Эшен яратып, җаваплы карап эшли ул. Бар адресатка барып җитсен өчен тырыша. Кайбер хатларны өйләренә үк кертеп бирә. Өйдә булмасалар, почта тартмаларына хәбәр калдыра. Хәзерге почта эше белән элеккесе аерыла, ди Люция ханым. Соңгы елларда почтаның таләпләре дә, максатлары да үзгәргән. Хезмәт хаклары да зур түгел. Тик шулай да эшен ярата ул. Озак еллар бер урында эшләгәч, абүнәчеләр белән тыгыз элемтәдә тора. «Алар миңа ышана, мин аларга өметләнәм», – ди ул.
– Син эшләгәндә язылабыз, китә генә күрмә, диләр. Шулай дип хөрмәтләп торгач та рәхмәт. Яшьләрне газет-журналларга яздыру авыр, алар интернетта. Ә өлкәннәр барыбер кәгазь вариантны тотып укырга гадәтләнгән. Заманында күп итеп язылганнар, күзләре белән проблемалар барлыкка килгәч, газета-журналларның санын киметә бара. Абүнәчеләргә отышлы булсын дип декада вакытында яздырырга тырышам. Өстәвенә сату планы да бар. Шәһәр җирендә адым саен кибет булгач, халыкка товар тәкъдим итү дә кыен. Шуңа күрә үземә генә алырга тырышам. Элек почтада эшләргә җиңелрәк иде.
Комментарийлар