бик чибәр, мөлаем һәм ихлас кеше. Ул хәзер дә йөзгә дә, күңеле белән дә яшь һәм матур, шөкер. Безгә, өч кызына гомер биргән, тәрбияләп үстергән газиз кешебез. Җырдагыча, иркә кочакта үсмәдек без. Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк. Әтиебез район үзәгенә йөреп эшләде, эше соң бетә. Хуҗалыктагы көндәлек эшләр күбрәк әни җилкәсендә иде. Өстәвенә һөнәре дә бик җаваплы. Әнием гомер буе балалар табибы, шәфкать туташы булып эшләде. Авылда, үзең беләсең, укол кадыйсы булса да, баласы чирләп китсә дә, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, медицина хезмәткәренең өенә йөгерәләр. Әнием йомыш белән килгән беркемне дә кире какмый, хәленнән килгәнчә, ярдәм итә иде. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә дә әнием – бик игелекле хезмәт иясе. Балалар йортында шәфкать туташы булып эшли.
Безне, балаларын, иркәләп, көйләп-чөйләп утырырга вакыты булмады аның. Кечкенәдән мөстәкыйль булып үстек. Җиде яшемнән көянтә-чиләк белән чишмәдән су ташуым, бәрәңге кыздыруларым хәтердә. Хәзерге балаларга карап, шуларны искә төшерәм дә шаккатам. Мөстәкыйль, үз сүзле, тырыш итеп тәрбияләде безне әни. Моның өчен бик рәхмәтле мин аңа. Ул безне үз-үзеңә таянырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтте.

– Баланың тамагы тук, өсте бөтен булса, шул җитә дип яшәүчеләр бар, балага тиешле игътибар биреп җиткерелми. Иң кыйммәтле нәрсә – вакыт. Синең вакытың җитәме балаларыңа?

– Юк! Кайвакыт уйлыйм, менә балаларым хәзер бакчага йөриләр, аннары мәктәп, аннан – тормышта үз юлларын барлар, канат очырыр чак… Балаларым белән аралашыр, аларга тәрбия бирер вакытым – тәүлекнең биш сәгате генә. Әле ул вакыт эчендә аш бүлмәсендә кайныйсыңмы, өй җыештырасыңмы, малайларның урамда уйнап пычраткан киемнәрен юасыңмы, дәресләргә әзерләнәсеңме…Белмим, бу тормыш тәгәрмәчендә нәрсәдер дөрес түгел, үзгәреш кирәк кебек тоела миңа. Бала белән ата-ана күбрәк аралашырга, күбрәк кочаклашырга, бер-берсенең җан җылысын күбрәк тоярга, күңеленә сеңдерергә тиеш ләбаса! 

– Һәр ана баласының сәламәт булуын тели. Бу – табигый. Лилия Гыйбадуллинаның сәламәт яшәү кагыйдәләре нидән гыйбарәт? 

– Шөкер, бездә бик гади бер кагыйдә бар – авыл! Галиҗәнап авыл!!! Елның өч-дүрт аен балаларым шунда үткәрә.Җәй көне яланөс, ялантәпи. Бакчада әбиләренә булышалар, яңгырдан соң селәү җыялар, ерганак ералар, әллә нинди әкәмәт уеннар белән мәш киләләр. Кыш көне тау шуып, кар атышып, тирләп-пешеп керәләр. 
Атна саен ялларда авылга кайтабыз. Тукай районы Күзкәй авылы килене мин. Аллага шөкер, бәлеш салып, мунча ягып, оныкларын зарыгып көтеп алучы әткәй-әнкәй бар! Каенатам Зиннур – урманчы, ул – урманның һәр бизәген күрә, һәрбер үсемлекнең сулышын тоя торган кеше. Чын! Белмәгәне юк аның. Каенанам Дилә – бик ипле, изге күңелле, төпле фикерле зат. Балаларым, оныкларым дип өтәләнеп торалар. Бабай малайларны, машинага төяп, су буйларына, урман-кырларга сәяхәткә йөртә. Әбиләре каен себеркесе пешереп, мунча яга, ашыгып, кәҗәсен савып керә… Кыскасы, мең шөкер! Җаныңа да, тәнеңә дә сихәт алырга, ял табарга, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, асылыңны барларга авыл кирәк адәм баласына. Балаларым бу кыйммәтне тоеп үсә.

 – Балаларыңны кемнәр үрнәгендә тәрбияләргә тырышасың? Аларга үрнәк итеп кемнәрне китерәсең?

– Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип тиккә әйтмәгәннәр. Бала өчен төп үрнәк – әни-әни. Әйтүемчә, өйдә төп авторитет – әти кеше булырга тиеш. Уллы йортта бу аеруча мөһим, минемчә. Аларның күзаллавы, булачак тормыш моделе әтиләре үрнәгендә төзелә бит. Бала янында ир белән хатын бер-берсенә хәтта кырын карамасын. Улларым гаиләдә әти кешегә карата олылау, хөрмәт, аңа ышану һәм таяну тоеп, күреп үсәргә тиеш дип саныйм. Әти сүзе – закон булган гаиләдә генә тәртип һәм үзара ихтирам була. Әлбәттә, әти кешенең дә бу статусны саклый белүе кирәк. Безнең өчен әти кечкенәдән үк – иң зур авторитет булды. Әйтик, мәктәптә алган «бишле», укытучының сине мактавы әти фикере янында берни дә түгел иде. Математика, химия, физикалардан имтиханны әти алдында тоткан булды.Менә ул имтиханны ерып чыксаң, үзеңне «бишле»гә укучы итеп хис итәргә була инде. Минем өчен иҗатта да шулай. Унынчы сыйныфта укыганда ук, Казанда «Мәгариф» нәшриятында китабым чыкты.Ул җыентыкка зур әдипләр югары бәя бирде, Актанышта олылап тәкъдим итү кичәсе оештырдылар. Ләкин әти авызыннан шигырьләрем хакында бүгенгә кадәр уңай бәя ишеткәнем юк әле. Бәлки, күпмедер, шушы әйбер дә язарга этәргеч булып торадыр... 

– Һәр ананың бурычы– иманлы, тәрбияле балалар үстерү. Милләтнең киләчәге дә үз вазифасын төгәл күзаллаган аналар, алар тәрбияләгән балалар кулында. Килешәсеңме бу фикер белән?

– Килешми мөмкин түгел. Бүгенге вазгыять кысаларында, әлеге фикер аеруча көчле яңгырый. Иман, әдәп-әхлак төшенчәләре дә, беренче чиратта, гаиләдәге тәрбиядән килә.Туган тел турында әйтеп тә торасы юк. Татар теленең киләчәге бары тик милли үзаңлы татар аналары кулында. Өендә татарча сөйләшмәгән бала үзен ничек татар дип танысын да, мәктәптә атнасына ике сәгать укып ничек телне үзләштерсен!? Мин бүгенге көндә уку-укыту өлкәсендә барган абсурд күренешләрдән әле дә шок хәлендә. Чөнки бу хәл, бөтен тулылыгы белән, минем күз алдымда бара. Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Балам киләсе елга укырга керәчәк. Мәктәп тирәсендә кайнамаганнар бәлки хәлләрнең мөшкеллеген аңлап та бетермидер. Балалар бакчаларында татар төркеменә йөрүче сабыйларның мәктәпкә әзерлеген рус телен белү-белмәвеннән чыгып билгелиләр, биремнәр үк шуңа корылган. Татарча фәннәр үзләштерү, татар телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге юк. Хәтта татар мәктәпләрендә татар телен укытмас өчен үзебезнең манкорт татарларыбыз көн-төн имза сырлый, прокуратура юлын таптый. Без, безнең буын – татарча камил белүче соңгы кешеләр, тарих чылбырындагы соңгы буын, чөнки мәгариф системасында тудырылган мондый шартларда, ничек кенә тырышсак та, татар телен бөтен нечкәлеге белән тоючы, белүче шәхес тәрбияләп булмый. Бу – ачы чынбарлык. Имтихан бирү, таләпләр юк икән – мәктәптә тел өйрәнүгә ихтыяҗ да юк. Гаиләдә аралашу татар телендә булса, бер хәл. Ләкин, ни кызганыч, хәзер татар авылларында да әти-әни, әби-бабай сабые белән тырыша-тырмаша урысча сөйләшә. 
Улларым өйдә чагында, «татарча сөйләш!» дип кабатлаудан туктамыйм. Җәмгыятьтә, урамда – йортыбызның аръягында барган вазгыять үзе безне шуңа этәрә. Өйдә русча бер кәлимә сүз дә ишетәсем килми. Татарча сорасалар гына, ашарга бүләм, татарча эндәшсәләр генә, җавап бирәм. Татар телендә мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Һәр татар гаиләсендә шулай булса гына, телне саклап калып була – бүтән юл юк. Үз илендә хуҗа булмаса да, үз өендә хуҗа булырга татарга бер закон да комачауламый. 

– Безнең җәмгыятьтә хатын-кыз булу җиңелме?

– Хатын-кыз булу – бәхет ул. Яши-яши шулай дип уйлый башладым. Балачакта, сыйныфташ малайлар белән сугышканда, эх, малай булып тумаганмын дип көрсенгән чаклар да була иде. Иҗатка аяк баскач та андый фикерләр булды башта. Барыбер теләсә кайсы өлкәдә ир затына ышаныбрак карыйлар. «Мин шигърияттә кайбер ир-атлардан иррәк» дип шаярып та әйткәләгән бар. Хәзер кызганам мин ирләрне. Ир кеше – эш аты бит ул. Ул гомере буе эшләргә тиеш. Эшлексез, ялкау ир кешедән дә бичара җан иясе юк бу дөньяда. Гаиләдә дә, тормыш-көнитешнең теләсә кайсы өлкәсендә дә, һәр эш башында ир-ат булырга тиеш дип саныйм. Ил язмышы – ирләр кулында. Бу – бер. Икенчедән, мәсәлән, шул ук әдәби иҗатка килик. Әдәбият – тормыш турындагы фән ул. Яңа тормыш тууын, яңа кеше тууын күрмәгән, бу хисләрне кичермәгән бәндә тормышны бөтен тулылыгы белән аңлый да, тоя да һәм бу хакта яза да алмый инде. Хет ни әйтсеннәр, шуңа күрә, бу дөньяга хатын-кыз булып тууың һәм хатын-кыз булып яшәвең хәерлерәк тә, җайлырак та. Бик җиңел яшим, Аллага шөкер.

Әңгәмәдәш – Лилия ФӘТТАХОВА.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading