16+

Лилия Муллагалиева: "Чынлыкта, коронавирус белән авыручылар бик күп"

ТНВ алып баручысы Венера Аитова Инстаграм битендә җырчы Лилия Муллагалиева белән туры эфир оештырды. Коронавирус белән күзгә-күз очрашкан кеше буларак, Лилия Муллагалиева үзенең киңәшләрен бирде, чирдән котылу ысуллары хакында сөйләде.

Лилия Муллагалиева: "Чынлыкта, коронавирус белән авыручылар бик күп"

ТНВ алып баручысы Венера Аитова Инстаграм битендә җырчы Лилия Муллагалиева белән туры эфир оештырды. Коронавирус белән күзгә-күз очрашкан кеше буларак, Лилия Муллагалиева үзенең киңәшләрен бирде, чирдән котылу ысуллары хакында сөйләде.

Мин үземне табиб итеп хис итә башладым инде. Күпләр табибка бардык, бронхит язып кайтардылар, дип зарланалар. Һәр кешегә үзенчә килә бу чир. Гадәти салкын тию генә дип уйлаучылар да бар. Табибларның бу очракта катгый рәвештә үзизоляциядә утырыгыз диюләре җитми, минемчә.

Сездә әлеге вирусның нинди билгеләре булды?

Иң беренче билгеләре — тән авырту, хәлсезлек. Аяклар, куллар, терсәкләр, баш авыртты. Баланы да күтәрә алмаслык дәрәҗәгә җиткән идем. Бер-ике көннән борын ис сизми башлады, авызда тәм бетте. Аннан соң температура 39га җитте. Парацетамол белән төшереп тордым. Ютәл башланды, күкрәк әчетә башлады, хәлсезлек дәвам итте. Компьютер томографиясе ясаттым. Үпкәнең 25 %ы зарарланган иде.

Хастаханәгә салу турында сүз булдымы?

Юк, андый тәкъдим булмады. Хастаханәдә урын да юк. Табиб чакырткач, коронавируска тест ясауларын таләп иттем. Тик ул: «Сезнең тест ясарлык билгеләрегез юк», — диде. Пандемиянең башлангыч чорында телевизорлардан бик катгый таләпләр дип күрсәттеләр, авыручыларны ябып куялар дип сөйләделәр, ә хәзер тест ясарга да рөхсәт итмиләр.

Мәсәлән, җизнинең беренче тесты уңай булды. Өстәвенә, анда шикәр диабеты. Температурасы күтәрелгәч, төнлә хастаханәгә алып киттеләр. Тикшерделәр, томография үткәрделәр, үпкәсенең 33 %ы зарарлаган иде. Шуннан кулына кәгазь биргәннәр дә, иртәгә 7нче хастаханәгә килерсез дип, коронавирус белән чирле кешене кайтарып җибәргәннәр. Икенче көнне үз аягы белән хастаханәгә китте. Алты сәгать утырса да, аны хастаханәгә салмадылар. Мин артист буларак, танышларым аркылы да җизнине хастаханәгә сала алмадым.

Ә гади кеше ничек ятарга тиеш, башка сыймый. Чынлыкта, авыручылар бик күп. Матбугатта бирелгән статистикага көлеп кенә карыйм. Көн саен иртәнге 3кә кадәр 200әр кеше белән язышабыз. Чирдән котылу ысуллары хакында сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

Үзләрендә әлеге чирнең билгеләрен тоя башлаган кешеләргә нәрсә киңәш итәсез?

Борынга дару салырга, Д һәм С витаминнарын эчәргә. Беренче көннән үк антибиотик эчә башларга. Кан сыегайта торган дарулар эчәргә дә кирәк. Бөтендөнья парацетамолны мактады. Тик ул һәркемгә дә булышмый. Мәсәлән, улым Данилның температурасы 39га күтәрелде, аңа парацетамолның ярдәме тимәде. Ярты шешә уксусны тазга салып, төнге икегә кадәр юындырдым баланы, шулай тән температурасын төшердем. Данил ике көн чирләп алды. Башка балаларымда һәм иремдә әлеге чир күзәтелмәде. Барысына да витаминнар бирдем.

Ирем белән икебез ике катта яшәдек, бер-беребезгә якын килмәдек. Вируслар иярмәсен өчен савытларны нык кайнар су белән генә юдым. Балаларга виферон, анаферон бирдем. Үзем хәзер дә витаминнар эчәм, сарымсак, лимон һәм балдан торган катнашма ясадым. Анысын да күп ашарга ярамый, ашказаны эшчәнлегенә начар йогынты ясавы ихтимал.

Чирләмәгән кешеләргә нәрсә киңәш итәсез, нинди саклану чараларын күрергә кирәк?

Кеше һаман да ышанып бетми. Дустымның әнисе хастаханәдә ятып чыкты. Аңа бер ай буена үзизоляциядә торырга һәм юынмаска киңәш иткәннәр. Душ астында, салкын һавалы җирдә юынырга ярамый. Мунчадан соң да яңадан авырып китүчеләр бар. Битлеккә аракы сиптереп иснәп тору бик файдалы. Бу очракта һәрбер ысулны кулланып карарга кирәк. Вирус берничә сәгать эчендә үлә дигән нәрсәгә ышанмыйм.

Бер чирләгән кешегә кире кайтырга да мөмкин. Температура, ютәл булмаган кешеләрнең дә берничә көннән күкрәкләре әчетә башлый. Томография үткәч, үпкәләренең зарарлануын белеп кайттылар кайбер танышларыбыз.

Чыганак: Интертат

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Спонтанно и от души!!? Менә бит.. ТР Баш инфекционисты белән туры эфир планлаштырган идем, ә подписчикларыбыз өчен бу кичтә димәк нәкъ менә шушы Кеше белән җылы эчкерсез әңгәмәне күрергә язган!? Мин озак көттем, сабыр иттем, димәк Халит Сәүбәнович белән планлаштырган әңгәмә башка көнне булырга язган! Вәгъдә-иман. Без аңы оештырырбыз, Аллабирсә?? Ә @lilia_mul белән бүгенге туры эфирда берьюлы 800дән артык кеше безнең белән булды!! Беренче эфирда бит бу, Карл! Рәхмәәт дуслар, аңлавымча бу теләк юкка булмаган. Файдалы эфир эшләргә иде теләк. Шул гына. Рәхмәәәт Лилия ханым, ихлас эчкерсез бу "очрашуыбызга!" тизрәк терелеп бетә күрегез!!Кабат авырырга язмасын?? Ә иң мөһиме җитди сөйләшүебезгә көч һәм вакыт табуыгыз өчен!!??

Публикация от Venera AITOVA (@venera_aitova_official)

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X