16+

Лилия Хәйруллина: «Аллага шөкер, җинаять эше ябылды»

Инстаграмда утыручылар беләдер, узган атнада Лилия Хәйруллина кошелегын югалткан иде.

Лилия Хәйруллина: «Аллага шөкер, җинаять эше ябылды»

Инстаграмда утыручылар беләдер, узган атнада Лилия Хәйруллина кошелегын югалткан иде.

Бәлки урланган да булгандыр дип, җырчы җинаять урынына полиция хезмәткәрләрен дә чакырткан иде. Югалган акчасы күп булмаса да, кошелегы, эчендәге документлары жәл булган. «Луи Виттон» рәсми сайтында җырчының кошелегы 31 мең сум тора...

- Маҗараларым бетте... Кошелёкны кире кайтардылар, бөтен әйбере дә үз урынында иде. Бер матур пар аны кибет парковкасында тапкан. Тапкач та, техпаспорттагы прописка адресы буенча мине эзләп киткәннәр. Əмма ул көнне без өйдә түгел идек. Кошелекның эчке кесәсендә визиткам бар иде, аннары, шундагы номер буенча шалтыратып, миңа чыктылар. Күрештек. Шундый итагатьле кешеләр булуы шатландыра, аларга чиксез рәхмәтлемен. Кошелекта 7 мең сум акчам бар иде. Рәхәтләнеп, чын күңелемнән аны тапкан кешеләргә бирдем.

Шушы көннәрдә минем белән бергә борчылган, мине кайгырткан кешеләргә, подписчикларыма бик зур рәхмәтемне белдерәм.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мине гафу итэрсез.Ул ниндигенэ кашелок икэн сон 31 мен торырга.

    Мөһим

    loading
    2
    X