16+

Лимон, сарымсак коронавирустан саклыймы? 

Кеше кибеттән лимон, сарымсак, имбирьне күз ачып йомганчы алып бетереп бара. Имеш, алар  коронавирустан саклый дигән ышану бар халыкта.

Кеше кибеттән лимон, сарымсак, имбирьне күз ачып йомганчы алып бетереп бара. Имеш, алар  коронавирустан саклый дигән ышану бар халыкта.

Әмма,  Татарстан  Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты,  Халит Хәертынов әйтүенчә лимон да, имбирь дә, сарымсак та коронавирусны дәваларга булышмый, авырудан да сакламый. Дөрес, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәргә мөмкин.

Авыру кайбер очракта билгеләрсез дә үтә. Ләкин 80 процент очракта тән температурасы күтәрелә, кеше төчкерә, йөткерә, һава җитмәгән кебек тоела. Чит илдән кайткан, бу кешеләр белән элемтәдә булган һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән типик булмаган үпкә ялкынсынуы күзәтелгән кешеләрдән барысыннан да  коронавируска анализ алына.
 

Коронавирусның билгеләре ОРВИга охшаган. Күз белән карап кына авыруны ачыклап булмый. Төгәл диагнозны бары  медицина хезмәткәрләре, лаборатория шартларында гына  билгели ала.  Авыруны кисәтү чарасы буларак, һәр кешегә дә  вируска тест тапшыруда ихтыяҗ юк. Авыруның инкубация чоры 1 көннән алып 14 көнгә кадәр. Шуңа да чит илдән кайткан кешеләр 14 көн карантинда утырырга мәҗбүр. Бу вакытта аларга өйдән бөтенләй  чыгарга рөхсәт ителми.
 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading